Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

23 февральгә нинди бүләк алмаска, ә нәрсә алырга була? (ФОТО)

Бәйрәм якынлаша, гүзәл затлар ир-атларга кырыну өчен пена, оеклар әзерли башлагандыр инде. Бүген сүзебез иң мәгънәсез һәм урынсыз бүләкләр турында булачак. Алдан ук оекларны, шампунь-гельләрне яшереп куярга киңәш итәбез. Нинди бүләкләр алудан сакланырга? 1. Кыйбатлы коньяк яисә башка спиртлы эчемлек Россиядә әлеге төр бүләкне 23енә бик теләп алалар икән, популярлык...

Бәйрәм якынлаша, гүзәл затлар ир-атларга кырыну өчен пена, оеклар әзерли башлагандыр инде. Бүген сүзебез иң мәгънәсез һәм урынсыз бүләкләр турында булачак. Алдан ук оекларны, шампунь-гельләрне яшереп куярга киңәш итәбез.

Нинди бүләкләр алудан сакланырга?

1. Кыйбатлы коньяк яисә башка спиртлы эчемлек

Россиядә әлеге төр бүләкне 23енә бик теләп алалар икән, популярлык буенча ул беренче урында. Әмма спиртлы эчемлек алганчы, йөз кат уйларга киңәш итәбез: ә бәлкем ул Сез алган эчемлекне ошатмас? Ә Сез сыйфатлы эчемлекне сыйфатсызыннан аерасызмы? Сезнең аның сәламәтлегенә зыян саласы киләме?

Алып бирерсез дә аңа спиртлы эчемлек, ә ул салып алгач нервысында уйный башларсыз. Хатын-кызның бит табигате шундый. Аннан эчү файдага түгел. Яраткан кешегезгә үз кулларыгыз белән акрын тәэсир итүче агу алып бирү кирәкме?

2. Бизнес-аксессуарлар

Иң мәгънәсез бүләкләр исемлегендә икенче урында - галстук һәм запонкалар. Бер карасың, бик файдалы бүләк кебек. Ә Сезнең 8 мартка автомат ручка яки маркер ише офис кирәк-ярагын бүләк итеп аласыгыз килер идеме? Юк, шулаймы. Галстук һәм запонка - эш өчен кирәк, нәкъ әнә Сез чәчәк бәйләме урынына бүләккә автомат ручка алырга теләмәгән кебек, аларга да күңел өчен берәр бүләк кирәк.

3. «Приколлар»

Тузга язмаган шаяруларга корылган бүләк - шулай ук кирәксез. «Сине яратуымның 100 сәбәбе» ише савытлар, аның исеме язылган мендәр яки башка шундый бүләккә ул елмаеп куярга мөмкин, әмма бу ихлас шатлык булмаячак. Аңа бу вак-төяк нәрсәгә кирәк? Шуны уйлагыз башта.

4. Гигиена кирәк-яраклары

Стоп! Бүләкләр исемлегендә гигиена кирәк-яраклары нишли? Ул үзенә кирәкле кырыну өчен күбекне, душ өчен гельне башка вакытта ала алмыймы? Яисә Сез аңа кибеткә кергәч, гадәти көндә алмыйсызмы? Кайчаннан алып гигиена кирәк-яраклары бүләккә әйләнде?!

5. «Чын ирләр наборы»

Мондый наборга, гадәттә, сыра эчү өчен бокаллар, открывашка, аяк киеме кремы, авторучка, брелок ише нәрсәләр туплана. Ә бит һәр ир-атның үз «чын ир наборы» бар"! Шуңа да мондый популяр кирәксез бүләкне алу киңәш ителми.



Альтернатив вариантлар

1. Спиртлы эчемлек урынына, аңа сәламәтлек бүләк итегез. Мисал өчен, спортзалга, бассейнга абонемент, дәвалау массажы курсы, саунага ике кешелек сертификат (менә бит, үзегезгә дә бүләк була!).

2. Бизнес-аксессуарлар урынына, үзегез бәйләгән свитер яки шарф бирергә мөмкин. Спорт кибетенә сертификат алырга мөмкин, ул үзенә кирәккән әйберне үзе сайлап алсын. Иң мөһиме, бүләк эше белән бәйле булмасын.

3. «Приколлар»ны, әгәр дә ир-атның юмор хисе булса, бүләк итәргә була. Әмма алар үзенәчлекле булырга тиеш! Мисал өчен, радиокөйләүле машина, самолет (алар бит ярата андый уенчыкны!). Бәлкем машинага йөртүченең кәефен күрсәтүче махсус девайс алып бирерсез? Батутта сикерү үзәгенә абонемент та ярый, бәлкем картинг-үзәккә билетлар. Җитди бүләк түгел, әмма кәефне күтәрә!

4. Ир-атыгызның үзен гел чиста тотуын телисез икән, шампунь яки гель алырга чабарга кирәкми! Аларга альтернатива, мунча өчен халат, электрик кырынгыч, электрик теш чистарткыч, сауна өчен набор… Сез безнең фикер сөрешен аңлап алдыгыз, шулаймы?

5. «Чын ирләр наборы»н үз ир-атыгызга туры китереп сайлагыз! Аның кызыксынулары нинди? Бәлки ул балыкка йөридер? Бу очракта аңа балыкчы кирәк-яраклары алырга була. Фантазиягезне эшкә җигегез!

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев