Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

2016 елда булачак Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу чарасы турында мәгълүмат

2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр илебездә Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу үткәреләчәк. Газетабызның алдагы саннарының берсендә, без сезне - хөрмәтле укучылар, әлеге чараның нинди максаттан үткәрелүе һәм чираттагы кампаниянең кайбер үзенчәлекләре турында таныштырып үткән идек. Теманы дәвам итеп, кабаттан берничә сорау белән ТР Дәүләт статистикасы комитетының райондагы вәкаләтле...

2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр илебездә Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу үткәреләчәк. Газетабызның алдагы саннарының берсендә, без сезне - хөрмәтле укучылар, әлеге чараның нинди максаттан үткәрелүе һәм чираттагы кампаниянең кайбер үзенчәлекләре турында таныштырып үткән идек. Теманы дәвам итеп, кабаттан берничә сорау белән ТР Дәүләт статистикасы комитетының райондагы вәкаләтле вәкиле Галия Фәйзрахман кызы Садриевага мөрәҗәгать иттек.

- Галия ханым, безнең районда сан алуга нинди субъектлар кертелә?

- Районда ике инструкторлык участогы бар. Аларда 12 санаучы эшләячәк. Алар планшетлы компьютерлар белән (11) эре һәм вак оешмаларда, 48 крестьян-фермер хуҗалыгында һәм 10 шәхси предприятиедә, җир кишәрлекләре дүрт сутыйдан ким булмаган 5413 шәхси ярдәмче хуҗалыкта булачаклар.

- Арада күпфатирлы гомуми йортта яшәп, мал-туар тотучылар да, янәшәдәге бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләр дә бар. Мәсәлән, безнең районда Үзәк бистәсендә, Теләче авылында бу шулай.

- Җир кишәрлеге мәйданы дүрт сутыйга тулмаса да, санаучылар аларга барачаклар. Объектларның исемлеген ел азагына кадәр төзеп бетерү шарт. Җир мәйданнары, мал-туар күрсәткечләрендә үзгәрешләр булган очракта җирле үзидарәләр, субъектлар җитәкчеләренең бу хакта статистика хезмәтенә вакытында хәбәр итәргә тиеш.

- Халык арасында: "Сан алу салымнар түлләтерү өчен кирәк", - дигән фикерләр һәм сүз уйнатулар да юк түгел...

- Мәгълүматлар аноним. Бланкаларга адреслар да, фамилияләр дә язылмый, бары тәртип номеры гына була. Без үзебез дә мәгълүматларның тулысынча сакланышын контрольдә тотачакбыз.

- 2006 елда булып узган Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алуның нәтиҗәләре инде күптән билгеле. Аның илгә-көнгә, башлыча авыл халкына берәр файдасы тидеме икән?

- Авыл хуҗалыгында сан алуны үткәрү бик мөһим, ул башка тикшеренүләрдән үзенең күләме белән аерылып тора һәм илнең авыл хуҗалыгы тармагын тулысынча күзалларга ярдәм итә. Әйтик, 2006 елда үткәрелгән сан алу илебездәге күп кенә авыл хуҗалыгы җирләрененең үз максатларында файдаланылмауларын ачыклады. Шулай ук үз эшләрен башлап җибәрүче фермерларга ярдәм итүче һәм гаилә фермаларын үстерүгә юнәлдерелгән программалар да мәгълүм кампаниянең нәтиҗәләренә нигезләнеп эшли башлады.

- Алдагы җәйдә узачак Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алуның девизы "Авыл тәртиптә - илдә муллык!" дип исемләнгән. Элеккеге кызыл лозунгларны хәтерләтә...

- Россиядә авыл хуҗалыгына ярдәм итү һәм аны үстерү - дәүләт сәясәтенең аерылгысыз бер өлеше. Әмма төгәл һәм тулы мәгълүмат булмаганда, илне нәтиҗәле идарә итүгә өмет итеп булмый. Кабул ителгән карарлар да суга сәнәк белән язу гына булып калырга мөмкин. Читтән кертелүче товарларга чикләү куелган бер заманда бу аеруча актуаль яңгырый. Шушы шартларда аграр тармакның мөмкинлекләрен, яшерен, файдаланылмаган ресурсларын анык белү зарур.

- Сораштыру анкеталарында үзгәрешләр булачакмы? Әллә 2006 елдагы кебек кенә калачакмы?

- Нигезе шул ук, әмма өстәмә сораулар да булачак. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә алдынгы алым һәм технологияләрне куллану-кулланмаулары, кредит, субсидия һәм дотация һәм башка дәүләт ярдәмнәре алу-алмауларына кагылышлы сораулар да биреләчәк. Сан алучылар нигездә бакчада ни үстерүебез, ничә баш мал тотуыбыз, техникабыз булу-булмавы белән кызыксыначак.

- Сан алуның беренчел йомгаклары кайчан билгеле булачак?

- 2016 елның азагына якынча билгеле була. Төп мәгълүмат 2017-18 елда игълан ителәчәк.

Әңгәмәдәш - Фәнил Нигъмәтҗанов

РS. Быел октябрь аенда "Радио России" Бөтенроссия авыл хуҗалыгындагы сан алу кампаниясенә багышлап "Переписные истины" дип исемләнгән викторина башлап җибәрде. Викторинада катнашырга теләүчеләрнең 18 яшькә җиткән булуы һәм иң беренче чиратта www.vshp 2016. ru сайтында теркәлү узуы зарур. Әлеге сайтта һәр чәршәмбедә 10.00 сәгатьтә "Викторина" бүлегендә сораулар (өчтән дә ким түгел) бирелеп барыла. Шушы ук сораулар һәр чәршәмбе саен 18 сәгать 25 минутта "Радио России" дә баручы "Переписные истины" дип аталган тематик тапшыруда да әйтелә. Сорауларга җавап җибәргәндә www.vshp2016.ru сайтында махсус анкета формасы тутырырга кирәк. Анда сезнең исемегезне, электрон почта адресыгызны һәм яшәү урыныгызны күрсәтү сорала. Җаваплар сораулар язылганнан һәм әйтелгәннән соң дүрт көн дәвамында кабул ителә. Дөрес булган һәм иң беренче җибәрелгән җавап җиңүче була. Җиңүчеләр акчалата бүләккә ия була. Викторина турында тулырак мәгълүматны сез www.vshp2016.ru сайтының "Викторина" бүлегенә кереп һәм социаль челтәрләрдә таба аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X