Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

20 телеканалны бушка карарга мөмкинлек бирүче цифрлы телевидение турында актуаль мәгълүмат

Бүгенге көндә Татарстан халкының 3 миллионнан артыгы цифрлы телевидениедән файдалану мөмкинлегенә ия. Бу кешеләр 20дән артык телеканалны бушлай карый ала дигән сүз. Татарстанда цифрлы телевидениегә күчү 2009-2015 елларга исәпләнгән федераль максатчан программа кысаларында тормышка ашырылды. Республикабызда бу эш Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда күпкә иртәрәк - 2012 елда ук башланып...

Бүгенге көндә Татарстан халкының 3 миллионнан артыгы цифрлы телевидениедән файдалану мөмкинлегенә ия. Бу кешеләр 20дән артык телеканалны бушлай карый ала дигән сүз.

Татарстанда цифрлы телевидениегә күчү 2009-2015 елларга исәпләнгән федераль максатчан программа кысаларында тормышка ашырылды. Республикабызда бу эш Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда күпкә иртәрәк - 2012 елда ук башланып китте. Цифрлы телевидениенең беренче мультиплексы Казанда эшли башлады. Төгәл бер ел узгач, Чаллы халкы да бу челтәр белән тәэмин ителде. Нәкъ менә шул чорларда ул республика район-авылларына да ныклап үтеп керде. Ниһаять, 2015 ел азагына цифрлы телевидение белән Татарстан халкының 98 проценты тәэмин ителде. Икенче мультиплекска тоташуны соңрак - 2013 елда башлап җибәрделәр.

Тоташтырып бетерү вакыты - 2018 ел

- Хәзерге вакытта цифрлы телевидение белән бәйле 87 объект тулысынча төзелеп бетте. Бу - татарстанлыларның 98,6 проценты беренче мультиплекска керүче телеканаллар белән тәэмин ителде дигән сүз. Икенче мультиплекска кергән каналларны исә республика халкының 78 проценты карый ала. Икенче мультиплекс телеканалларын тулысынча тоташтырып бетерү вакыты - 2018 ел, - ди Россия телевидение һәм радио челтәре компаниясенең Татарстандагы филиалы директоры Владимир Якимов.

Хәтерләсәгез, республикада икенче мультиплекска тоташу 2016 елда ук тәмамланырга тиеш иде. Тик соңрак бу вакытны 2018 елга кадәр озайтканлыклары ачыкланды.

Шунысын да искәртик: беренче мультиплекска «Первый канал», «Россия 1», «Россия Культура», «Россия 24», «Россия 2», «Петербург-5 канал», «НТВ», «Карусель», «Общественное телевидение России» һәм «ТВ-Центр» телеканаллары кертелгән. Икенче мультиплекска керә торган телеканаллар - «РЕН ТВ», «НТВ-Плюс», СТС, «Домашний», «Спорт», «Спорт плюс», «Мир», «Звезда», ТНТ һәм «Муз ТВ».

Хәзергесен нинди язмыш көтә?

Әлбәттә, заман таләпләренә тулысынча җавап бирә торган цифрлы телевидение турында сөйләгәндә, шундый сорау туа: әлеге телевидениенең аналогы булган гадәти челтәрнең язмышы нинди булачак?

Владимир Якимов сүзләренчә, бу телевидение челтәре үз эшен тиз генә туктатмаячак әле. Әгәр дә халыкта аңа ихтыяҗ була икән, ул эшләячәк.

- Шулай да, бу төр телевидение белән барыбер саубуллашырга туры киләчәк. Әлеге эшкә 2018 елдан соң гына керешәчәкләр. Нәкъ менә шушы елда дәүләт 100 меңнән азрак кеше яшәгән торак пунктлардагы гадәти телевидениене финанслаудан туктаячак. Мондый шартларда халыкка мультиплексларга тоташырга туры киләчәк, - дип аңлатты җитәкче.

Цифрлы телевидениегә ни рәвешле тоташырга соң? Беренче чиратта, телевизорның DVB-T2 форматында эшләве шарт. Әгәр дә телевизор шактый иске икән, махсус приставка кирәк. Ул шулай ук DVB-T2 форматында эшләргә тиеш. Аннары инде махсус антеннаны телевизор яки приставкага тоташтырасы гына кала. Цифрлы приставка 1,5 мең сум тирәсе тора.


Рәмзия ЗАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X