Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

33 ел мәдәният хезмәткәре булып эшләгән Рәкия апа Галимованың 70 яшьлек юбилее уңаеннан Олы Мишәдә узган кичә турында язма

25 март мәдәният хезмәткәрләре көнен һәркайда зур күтәренкелек, көчле рух белән билгеләп үтелгәндер. Чөнки мәдәният хезмәте - ул үтә җаваплы һәм бик үзенчәлекле тармак. Хезмәт кешесенең ял вакытын файдалы, күңелле һәм нәтиҗәле итеп оештыруда мәдәният хезмәткәренең роле гаять зур. Яшь буынны әхлакый, эстетик һәм физик яктан тәрбияләүдә, шулай ук борынгы...

25 март мәдәният хезмәткәрләре көнен һәркайда зур күтәренкелек, көчле рух белән билгеләп үтелгәндер. Чөнки мәдәният хезмәте - ул үтә җаваплы һәм бик үзенчәлекле тармак. Хезмәт кешесенең ял вакытын файдалы, күңелле һәм нәтиҗәле итеп оештыруда мәдәният хезмәткәренең роле гаять зур. Яшь буынны әхлакый, эстетик һәм физик яктан тәрбияләүдә, шулай ук борынгы гореф-гадәтләрне торгызуда, алар белән милли традицияләрне оештыру мәдәният хезмәткәренең төп бурычы дип саныйм. Чөнки мин ул мәдәният казанында 33 ел гомеремне кайнаттым һәм үкенмим. Үз хезмәтемне яратып җиренә җиткереп, намус белән башкарырга тырыштым. Ул чор эчендә күпме йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр баштан үтмәгән. Шушы гомер эчендә Татарстан Республикасының район администрациясенең һәм мәдәният бүлегенең бик күп дипломнары, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләндем. Шуларны исәпкә алсак, димәк, гомерем заяга үтмәгән. Бигерәк тә Саба районы вакытында эшләгән чорымда хезмәтемне күрә, бәяли белделәр. Рәсемем районның һәм мәдәният бүлегенең почет тактасыннан төшмәде, һәрвакыт алдынгы урыннарны яулап эшләдем. Мин, хәзердә хезмәтемне күреп, эшләгән эшләремә зур бәя биргән Саба районы администрациясенә һәм аның мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтлемен. Район аерылгач та яраткан эшемнең дәрәҗәсен төшермичә эшемне дәвам иттем. 2010 елның 10 октябреннән лаеклы ялга китсәмдә бүгенгесе көндә дә мәдәният йортында һәм китапханәдә үткәрелгән чараларда, фестивальләрдә актив катнашып, үземнең киңәшләләремне биреп мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итеп торам.

Башка чаралар белән беррәттән Олы Мишә китапханә мөдире Рузалия Газизова мәдәният хезмәткәрләре көнен дә ел саен билгеләп үтә. Ә быел мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелгән "Мәдәният илһамчысы" дигән әдәби музыкаль кичә аеруча үзенчәлекле, истәлекле булды. Чөнки бу кичә минем 70 яшьлек юбилейга багышланган иде. Бу тантаналы кичәне озак еллар бергә кулга-кул тотынып, дус-тату эшләгән китапханәче Рузалия Газизова белән һәрчак минем уң кулым булган, миңа һәрчак ярдәм кулы сузган, авыр чакта таянырдай терәгем булган, сәхнәләрдән төшмәгән, янәшәмнән атлаган Фидая Җәмиловна үзеләренең матур шигырьләре белән ачып җибәрделәр. Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Маннапов Гаптелнур Аглямзянович мине юбилей белән ихлас күңелдән кайнар котлап иң изге теләкләрен җиткерде. Ул үзенең чыгышын хәерле, бәхетле картлык, саулык теләп киләчәктә дә мәдәни чараларда үзеңнән зур өлеш кертүеңә ышанып калам дип Теләче муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фатхуллин Айрат Гилван улының Рәхмәт хатын һәм гаиләсе исеменнән истәлекле бүләген тапшырды. Чәй табыны артында дәвам иткән кичәдә туганнарым, хезмәттәшләрем үзләренең чын йөрәктән чыккан теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Хикмәт бүләктә түгел, кешелекле - кеше булуда. Илгизәр Хакимов, Розалия Мөхәммәтова, Фидая Мәннапова, сәхнә ветераны, мин эшләгән вакытта 30 ел "кыш бабай" вазыйфасын башкарган, сәхнәләрдән төшмәгән, үзенең моңлы җырлары белән халык күңелен яулаган Фирая Имамиевалар үзләренең өр-яңа, иң матур җырларын миңа бүләк иттеләр. Минем өчен иң зур бүләк менә шул. Алар әле мине һаман да олылыйлар, зурлыйлар. Рәхмәт аларга. Кичә барышында күңелем тулып әйтә алмаган рәхмәт сүзләремне, кайнар хисләремне газета аша сезгә җиткерәм. Мине шулай олылап, зурлап 70 яшьлек юбилеемны шундый күңелле итеп матур кичә үткәргәнегез өчен иң беренче хезмәттәшем Олы Мишә авылы китапханәчесе Рузалия Газизовага, авыл җирлеге башлыгы Гаптелнур Маннаповка һәм хезмәттәшләремә, туганнарыма, дусларыма зур рәхмәтләремне җиткерәм. Мине шулай зурлаганыгыз, олылыганыгыз өчен Ходай үзегезне дә олыласын (Амин)

Шушы мәдәният өлкәсендә күкрәп яшьнәп үткән

Алтын гомеремне кызганмыйм

Бәхет орлыклары чәчә-чәчә

Сизмәдем дә гомерем узганын,

70 яшем килеп җиткәнен.

Гомер көзенә менсәм дә,

Картая белми йөрәк.

Кадерле туганнарым, якын дусларым,

Хезмәттәшләрем, хөрмәтле авылдашларым

Калган гомеремне дә сезнең белән

Үткәрә алсам иде бергәләп

Рәкия Галимова
Олы Мишә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев