Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

34 ел мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган Тиләҗе башлангыч мәктәбе укытучысы Марсилә Миннәхмәт кызы Хәйруллина юбилеен билгеләп үтә

Гомернең һәр көне мизгел. Якты дөньяда яшәүнең мәгънәсе дә шул кечкенә генә булып саналган мизгелләрнең кадерен белү, игелек кылу, изгелек эшләү. Гомер үткән саен, әлбәттә, һәркем үтелгән гомер юлларын барлый. Күпсанлы укучылары күңелендә игелек, шәфкатьлелек орлыклары чәчеп, аларга яшәешнең асылын төшендерә белгән, бүген укучыларының олы хөрмәтенә лаек булган Тиләҗе башлангыч...

Гомернең һәр көне мизгел. Якты дөньяда яшәүнең мәгънәсе дә шул кечкенә генә булып саналган мизгелләрнең кадерен белү, игелек кылу, изгелек эшләү. Гомер үткән саен, әлбәттә, һәркем үтелгән гомер юлларын барлый.

Күпсанлы укучылары күңелендә игелек, шәфкатьлелек орлыклары чәчеп, аларга яшәешнең асылын төшендерә белгән, бүген укучыларының олы хөрмәтенә лаек булган Тиләҗе башлангыч мәктәбе укытучысы Марсилә Миннәхмәт кызы Хәйруллина да гомер мизгелләрен еш күз алдыннан кичерә.

Ул 1961 елда Саба районы Аккүл-Бигәнәй авылында туып, шунда бала һәм үсмер чагы уза, кыңгыраулы мәктәп еллары артта кала. Укытучы булу теләге аны Казан дәүләт педагогия институтына алып килә, моның үзенә күрә сәбәбе дә юк түгел, аның үз әнисе гомер буе башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли.

Беренче хезмәт юлын ул Саба икмәк заводында башлап җибәрә. Анда өч ел эшләгәннән соң, Алан урта мәктәбенә пионервожатый булып эшкә урнаша. Ике елдан, җитәкче һәм укытучы итеп, Олы Тиләҗе башлангыч мәктәбенә күчерелә. Балалар күңеленә ачкыч ярата белүче мөгаллимә монда да тиз арада коллективта үз урынын табып, вакыт белән исәпләшмичә, белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә иң отышлы алымнар кулланып эшли.

Тиздән аның тормышында тагын бер күңелле яңалык - Олы Тиләҗе авылы егете Ринат Хәйруллин белән кавышып, матур гаилә корып җибәрәләр. Тату гаиләдә бер ир бала - Айрат дөньяга килә. Бүген ул инде гаиләле, хәләл җефете Алсу белән кызлары Әдилә һәм уллары Тимерханны үстерәләр. Ринат белән Марсилә рәхәтләнеп оныклар сөяләр. Хәзер Марсилә иренең, улы белән килененең, оныкларының ышанычлы терәге, киңәшчесе булып тора, гаилә җылысын саклый.

Узган гомерне агымсу белән тиңлиләр. Ул синең башкарган эшләреңне дә, башкарасыларын да, уй-хыялларың белән дә исәпләшми, ага да, ага.

Марсилә Миннәхмәт кызының да 55 ел гомерендә югалту-табышлары да, сөенеч-шатлыклары да күп булгандыр. Иң мөһиме - бу гомернең бер генә сәгате дә заяга узмаган. Тормыш дәфтәренең һәр көне изге гамәлләр, игелекле эшләр белән бизәлгән. Гомумән, кешеләргә яхшылык, ярдәм итүдән тәм табып яшәүче, тормышның гүзәл якларын гына күрә белүче ул. "Бала белемле генә түгел, тәрбияле булсын," - дигән гыйбарәне үз гомерендә аз кабатламагандыр Марсилә ханым.

Шактый еллар элек, миңа башлангыч сыйныф укытучыларының куст-методик берләшмәсен җитәкләгәндә, әлеге мәктәптә берничә мәртәбә булырга туры килде, ул ачык дәресләрдә тынгысызлыгы, үз-үзенә таләпчәнлеге, яңалыкка омтылучанлыгы белән аерылып торды. Тырыш хезмәт эзсез калмый. Хезмәт юлында алган Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бергә, арада иң әһәмиятлесе, иң кадерлесе - аның "Хезмәттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнүедер, мөгаен. Шулай ук ул беренче категорияле укытучы да. Марсилә ханым мәгариф өлкәсендә 34 ел хезмәт куйган шәхес, гомуми хезмәт стажы 37 ел.

Язмам герое 92 яшьлек әнисе - Зөлхидә әбинең исән-сау булуы белән дә чиксез бәхетле. Ул Аккүл-Бигәнәй авылында яшәүче кызы Дания һәм кияве Рөстәм тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Әтисе Миннәхмәт агай моннан сигез ел элек дөнья куйды.

Язмам ахырында Марсилә Миннәхмәт кызын олы юбилее белән котлап, аңа саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, гаилә иминлеге, озын гомер теләп калам.

Тәнзилә Шәрәфиева, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, атказанган укытучы, ветеран хәбәрче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев