Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

20 елдан артык бал кортлары асраучы Рафаэль Мостафин умартачылык серләрен ача

Районыбызның Алга авылында тәҗрибәле умартачы яшәвен күптән белә идем. Узган атнада аның чүнниге белән танышып кайттым. 20 елдан артык бал кортлары асраучы Рафаэль Мостафин чүннигендә бүген 120 баш умарта бар. - Рафаэль, умартачылык белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсез? - Балачактан дисәң дә ярый. Безнең балачак Үзәк Азиядә - Кыргызстанның Ош өлкәсе...

Районыбызның Алга авылында тәҗрибәле умартачы яшәвен күптән белә идем. Узган атнада аның чүнниге белән танышып кайттым. 20 елдан артык бал кортлары асраучы Рафаэль Мостафин чүннигендә бүген 120 баш умарта бар.

- Рафаэль, умартачылык белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсез?
- Балачактан дисәң дә ярый. Безнең балачак Үзәк Азиядә - Кыргызстанның Ош өлкәсе Кара-су шәһәрендә үтте, без өч туган - апам, энем һәм мин шунда тудык, шунда үстек. Татарстанга узган гасырның туксанынчы елларында күченеп кайттык. Әтием оста умартачы иде. Кечкенәдән аңа булышып, кул арасына кереп үстем. Әтине исә туганыбыз Габдулла абый өйрәтте. 1994 елда Ленин исемендәге тәҗрибә- җитештерү хуҗалыгында умартачы булып эшли башладым. Бу тармакта эш рәтен белгән кеше буларак, уртак танышларыбыз ул чактагы директор Илдус Йосыф улы Зәйнетдиновка минем кандидатураны тәкъдим иткән булганнар. Шуннан башланды инде. Нигезне дә, гаиләмне дә Үзәк бистәсендә түгел, Алгада кордым. Һич үкенмим. 1996 елда Петровск авылы кызы Ольга белән гаилә корып җибәрдек. Дөрес, балалар үстерү өчен уңайлы җирлек түгелдер. Студент улыбыз Рузель дә, Үзәк урта мәктәбенең 9 сыйныфына барачак кызыбыз Олесья дә биредә үсте. Инде төпчегебез, ике яшьлек Азаматны үстерәбез. Умартачылык эшен бик яраттым. Әкренләп үз умарталыгымны булдырдым. Совхоз умарталыгында эшләгәндә, параллель рәвештә биредә урнашкан мөгезле эре терлек симертү фермасына да җитәкчелек итәргә туры килде.
- Умарта тотуның ни икәнен белмәгән кеше бу эшне ансат дип уйларга мөмкин. Кортлар үзләре бал җыя, эшли, умартачыга бал суыртып аласы гына кала, янәсе. Чынлыкта бу авырмы?
- Эшләсәң, умартачының эше бер дә бетеп тормый. Апрельдә иң элек умарталарның 15 көнгә җитәрлек азыгы бармы икәнен тикшереп чыгасы. Көннәр җылытканчы бал кортларына ашарга азык булырга тиеш. Ояның кырыеннан алып рамына кадәр, бал бармы юкмы икәне чамаларга тиешсең. Корты аз, балы күп булса, бераз балын алып, башка ояларга куясың. Икенче тапкыр очканда ояны үлгән кортлардан чистартасың. Яхшы умартачы ояларын ачуга ук кортларга ни кирәген чамаларга тиеш. Җәй башында ояны 25-30 тапкыр ачарга туры килә. Әз караганда 10 тапкыр ачу да җитә. 120 баш умартаны берүзем генә карап, эшләп бетерә алмыйм, билгеле, гаиләм булыша. Бу эштә хатыным Ольга, улым Рузель генә түгел, кызым Олесья дә зур булышчым.
- Умарта аерса, кортларыгыз "сул"га китәме? Ничек тотасыз?
- Аерырга җыенганнарын алдан чамалыйм һәм бүлеп куям. Корт әле ул чакта аерасын үзе дә сизмәгән була. Бик сирәк очракта гына урманга китәләр. Аларны эзләп йөреп булмый инде.
- Умарталыгыгыз уңайлы урынга - авыл һәм урман читенә урнашкан. Димәк, күршеләрегезнең, авыл халкының "кортларыгыз чага" дигән зарын тыңлыйсы юк.
- Авыл халкы аның кайдалыгын белә, бик якын килми. Аннары безнең авылда кеше аз бит. 15 өйдә 40 кеше яши. Кышын 12 өйдә генә калалар. Авыл җирендә бал кортлары аркасында сүзгә килүчеләр бихисап. Ишетеп белүемчә, безнең районда да бар андыйлар. Бал корты асрасаң, бакчада биек койма тотарга кирәк, законда шулай каралган.
- Балны кая куясыз? Урнаштырып буламы?
- Сатылып бетеп бара. Узган елгы балның яңа сезонга кадәр калганы юк. Яхшы товарга һәрвакытта хуҗа табыла. Реклама да кирәкми. Бәяне дә артык кыйммәт куярга тырышмыйм. Чөнки ул арадашчыда йөргән бал түгел, мин җитештергән бал, бәяне дә үзем куярга тиеш. Шөкер, артык күп булмаса да, быел бал бар.
- Бал сатып кына тормышны алып барып буламы? Тагын нинди кәсебегез бар?
- Умарта белән генә яшәп булмый, билгеле. Элек, совхозда эшләгәндә, абзар тутырып терлек асрадык. Хәзер үзебез өчен генә тотабыз. Аларын пай җиренә бирелгән һәм сатып алган икмәккә асрыйбыз. Печәнне үзебез әзерләргә тырышабыз. Моның өчен кул астында кирәкле техникам бар. Кыш көне остаханәмдә агач материалыннан умарталык өчен кирәк булган җиһазлар ясыйм. Үзебез өчен генә, сатуга чыгарганым юк.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Фотода: Аталы-уллы Рафаэль һәм Рузель Мостафиннар үзләренең чүнникләрендә. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев