Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

14 яшьлек яшүсмер өенә бабачыны үзе алып кайта

Кечкенә чакта “авылга бабачы килгән” дигән хәбәр таралса, кая кереп качарга белми идек. Бабачыны элек күрмәсәк тә, аның ник килгәнен һәр ир бала аңлый иде.

Бу хакта безгә әти–әни дә сөйләмәде, бакча турында әйткән дә юк инде, шулай да сөннәткә утырту турында без барысын да белә идек. Советлар хакимиятенең чәчәк аткан чоры, авылда партоешма комитеты, аның секретаре эшләп торса да, бу дини йола һәр йортта үтәлә иде. Без аның котылгысыз эш икәнен белсәк тә, аның  аша үтәсеңне, үтәргә кирәклекне  сабый акылы белән аңласак та, бабачы пычагы астына керүне кичектерү теләге көчле булды.

Ул көн ир бала өчен зур бәйрәм була. Өйдә тәмле ризыклар пешә, өстәлгә зур бәйрәмнәр дә генә чыга торган тәм-томнар куела, күрше апалар оекбаш –кулъяулык  тотып сине котларга керә. Үзеңнең ниндидер бииик зур эш башкарган итеп тоясың, күрше егетләре арасында дәрәҗәңнең үсүен аңлыйсың. Бу ир-атлыкка беренче баскыч дисәң дә буладыр. Ир бала яшүсмерлеккә сөннәтсез  булып керсә, аңа кызлар да кырын карый, иптәшләре дә әллә ни өнәп бетерми. Әле дә хәтерлим, 14 яшьлек күрше малае авылга килгән бабачыны, әти-әнисенә дә әйтеп тормыйча, өенә үзе алып кайткан иде. Чөнки яшүсмер чак, кызларга күз төшә башлаган вакыт, ә аның, кем әйтмешли, моның өчен шарты үтәлмәгән. Җитмәсә, аның серен кемдер кызларга да тишкән. Оятыңнан җир тишегенә керерсең, билләһи. Шулай итеп ул, комсомолга керү белән бергә чын ир-атлыкка ирешү дәрәҗәсенең беренче баскычын да атлады.

Сөннәткә утырту безгә ата-бабаларыбыздан калган дини йола. Соңгы елларда, дин иреге килгәч, халык аңа аерата зур әһәмият бирә башлады.

Сөннәткә утырту дин күзлегеннән, гигиена максатыннан һәм медицина таләпләре буенча дөньяның барлык илләрендә ясалган һәм ясала. Бүгенге көндә Американың 75 процент ир-аты, чисталыкны саклау максатыннан, үзләре теләп бу процедураны узган. Канадада  һәр биш ир-атның, Австралиядә исә 10 ир-атның берсе сөннәтле.

Сөннәткә утырту нигә кирәк соң?

Ир балаларның, ир-атларның җенес әгъзаларының башын каплаучы тире — медицина теле белән әйткәндә җенес органы каплавычы (яки сөннәтлек) дип атала. Сөннәтлектә бик күп сизгер рецепторлар, эррекция вакытында тартыла торган тире запасы, бизләр бар.

Кайберәүләрдә — тумыштан, ә кайбер балаларда шул «кырый тире» еш ялкынсыну сәбәпле, сидек юллары тараеп, кече йомышны үтәргә кома-чаулауы ихтимал. Шуңа игътибар итегез: балагыз кече йомышын көчәнеп, тукталып-тукталып, өзеп-өзеп үтәмиме? Кайвакыт сөннәтлек шар кебек кабарып тулырга мөмкин.

Үсә башлагач, эррекция вакытында тире тартылып җенес органының башы ачылмаса, проблемалар тагын да арта. Сөннәтлектә кисталар, сөялләр үсүе дә ихтимал.

Хастаханәдә сөннәткә утырту вакытында шул «җенес органы каплавычы» кисеп ташлана, кан агуы туктатыла һәм яра тегелә. Шул ук көнне бала өйгә кайта. Атна-ун көн эчендә яра төзәлә.

Ничә яшьтә сөннәткә утыртырга? Пәйгамбәрләр һәм рәсүлләрнең гамәлләре буенча, туган көнне исәпкә алмыйча, җиденче көндә сөннәткә утырту – Аллаһ илчесенең күрсәтмәсе. Мөселманнарга ир баланы туганнан соң нәкъ менә җиденче көндә сөннәтләү хәерле. Хәдистә болай диелә: “Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салаллаху галәйхи вәссаләм) оныклары Хәсән һәм Хөсәенне туганнан соң җиденче көндә сөннәткә утыртты” (Табарани).

Балигъ булу белән сөннәтле булу мөселман кешесенең бурычы, димәк балигълык яшен узганчы сөннәткә утырту кирәк.

Бүгенге көндә ислам илләрендә бу операция төрле яшьтә ясала: Төркиядә — 8-13 яшьтә; Иранда — 3-4 ; шәһәрдә яшәүче гарәпләрдә — 5-6; авылда яшәүчеләрдә — 12-14 яшьтә.

Татарстандагы хастаханәләрдә, наркоз белән эшләнә торган операция буларак, сөннәтне балаларга 3 яшь тулганда яки тулгач ясау  гадәткә кергән.

Сөннәткә  утыртуны сабыйның яше так санга туры килгәндә, әйтик, 3, 5, 7 яшьтә ясатырга кирәк дигән гадәт тә бар. Кайбер ата-аналар, вакыт җитте, безгә 3 яки 5 яшь тулды дип килә. Кайберләре балага 2 тулып 3 белән барганда яки 4 тулып 5 белән барганда да, диләр.

Элек әби-бабайларның  казлар йомырка басканда сөннәткә утыртырга ярамый,  дигәннәре истә калган. Моның да сәбәбе бар. Язын, сөннәткә утырту кебек пластик операцияләрдән соң, тән ярасы җөй (шрам) белән төзәлергә мөмкин икән.

Ничек әзерләнергә?

Хәзер инде сөннәткә утырту хастаханәләрдә үтә, шуңа күрә, иң элек баланы белгеч — уролог-андролог карарга тиеш. Сөннәткә утырту өчен нәкъ башка операцияләргә әзерләнгән кебек үк әзерләнергә, анализлар тапшырырга кирәк. Сөннәткә утыртыр алдыннан һәм операциядән соң ата-аналарга хирург барысын да аңлата, операциягә әнисеннән дә, әтисеннән да рөхсәт алына.

Ә сөннәткә утыртмасаң нәрсә була?

Алдарак әйтелгәнчә, сөннәттән баш тарту сидек юллары тараюын, бөер һәм сидек юлларында инфекция китереп чыгарырга мөмкин. Ачылмаган «сөннәтлек» эчендә  бактерияләр җыела һәм үрчи: инфекциядән тыш, алар төрле онкология авырулары китереп чыгаруы да ихтимал. Сөннәтсез ирләрнең хатыннарында аналык муентыгында яман чир очраклары күбрәк. «Дерматология архивы» дигән журнал үткәргән тикшеренүләр күрсәткәнчә, сөннәткә утыртылган ирләр арасында венерик авырулар (сифилис, гонорея) өч тапкыр кимрәк, СПИД афәте алты тапкыр азрак очрый.

Әти-әниләргә киңәш

Сөннәткә утырту – ир баланың сәләмәтлеге өчен бик мөһим гамәл.Баланы сөннәткә утыртырга уйлагансыз икән, ышанычлы, тикшерелгән клиникаларга мөрәҗәгать итегез. Бабачылар заманы артта калды. Бик ярлы илләрдә генә бүген  сөннәткә бабачылар утырта. Фарсы култыгындагы илләрдә бу мөһим процедураны бары тик профессиональ хирургларга гына ышанып тапшыралар һәм стационар шартларда гына ясаталар.

Сөннәткә утырту сабый өчен дә, ата-ана өчен дә истәлекле бәйрәм булып калсын иде.

Наил Болгарый

caydaq.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев