Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

17 ЯШЬЛЕК МАМАДЫШ ЕГЕТЕ ЕГЕРМЕ ТАПКЫР УРЛАШУ ҺӘМ КЕШЕ ТАЛАУДА ГАЕПЛӘНӘ

Мамадыш районы прокуратурасы, гаепләү актларын кабул итеп, җинаять эшләрен судка җибәргән. Гаепләнүчеләр икәү. Мамадыш районында яшәүче 22 яшьлек К. 21 җинаять кылуда гаепләнә. 17 яшьлек С. 24 җинаять кылган дип исәпләнә. Алар - Җинаять кодексының 158 маддәсе (урлау),162 маддәсенең 3 өлеше буенча (алдан сөйләшеп, корал кулланып, йортка законсыз үтеп кереп,...

Мамадыш районы прокуратурасы, гаепләү актларын кабул итеп, җинаять эшләрен судка җибәргән.

Гаепләнүчеләр икәү. Мамадыш районында яшәүче 22 яшьлек К. 21 җинаять кылуда гаепләнә. 17 яшьлек С. 24 җинаять кылган дип исәпләнә. Алар -
Җинаять кодексының 158 маддәсе (урлау),162 маддәсенең 3 өлеше буенча (алдан сөйләшеп, корал кулланып, йортка законсыз үтеп кереп, сәламәтлек һәм тормыш өчен куркыныч тудырып талау) гаепләнәләр.

17 яшьлек егетне бу җинаятькә өлкәнрәк иптәше җәлеп иткән дип санала. Шул сәбәпле, ул "балигъ булмаган кешене җинаятькә этәрү" маддәзсе буенча да гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2013-2016 еллар аралыгында, Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты курсанты К., балиг булмаган С.ны урларга җәлеп итә. Әлеге факт буенча К., га карата, РФ ҖК ның 150 маддәсе нигезендә 21 җинаять кылуда гаепләү каралган.

Күрсәтелгән вакыт аралыгында К. шулай ук 24 җинаять эшли, ә С. 20 җинаять кыла. Шуларның 19ын алар бергә эшлиләр.

К. һәм С. күпчелек җинаятьләрен төнге вакытта башкара, алар белем бирү оешмаларына, клубларга, гаражларга, сарайларга үтеп керәләр, аннан компьютер һәм көнкүреш техникаларын, азык-төлек, машина запчастьләре һәм башка матди байлыклар урлыйлар. Гадәттә, урланган әйберләрне, К. әти-әнисенең хуҗалыгында, үзенең Казандагы яшәү урынында, шулай ук туганнарында һәм танышларында яшереп тоткан. Урланган матди байлыклар Мамадыш районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең полиция хезмәткәрләре тарафыннан кире алынган һәм хуҗаларына кире кайтарылган.

Җинаять эшчәнлеге нәтиҗәсендә, К. һәм С. тарфыннан зыян күрүчеләргә 133604 сум күләмендә матди зыян салынган.

Тикшерү барышында, күрсәтелгән вакыт өчен, зыян тулысынча түләнгән.

Моннан тыш, 28.01.2017 К. һәм С. һәм Мамадыш районы Түбән Яки авылында яшәүче З. ны талау һәм милкен кулга төшерүне оештыралар. Шул максат белән алар план төзиләр, үзара рольләрне бүлешәләр.

01.02.2017 19-20 сәгатьләр аралыгында К. машинада Түбән Яки авылына килә, анда С. белән очраша. Машина салонында К. С. га «Golt Defender» маркалы пневматик пистолет, кәрәзле телефон, киемнәр бирә. Аннан соң, С. битен каплау максаты белән башлык кия, пневматик пистолет белән коралланып, ТР, Мамадыш районы, Түбән Яки авылы, Свобода урамы, 4 йорты адресы буенча урнашкан, З. ның йортына юнәлә.

Законсыз рәвештә зыян күрүченең йортына үтеп керә, янап аннан акча тәлап итә. Пневматик пистолетның сабы белән зыян күрүченең башына суга, шуның аркасында, З. идәнгә егыла, аннан соң, С. 61000 күләмендә акча урлый.

Бергәләп кылган җинаятьләр нәтиҗәсендә, К. һәм С. тарафыннан, З. га, башның арткы өлеше яралану, сул яңак өлешедә кан оешу һәм баш мие селкенү кебек тән җәрәхәтләре, шулай ук 61000 күләмендә матди зыян салына. Зыян тулысынча түләнгән.

Тикшерү барышында К. һәм С. үз гаепләрен тулысынча таныганнар.

http://intertat.ru/Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев