Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

15 июньдә югалган 11 яшьлек кыз баланы үле килеш тапканнар

Җинаять кылуда шикле кеше тоткарланган. Бүген иртән Чувашиянең Цивильск шәһәрендә бер атна элек югалган 11 яшьлек кыз баланы үле килеш тапканнар, дип хәбәр итә "Мой город". 11 яшьлек кыз бала 15 июньдә көндезге сәгать 3ләр тирәсендә йорт янында балалар мәйданчыгында уйнаганда юкка чыга. Кызның югалуы турында 16 июньдә хокук саклау...

Җинаять кылуда шикле кеше тоткарланган.

Бүген иртән Чувашиянең Цивильск шәһәрендә бер атна элек югалган 11 яшьлек кыз баланы үле килеш тапканнар, дип хәбәр итә "Мой город".

11 яшьлек кыз бала 15 июньдә көндезге сәгать 3ләр тирәсендә йорт янында балалар мәйданчыгында уйнаганда юкка чыга. Кызның югалуы турында 16 июньдә хокук саклау органнарына Цивильск шәһәрендә яшәүче кызның әнисе мөрәҗәгать иткән. Шуннан эзләү-коткару эшләре башлан.

Чыганак мәгълүматлары буенча, кыз бала югалу факты буенча ике җинаять эше кузгатылган. Беренчесе "үтерү", икенчесе - "салкын караш" маддәсе буенча. Соңгысы 11 яшьлек кыз бала укыган мәктәп укытучыларына, шулай ук балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә карата кузгатылган.

Россия Тикшерү комитетының Чувашия буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, үтерүдә шикле кеше - шушы ук шәһәрдә яшәгән 23 яшьлек ир-ат тоткарланган.

Татар- информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев