Теләче Информ

«11 яшемдә беренче биш адымны ясаганны күргәч, әнием үксеп-үксеп елады»

Бу фани дөньяга алты айлык булып килгәнмен. Бер яшькә хәтле башымны да тота алмаганмын, өч яшьтә генә утыра башлаганмын. Әнием мине бик күп шәһәрләргә табибларга йөрткән. Уфа, Ташкент, Мәскәү, Полтава, Евпатория... Табиблар миңа операция ясаудан баш тарта. «Соңга калгансыз, гомер буе инвалид арбасында утырачак бу бала», - диләр. Ләкин алар...

Реклама

Бу фани дөньяга алты айлык булып килгәнмен. Бер яшькә хәтле башымны да тота алмаганмын, өч яшьтә генә утыра башлаганмын. Әнием мине бик күп шәһәрләргә табибларга йөрткән. Уфа, Ташкент, Мәскәү, Полтава, Евпатория... Табиблар миңа операция ясаудан баш тарта. «Соңга калгансыз, гомер буе инвалид арбасында утырачак бу бала», - диләр.

Ләкин алар арасында безгә ышаныч чаткысы бирүчеләре дә бар иде.

Дүртенче кат операция өстәленә салганда әйткән сүзләрем, ялваруларым бүгенгедәй хәтеремдә.

11 ел әнием белән әтием мине инвалид арбасында тартып йөрделәр, укыттылар. Мин мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамладым. Мине аякка бастыру өчен әниемнең бармаган кешесе калмады: Кашпировскийга да, Касьянга да, Кандаровка да ялынырга туры килде аңа. Ике тапкыр Мәскәүдә дәваландым. Аякларым озак-озак гипста була иде. Ул авыр көннәр мәңгегә хатергә уелып калган. 11 яшемдә култык таягы белән беренче адымнарымны ясадым. Беренче биш адымны ясаганны күргәч, әнием үксеп-үксеп елады, мин дә еладым. Ул көнне без бик бәхетле идек. Бәхет ул акчада гына түгел, һәркемнең бәхете үзенчә.... Мин шундый әнием булуы белән бәхетлемен.

Ул вакыттан соң инде бик күп сулар акты, бик күп гомер үтте. Мин югары уку йортын тәмамладым. Аспирантурада укыйм, һөнәрем - юрист.
Бу дөньяда минем өчен әниемнән дә кадерле, аңардан да газиз кеше юк. Без абыем Фаил белән аны бик яратабыз, горурланабыз. Ул безгә көч һәм өмет бирүче. Гаилә учагын сүндермичә, 37 ел әтием белән яшиләр. Башкаларга да ярдәм итәләр. Әнием ятим балалар йортына еш бара. Анда да балалар аның килүен көтеп торалар.

Әниемнең йокламаган, ашамаган көннәре күп булды. Әле дә хәтеремдә: без әнием белән Мәскәүгә дәваланырга бардык. Әтием авариягә эләгеп, безнең белән бара алмады. Әнием ике сумка тотып, мине коляска белән этеп, табибка керде. Ул безне карады, тиешле язуларны тутырды һәм: «Сезне икенче катка озатсыннар, булышсыннар», - диде. Без булышучылар көтеп озак кына утырганнан соң, кабат табибка мөрәҗәгатъ иттек. «Безне озатучы юк», - дибез. «Нишләп утырасыз, сезне кем дә булса китергәндер бит монда», - дип, табиб бик гаҗәпләнде. Алар әниемнең мине Мәскәүгә хәтле берүзе алып килүен хәтта күз алларына да китерә алмаганнар. Ул вакытта әниемнең куллары шешеп чыккан иде инде. Шул куллары белән әнием мине жылы кочагына алып, икенче катка күтәреп алып менеп китте. Менә кайда ул әниемнең җылы кочагы! Әнием Галләметдинова Рәмзия Дәүләт кызы. Ул Нурлат районы, Иске Авыл бистәсендә туып-үскән, бүгенеге көндә Казанда яшибез. Әнием Бөтендөнья татар конгрессының Казан оешмасында һәм Татарстан Республикасының «Болгар» хәйрия фондында эшли. Мөмкинлекләре чикләнгән күп кенә балаларның әниләре белән даими эш алып бара.

Әниләребез өчен без һәрвакыт бала булып калабыз. Бу фани дөньяда исә ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләрдән дә җылырак, ныграк, шул ук вакытта аннан да нечкәрәк хисләр юктыр, мөгаен. Газиз әниләребез алдында без һәрвакыт бурычлы. Алар иң олы хөрмәткә лаеклы затлар. Ходай сезне рәхмәтеннән ташламасын.

Наил ГАЛЛӘМЕТДИНОВ, Казан шәһәре
Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: