Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

16 октябрь - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне. Бәйрәм котлавы!

Район тормышын юллардан башка күз алдына китерә алмыйбыз икән, димәк, әлеге тармакларда эшләүчеләрнең дә җәмгыятьтә роле зур. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш - бер генә өлкәдәге эшчәнлек тә юллардан башка тормышка ашырылмый. Безнең районда исә юлларның әһәмияте аеруча зур. Чөнки яшәү урыныбызда тимер һәм су юллары юк. Менә шуңа күрә дә...

Район тормышын юллардан башка күз алдына китерә алмыйбыз икән, димәк, әлеге тармакларда эшләүчеләрнең дә җәмгыятьтә роле зур. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш - бер генә өлкәдәге эшчәнлек тә юллардан башка тормышка ашырылмый.

Безнең районда исә юлларның әһәмияте аеруча зур. Чөнки яшәү урыныбызда тимер һәм су юллары юк. Менә шуңа күрә дә бөтен өмет - автомобиль юлларында эшләүчеләрдә.

Хөрмәтле юл төзүчеләребез! Җитештерүчән хезмәттә районыбыз сезгә таяна. Район халык хуҗалыгының бөтен тармакларында да эшнең уңышлы алып барылуы бик күп яктан сезнең хезмәткә бәйле икәнлегенә басым ясыйсы килә. Болар барысы да сездән намуслы хезмәт, җитезлек һәм оешканлык таләп итә.

Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез, эшләрегездә зур уңышлар, гаиләгездә тынычлык телибез. Хәвеф - хәтәргә юлыкмыйча, һәрчак имин, уңай юлларда йөрергә насыйп булсын.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев