Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“40 яшькә кадәр генә яшим” дигән сүзе бар иде...

Кеше бигрәк кызык һәм аңлаешсыз зат инде. Елмаеп-көлеп торган адәмнең дә эчендә ни барын, йөрәгенә ни яшерүен беркем белми. Ул бүген синең белән шатлана, кайгыра, сереңне уртаклаша һәм көннәрдән бер көнне юк була. Актаныш районының Олы Имән авылында яшәүче 40 яшьлек Сәйдәш Шакиров та беркемгә берни сиздерми, дәшми-тынмый дөнья белән...

Кеше бигрәк кызык һәм аңлаешсыз зат инде. Елмаеп-көлеп торган адәмнең дә эчендә ни барын, йөрәгенә ни яшерүен беркем белми. Ул бүген синең белән шатлана, кайгыра, сереңне уртаклаша һәм көннәрдән бер көнне юк була.


Актаныш районының Олы Имән авылында яшәүче 40 яшьлек Сәйдәш Шакиров та беркемгә берни сиздерми, дәшми-тынмый дөнья белән хушлаша: үз-үзенә кул сала.

Исем-фамилиясе бөек шәхесләр белән уртак булгангамы, җыр-моңга гашыйк була ул. "Ул җырласа, Салаватны да уздыра иде" диләр авылдашлары. Өздереп гармунда да уйный. Озак еллар мәдәният йорты җитәкчесе булып эшли. Халыкның күз алдында йөргән, бер дигән егет булса да, башлы-күзле булырга өлгерми. Әллә күңеленә ошарлык кыз табылмый, әллә башка сәбәп... Хәер, гаиләдә бер ул гына түгел, энесе белән сеңлесе дә гаиләле түгел әле. Өйләнми калгач, көн саен клубка чыгып йөрү теләге дә сүрелә аның. Шулай итеп, эшен тапшырып, йөк машинасына утыра Сәйдәш.

- Иң яхшы кадрларның берсе, агрофирманың алтын баганасы иде, - дип көрсенә агрофирма җитәкчесе Ильяс Мортазин. - Кешенең эчендә ни барын кем белгән: берни сиздермәде. Әле менә яңа машина кайтарттык. Аңа да ул утырды. Кул астында ике машина иде. Шатлана-шатлана эшләп йөрде. Салса да, тәртип бозганын күрмәдек. Инде бер айдан артык тамчы да эчкәне булмады. Өенә янкорма эшләде, ремонт ясаган, түбәләрен алыштырган. Яшим димәсә, болай тырышып йөрер идеме икән?

Фаҗига 8 ноябрь көнне иртәнге 10нар тирәсендә була. Иртүк эшкә чыга әле Сәйдәш. Олы Имәннән Киров авылына йөк илтә. Шуннан соң аңа хуҗалык җитәкчесе: "Икенчесе кайтмаган әле, иртәгә барырсың инде", - дип шалтырата. Сәйдәш машинасын гаражга куеп кайтып китә. Шул китүдән аны исән килеш бары әнисе генә күрә. Улы кайткач, ана кеше кибеткә китә. 15-20 минуттан кайтса, ни күрсен: газизенең җансыз гәүдәсе гараж матчасында асылынып тора.

- Күңелен кайтарырлык бер сүз әйтүче булмады аңа, ул шелтә белдерерлек егет түгел иде, - дип дәвам итә җитәкчесе. - Сәйдәш еш кына: "Мин кырыкка кадәр генә яшим" дип әйткәләгән. Әтисе дә ун еллап элек үз-үзенә кул салган. Гомумән, бу нәселдә шушы юл белән вафат булучылар берничә...

Киров авыл җирлегендә эшләүчеләр дә аны яхшы яктан гына искә алды. Тыйнак, беркем белән сүзгә килми, эчеп-тузып йөри торган кеше түгел...

Туганнан-туган энесе Айрат Шакиров соңгы тапкыр аны өч ай чамасы элек күрә.

- Мин Казанда яшим. Шуңа күрә очрашулар сирәк эләгә. Соңгы кайтуда минем улымны машинасына утыртып, урам әйләндереп килде. Аптырадым әле мин. Бердә болай иткәне юк иде, минәйтәм. Гаилә кора алмады, бала сөясе киләдер дип уйладым. Ул аның шул рәвешле хушлашуы булгандыр инде. Әнисенә дә, энесе белән сеңлесенә дә берни әйтмәгән. Күңелен тырнап, борчып йөргән берәр хәл булганмы инде, кем белгән? - ди ул.

Мәрхүмнең әнисе Кадрия апа белән дә элемтәгә кердек.

- Минем өчен генә түгел, бөтен туганнары өчен терәк иде Сәйдәш, - диде ул күз яшьләре аша. - Эшкә нык булды, акчасын өйгә алып кайтты. Ел саен йорт-җирне төзекләндерде. Соңгы арада кәефсезләнебрәк йөрде. "Улым, авырыйсыңмы әллә?" - дигәч, "Юк" , - дигән булды. Менә хәзер уйлыйм: берәр җире авырткандыр балакаемның. Аның йөрәге электән дә чирле иде. Әмма дәвалануны һаман суза килде, хастаханәгә дә ятмады, юлламалар бирелсә дә шифаханәләргә дә бармады. "Соңрак барам, өлгерермен", - әле диде. Бу көнне иртәнге 6да бергә утырып чәй эчтек. Малларны бергә карадык. Ул көнне бик күп кар яуган иде. Капка алларын, ишегалдындагы карны көрәде. 7 яртыда эшкә китте. Ул да түгел, 8 тулырга 5 минутта әйләнеп тә кайтты.

Иртә әйләнеп кайткан улын күреп, күңеленә шик-шөбһә килә ананың. "Нишләп болай иртә кайтты икән?" дип уйлый ул. Чөнки, гадәттә, бер чыгып киткәч Сәйдәш төшке ашка гына өйгә сугыла. Бу көнне исә кайтуга компьютерын, телевизор кабыза.

- "Улым, чәй эчәсеңме?" дигәч, "Соңрак" дип җаваплады. Мин малларга бәрәңге пешереп төйдем дә чыгып киттем. Кибеткә дә барып килдем. Кайтсам, гаражның йозагы юк. Шунда кайнашадыр дип уйладым. Өйгә кереп, аш өлгерттем. Сәйдәшне чакырырга дип, кесә телефонына шалтыраттым. Алучы булмады. Чыксам... улымның җансыз гәүдәсе бауда эленеп тора. Кайнаган чәем, пешкән ашым шул килеш калды. Юлына ризык та алмыйча китеп барган балакаем, - дип ачына ана.

Кадрия апага Сәйдәшнең хезмәттәшләре аның бу көнге ашкынуларын да әйтә. Иртән бөтен кешене "тизрәк, тизрәк" дип кызулата ул. Әйтерсең лә, аны кемдер чакыра, ашыктыра.

Документларын караганда, паспорт арасыннан хушлашу сүзе дә табыла. Анда бары тик ике юл: "Гафу ит, әнкәй! Бәхил булыгыз!" Әмма бу сүзләрне язып, дөньядан шулай иртә китәргә ни сәбәп булган, монысы табышмак булып кала бирә...

Чулпан ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X