Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

2018 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

19 март - мөселман календаренда изге саналган Рәҗәб аеның беренче көне. Бу айда Ибраһим пәйгамбәрнең, Гайсә пәйгамбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көннәр билгеләп үтелә. Шулай ук кече хаҗ, гомрә хаҗы кылына. 22 март - Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич - Рәгаиб кичәсе дип атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ...

19 март - мөселман календаренда изге саналган Рәҗәб аеның беренче көне. Бу айда Ибраһим пәйгамбәрнең, Гайсә пәйгамбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көннәр билгеләп үтелә. Шулай ук кече хаҗ, гомрә хаҗы кылына.

22 март - Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич - Рәгаиб кичәсе дип атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе дә.

13 апрель - Мигъраҗ кичәсе. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә - Аллаһы Тәгаләнең тәхете янына кылган могҗизалы сәяхәте.

30 апрель - Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраәт». Бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышы турында карар кабул итә.

16 май - изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн.

21 май - Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн (31 Ончы һиҗри, 922нче милади ел).

15,16,17 июнь - Гайдел-фитыр. Ураза бәйрәме.

20 август - Гарәфә көне. Хаҗ кылучылар тарафыннан Мәккә янындагы Гарәфә тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку көне.

21 август - Гайдел-Әдъхә, Корбан бәйрәме. Мөселманнарның иң зур бәйрәме. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә. Бу көн Татарстан Җөмһүриятендәге барлык календарьларда кызыл төс белән билгеләнгән.

22, 23 август - Тәшрикъ көннәре. Бу көннәрдә мөселманнар, фарыз намазларын укыганнан соң, Аллаһы Тәгаләне мактап махсус сүзләр әйтәләр.

11 сентябрь - 1440 ел, яңа мөселман елы һәм Мөхәррәм ае башланган көн. Бу айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына.

20 сентябрь - Гашура бәйрәме. Сөнниләр - Аллаһы Тәгаләнең ун пәйгамбәренә күндерелгән изгелекләре хөрмәтенә, ә шигыйлар Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы Гали хәлифәнең улы Хөсәенне (626-680) җәзалап үтерү көнен мөбарәк, изге вә хөрмәтле санап, ураза тота.

4 ноябрь - Сәфәр ае башланган көн.

20 ноябрь - Мәүлид бәйрәме. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Әлеге изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер, садака (зәкят) өләшенә. Күп кенә мөселман илләрендә факеллар һәм фонарьлар кабызып, тантаналы мәрасимнәр уздырыла.

Хаҗи Абдулла ДУБИ

Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев