“40 ел стаж да булышмады…”: Халыкка пенсия өләшә башладылар. Үзгәрешләр байтак
Быел пенсия акчасын халыкка 4 гыйнвардан өләшә башладылар. Үзгәрешләр байтак. Авылда яшәүчеләргә өстәмә вәгъдә ителгәч, бу мәсьәләдә сораулар күп буласын алдан чамаларга мөмкин иде. Шулай булып чыкты да.
Төрлечә өстәделәр
1 гыйнвардан иминият пенсиясенә үзгәрешләр керде, ул 7,05 процентка артты. Быел шулай ук пенсия коэффициенты бәясе үсте, баллның күләме – 87,24 сум. Иминият пенсиясе билгеләнгән түләү суммасы белән бергә 5 мең 334 сумны тәшкил итә. Гыйнвар аеннан пенсияләр инфляциягә карап индексацияләнергә һәм эшләмәүчеләрнеке якынча бер мең сумга артырга тиеш иде. Һәрхәлдә, ил Президенты шуны вәгъдә итте. Татарстанда барлык пенсионерларның 800 меңе эшләми. Ә эшләүчеләренә эштән киткән көнгә кадәр индексация ясалмый тора. Әмма шунысына игътибар итәргә кирәк: эшләмәүчеләрнеке дә бер төрле артмады. Ул пенсионерның моңа кадәр аны күпме күләмдә алуыннан чыгып үзгәрде. Әйтик, 2018 елның декабрь аенда кулга 15 мең сум акча кергән икән, шуңа якынча 1 мең 57 сум 50 тиен өстәлде. 10 мең сум алучыларның пенсиясе гыйнвар аеннан 705 сумга артып килде.
Башка яңалыкларга тукталсак, 1 февральдә айлык акчалата түләү (ЕДВ) һәм социаль хезмәт җыелмасы индексацияләнәчәк. Бу категориягә инвалидлар, сугыш ветераннары, “чернобыльчеләр” һәм башка федераль ташламага ия кешеләр керә. Ә 1 апрельдән социаль пенсияләр күләме 2,4 процентка индексацияләнер дип көтелә. Бусы 82 мең кешегә кагыла. Арада хезмәт стажы булмаганнар да бар. Яшәү дәверендә бөтенләй эшләмәгән кешенең пенсиягә чыгу яше бүтәнчәрәк: 2017 елга кадәр хатын-кызлар – 60, ир-атлар 65 яшьтә пенсия рәсмиләштерә алды. Быел, яңа закон нигезендә, аларга тагын бишәр ел өстәлә, ягъни 65 һәм 70 яшькә кадәр хезмәт итәргә тиешләр. 2019 елда Татарстанда пенсионерлар өчен яшәү минимумы суммасы үзгәрмәде, шул килеш калды. Ул – 8 мең 232 сум.
Авылда яшәү кирәк
Яңа закон буенча, авыл хуҗалыгында озак еллар эшләп пенсиягә чыгучыларга 25 процент өстәмә булачагы алдан хәбәр ителде. Тик ташлама рәттән бөтен кешегә ясалмады. Республикада бары 51 мең кешегә генә бирелә. Рәсми документтан күренгәнчә, моның өчен кеше кимендә 30 ел авыл хуҗалыгында эшләгән булырга тиеш. Шулай ук бүген беркайда эшләмәве һәм авыл җирлегендә яшәве кирәк. Шул шартлар үткәлгәндә генә картлык буенча һәм беренче, икенче төркем инвалидлык буенча билгеләнгән иминият пенсиясенә (5 мең 334 сум) 1 мең 333 сум күләмендә акча өстәлде. Ә өченче төркем инвалидларга 667 сум гына өстәлә, чөнки аларга база өлешенең яртысы гына билгеләнә – 2 мең 667 сум.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 29 ноябрендә чыгарган 1440 номерлы карарында әлеге өстәмәне нинди белгечлекләрдә эшләүчеләр алырга тиешлеге күрсәтелгән. Анда авыл хуҗалыгына – колхозларга, совхозларга, фермер хуҗалыкларына кагылышлы 500дән артык һөнәр бар. Безнең җирлеккә кагылышлылары – терлекчелек, үсемлекчелек, яшелчәчелек, игенчелек, орлыкчылык һәм башкалар... Әлеге өстәмә машина-трактор станцияләрендә, авыл хуҗалыгы артельләрендә эшләүче хезмәткәрләр – инженерлар, мелиораторлар, энергетиклар һәм башка белгечләргә дә каралган. Һөнәрчелек ул вакытта бер төрле исем белән аталып, соңрак атамасы үзгәргән булырга да мөмкин. Мондый хәлгә таручы кешегә авыл хуҗалыгында эшләгәнлеген расларга туры килә. Андый очраклар сирәк, ләкин булырга мөмкин. Бу хакта Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре белән киңәшергә кирәк булачак.
Кырык ел стаж да булышмады...
Авыл хуҗалыгы өстәмәсе халыкта иң ризасызлык тудырган яңалыкларның берсе булды. “46 ел стажым бар иде, хәзер район үзәгендә яшәгәнгә, 25 процент өстәмәне бирмәделәр. Бөтен гомерем авыл хуҗалыгында эшләп узды. Мин өстәмә акчага лаек түгелмени? Моңа кадәр тыныч яши идем. Кешене тынычсызлау нәрсәгә кирәк булды?” – дип, хәтерләре калып, борчылып редакциягә шалтыраткан пенсионерлар да бар. Хәлләренә керәсе килә, ләкин вәзгыятьне үзгәртә алмыйбыз. Район үзәкләре соңгы елларда шәһәр тибындагы бистәләр статусын алды һәм анда яшәүчеләр сала халкы булып саналмый. Пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләре, 25 процент өстәмә билгеләр алдыннан, барлык хезмәт кенәгәләрен күтәргән. Беренче чиратта, кешенең кайда яшәве ачыкланган, аннары – хезмәт стажы. Пенсионерның стажы җитәрлек булып та, авылдан калага күченеп киткән икән, яңа закон нигезендә аңа өстәмә акча түләнми. Авылда яшәүчеләргә пенсия бүлекләренә барып, гаризалар тапшырырга кирәк булмады. Әгәр авылда яшәп тә, шәһәрдә пропискада торса, пенсияне дә шундагы банктан алса, аңа елга бер мәртәбә Пенсия бүлегенә килеп, авылда яшәвен расларга туры киләчәк. Ә пенсиясе айныкы айга яшәү урыны буенча, авыл җирлегенә күчерелеп бара икән, беркая да барып йөрергә кирәкми.
Эшкә күрше авылгамы?
Ә хезмәткәр авыл хуҗалыгында 28-29 ел эшләп пенсиягә чыккан булса? Ул чагында стаж тутырырга ниндидер бер чара бардыр бит инде?! Пенсия бүлеге хезмәткәрләре аңлатуынча, ул кеше тиешле стаж туплаганчы, авыл хуҗалыгында эшләвен дәвам иттерергә, лаеклы ялга чыккан икән, эшкә яңадан урнашып торырга мөмкин. Стаж туплагач, эштән китәргә тиеш һәм Пенсия бүлегенә рәсми документлар белән килә. Ләкин анысы да каршылыклы: ярый ла кеше эшли алырлык сәламәтлеккә ия булса. Аннары байтак кына җирлекләрдә совхоз, колхоз, фермерлык хуҗалыклары калмады. Вакытлыча эш эзләп, күрше авылларга, районнарга чыгып китәрләр микән? Авылда яшәүче танышларым арасында, 25 процент өстәмәне алырга ике-өч ел хезмәт стажы тулмаган өлкәннәр бар. “Иртәдән кичкә кадәр авыр физик хезмәт башкарып, сәламәтлек какшады. Кабат эшкә урнашып тормабыз инде, акчаның җитәсе юк, барының бәрәкәте булсын”, – ди алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев