Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

30 август - Республика көне белән тәбриклибез!

Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар! 30 август - республикабызда яшәүче барлык халыкның, шул исәптән безнең район халкының да, уртак бәйрәме. Уртак бәйрәм дигәнгә дуслык бәйрәме дип тә өстәсәк, дөрес булыр. Татарстаныбызда нинди генә милләт халкы яшәсә дә, тату, матур итеп гомер кичерә. Республика көне тарих битләренә 1990 елда Татарстанның Мөстәкыйльлеге турында...

Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар!

30 август - республикабызда яшәүче барлык халыкның, шул исәптән безнең район халкының да, уртак бәйрәме. Уртак бәйрәм дигәнгә дуслык бәйрәме дип тә өстәсәк, дөрес булыр. Татарстаныбызда нинди генә милләт халкы яшәсә дә, тату, матур итеп гомер кичерә.

Республика көне тарих битләренә 1990 елда Татарстанның Мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителгән тарихи көн буларак кереп калды. Һәркем шаһит: бүген Татарстан Республикасы күп милләтле Россия дәүләтендә, иң ышанычлы һәм ныклы таяныч буларак, үзен күрсәтә алган төбәк. Әлеге бәйрәмнең дә кыйбласы бердәм, имин булып, бәрәкәтле, мул тормышта яшәүгә юнәлгән. Һәр кешенең дә хезмәт куеп ирешкән җимешләре тормышларында матди һәм рухи бөтенлеккә китерсен. Чөнки район, республика үсешенең дә төп бурычы шуннан гыйбарәт.

Районыбыз халкы да әлеге күркәм датаны күтәренке кәеф һәм хезмәт уңышлары белән каршылый. Игенчеләребез куандырырлык иген уңышы җыеп алды. Бүген игенче-механизаторлар басу-кырларда киләсе ел уңышына ныклы нигез сала. Башка хезмәт ияләре дә күркәм хезмәт уңышлары белән сөендерә.

Хөрмәтле теләчелеләр! Республика көне уңаеннан ихлас теләкләребезне кабул итеп алыгыз! Тәнегез дә, күңелегез дә сәламәт булсын, нинди генә өлкәдә булса да, башкарган хезмәтләрегезнең нәтиҗәсе республикабыз үсешенә өлеш кертсен! Гаиләләрегезгә тынычлык, тормышларыгызда иминлек телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты, "ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X