Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

38 яшьлек Илгизә ирен үтерүдә гаепләнә

Татарастан Республикасының Тикшерү комитеты тарафыннан, 38 яшьлек Илгизә Рәхимова һәм 27 яшлек Вадим Гришин, РФ ҖК ның 2 маддәсе (үтерү) 2 өлешендә каралган "ж" пункты буенча гаепләнәләр. Бу хакта Татарстан Республикасының Тикшерү комитеты хәбәр итә. Тикшерү версиясе буенча, 30 августтан 31 нә каршы төндә, Казан шәһәренең Коры Елга бистәсендә Илгизә...

Татарастан Республикасының Тикшерү комитеты тарафыннан, 38 яшьлек Илгизә Рәхимова һәм 27 яшлек Вадим Гришин, РФ ҖК ның 2 маддәсе (үтерү) 2 өлешендә каралган "ж" пункты буенча гаепләнәләр. Бу хакта Татарстан Республикасының Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, 30 августтан 31 нә каршы төндә, Казан шәһәренең Коры Елга бистәсендә Илгизә Рәхимова 40 яшьлек исерек ире белән талаша, соңыннан Вадим Гришин янына килеп, ирен үтерергә тәкъдим итә. Металл арматура белән коралланып, алар зыян күрүченең йортына киләләр, анда Гришин ирнең башына берничә тапкыр суга. Шуннан соң аны җәймәгә төреп өйдән алып чыгалар һәм якындагы бакчачылык ширкәтендәге куаклар арасына ташлап калдыралар. Канлы җәймәне һәм арматураны Дәрвишләр бистәсендә калдыралар.

Тикшерүченең судка баргән гаризасы буенча, җинаятчеләр сак астына алына. Фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү эшләре бара.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев