Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

22 декабрь – Энергетиклар көне

Хөрмәтле энергетиклар, тармак ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сез үз хезмәтегезнең район тормыш-көнкүрешендәге ролен яхшы аңлап, оешма-предприятиеләрне, район халкын берөзлексез электр энергиясе белән тәэмин итүдә зур тырышлык куеп эшлисез. Һөнәрегезгә чиксез бирелгәнлек, ышанып тапшырылган эш өчен югары җаваплылык хисләре һәм оешканлык күрсәтәсез. Район икътисадының үсешенә, халыкның...

Хөрмәтле энергетиклар, тармак ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сез үз хезмәтегезнең район тормыш-көнкүрешендәге ролен яхшы аңлап, оешма-предприятиеләрне, район халкын берөзлексез электр энергиясе белән тәэмин итүдә зур тырышлык куеп эшлисез. Һөнәрегезгә чиксез бирелгәнлек, ышанып тапшырылган эш өчен югары җаваплылык хисләре һәм оешканлык күрсәтәсез. Район икътисадының үсешенә, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга зур өлеш кертәсез. Сезнең район җирлегендә үз урыныгыз, үз традицияләрегез, үз йөзегез бар. Шунысы куанычлы, сез үсеш юлында!

Хөрмәтле энергетиклар! Районыбыз үсешенә лаеклы өлеш кертүегез өчен ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Бәйрәм көнендә барыгызга да мөһим социаль-икътисадый әһәмияткә ия булган хезмәтегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек, бәхет-шатлыклар теләп калабыз.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев