73 яшендә мопедта җилдерүче абыстай: «Күңелеңне төшермичә, артык нәфселәнмичә яшәргә кирәк»

Кукмара районының Ядегәр авылында яшәүче Вәсилә Әсхәдуллина хакында бер язган идек инде. Ул чакта 73 яшьлек әбинең мопедта җилдерүенә гаҗәпләндек. Шул якларга сәфәребез килеп чыккач, без Вәсилә апаның үзе белән якыннан танышырга булдык.
– Улым Дамир, киленем Раушания белән яшибез. Аллага шөкер, тату торабыз. Ирем Рифкать бик әйбәт булды. Гомер буе фермадан кайтып кермәдем. Озак еллар колхозда эшләдем. Фермага йөргәндә мотоцикл йөртә башладым. “Восход”ым да, “Минск”ием да бар иде. Йөртәр өчен таныклык та бар. Әле дә йөрәк җилкенеп тора. Кайчак авыл урамнарын берәр әйләнеп кайтам, – ди ул.
Икенче улы Райнур да шушы авылда яши. Аны хәтта районда да мактап торалар. Күзләре начар күрсә дә, сау-сәламәт кешеләрне көнләштерерлек итеп яши, диләр.
Райнур маллар тота, үз җирләре бар. Күп итеп кош-корт асрый икән. Чеби, каз-үрдәк бәпкәләрен үзләре инкубаторга чыгара башлаганнар.
– Эш ярату, тормышка шатланып карау әти белән әнидән бирелгән. Әтиебез тыныч булса, әниебез бер дә тик тора белми торган кеше. Баскан җирдән ут чыгара. Тырыш, эштән курыкмый, армый. Безне дә эш хезмәт белән тәрбияләп үстерделәр, – ди Райнур.
Кызлары Райлә яшьли тол калып, тормыш арбасын ялгызы гына өстери. Вәсилә апа аның өчен дә йөрәге сызлавын әйтте.
– Киявебез бик акыллы иде. Йөрәк белән китеп барды. Бик сагынабыз үзен, – ди ул. Йөрәгендәге ачы хәсрәтләрне кешегә күрсәтмәсә дә, моннан 5 ел элек авыру аны урынга ега.
– Моннан 5 ел элек авырып киттем. Шунда 3 ай урын өстендә яттым. Терелеп урамга чыккач, минем өчен сөенүчеләрне күрдем. Яшиселәр килеп китте. Авылдашларыма кирәк икән мин дидем, – ди ул.
Вәсилә апа бер дә иргә иркәләнеп тормадым, ди.
– Бервакыт фермада бозау мөгезен яндырабыз. Бер ир яндыра, мин бозауны тотып торма. Аякка типсә дә, түзәм. Эш беткәч, теге ир: “Вәсилә апа, бу бозауны ике ир тота иде, димәсенме! Менә шулай кыю булганмын инде. Хәзер дә тик тормыйм. Бик актив яшим. Авылда нинди бәйрәм булса да, катнашам. Әле гармунчы да мин, – ди ул.
Районда узган “Ак яулыклы әбиләр” бәйгесендә беренче урын алган. Арчада мөнәҗәтләр конкурсында җиңү яулаган. Авылда абыстай булып та йөри икән.
– Безнең мулланың велосепиды бар. Ул шунда җилдерә. Әни абыстай булгач, аңа да алып бирдек. Әлегә шуның белән йөри, – ди улы Райнур.
Никадәр генә кызу йөрәкле булса да, Вәсилә апа сабыр булырга, бер дә уфтанмаска куша.
– Тормыштан канәгать булып, булганына шөкер итеп, күңелеңне төшермичә, артык нәфселәнмичә яшәргә кирәк, – ди ул.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.14500
-
8 август 2022 - 15:09Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана 10 нчы сентябрьдә Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланачак. Киләсе сезонда сәүдә урыннары артачак – хәзер Юдинода Революция урамы буенча чатыр мәйданчыгы төзелеше бара. Моннан тыш, фермерлык азык-төлек продуктлары белән мобиль сәүдә итүне үстерү планлаштырыла. Бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сүзләренә сылтама белән Казан мэриясе порталы хәбәр итә.12200
-
8 август 2022 - 14:56В Татарстане в рамках национального проекта «Экология» проведено лесовосстановление и лесоразведение на площади 2865 га В республике продолжается реализация регионального проекта «Сохранение лесов в Республике Татарстан» федерального проекта «Сохранение лесов» национального проекта «Экология». В его рамках по состоянию на 8 августа т.г. в Татарстане проведены работы по лесовосстановлению и лесоразведению на площади 2865,1 га. В том числе посадка лесных культур – на 1412,5 га, лесоразведение – на 104,6 га, комбинированное лесовосстановление – на 4 га, естественное лесовосстановление – на 1344 га.7600
-
8 август 2022 - 10:53Иске Җөри авылыннан Равиль һәм Дания Насибуллиннар гаиләсе төзегән матурлык Бәйгебез дәвам итә, дуслар! Инде нәтиҗәләр ясарга да күп калмый. Гариза тапшырырга ашыгыгыз! Ә әлеге фотоларда Иске Җөри авылыннан Равиль һәм Дания Насибуллиннар гаиләсе төзегән матурлыкны күрәсез. Искиткеч бит!15900
-
8 август 2022 - 10:33АО «Транснефть - Прикамье» – в числе лидеров среди организаций высокой социальной эффективности АО «Транснефть – Прикамье» заняло 2-е место во Всероссийском конкурсе «Российская организация высокой социальной эффективности» в номинации «За создание и развитие рабочих мест в организациях производственной сферы».10300
-
8 август 2022 - 09:01Эсселәр янгын куркынычын арттыра Бүген һәм алдагы тәүлекләрдә Татарстанда эссе һәм коры һава торышы саклана. Бүген көндез +30дан +32 градуска кадәр җитәчәк. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә, явым-төшем көтелми.11900
-
8 август 2022 - 08:42Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз Бу көннәрдә райондашыбыз Бурганов Шамиль Галимҗан улы гаиләсе зур югалту кичерә.16300
-
8 август 2022 - 08:08«Кубань» салаты Кирәк булачак: 2 кило кызара башлаган (яки өлгереп җиткән, әмма каты булсын) помидор, 1 кило кыяр, 2 эре татлы борыч, 1 баш эре суган, 5 сарымсак теше, ярты әче борыч, 100 мл (ярты стакан) үсемлек мае, 60 мл 9 процентлы серкә, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 1,5–2 аш кашыгы тоз, 2 канәфер, төелгән борыч катнашмасы, тәменчә укроп.14700
-
7 август 2022 - 14:19Сездә күпме авырлыктагы помидорлар үсә? Безгә Үзәк бистәсеннән Гөлфия Салихова менә шундый фото җибәрде 😅 Ә сездә күпме авырлыктагы помидорлар үсә? 😊22800
-
7 август 2022 - 13:15Белгеч 1 сентябрь көнне кемнәрнең ял итү мөмкинлеге бар икәнен сөйләде Россиядә яшәүче кайбер кешеләрнең Белем көнендә законлы рәвештә ял алу мөмкинлеге бар, дип белдерде аналитик һәм SuperJob тикшеренү үзәге җитәкчесе Наталья Голованова. РИА Новости шул турыда яза.28400
-
7 август 2022 - 08:06КФУ профессоры эсселекнең кайчан сүреләчәген әйткән Бүгенгә һава температурасы нормадан 4-5 градуска югары.58600
-
7 август 2022 - 08:03Роза таҗларыннан – кайнатма Кирәк булачак: 300 грамм чәчәк таҗы, 300 грамм шикәр комы, ярты стакан су, 1 эре лимон согы.22300
-
5 август 2022 - 15:05Районда сыер савучылар ярышы узды
-
3 август 2022 - 15:25Теләче делегациясе Суслонгер җирләрендә булып кайтты
-
8 август 2022 - 08:57Төтенне аралап кереп документларын гына алып чыгалар13 июнь көнне Теләче районы Үзәк авылында төнлә янгын чыгып, Галина һәм Ильнур Валиуллиннарның йорт- җирсез калуы хакында хәбәр иткән идек.16000
-
7 август 2022 - 08:06КФУ профессоры эсселекнең кайчан сүреләчәген әйткән Бүгенгә һава температурасы нормадан 4-5 градуска югары.58600
-
6 август 2022 - 08:10Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген район комиссиясе тикшерде Теләче районы башкарма комитетынын 20.06 2022 ел 116 номерлы карары нигезендә мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген район комиссиясе тикшерде. Белем оешмаларын тикшеру 3 августтан 5 августка кадәр дәвам итте.49100
-
6 август 2022 - 08:26Матурлык бәйгесендә Олы Мишә авыл китапханәсе дә катнаша Олы Мишә авылы китапханәсенә килсәгез, сезне менә шушындый матурлык каршы ала икән, дуслар!36700
-
6 август 2022 - 16:58Олы Мишәдә "Урам бәйрәме" гөрли Күптән түгел Олы Мишә авылының Тукай урамында яшәүчеләр гөрләтеп урам бәйрәме уздырган.30100
-
7 август 2022 - 13:15Белгеч 1 сентябрь көнне кемнәрнең ял итү мөмкинлеге бар икәнен сөйләде Россиядә яшәүче кайбер кешеләрнең Белем көнендә законлы рәвештә ял алу мөмкинлеге бар, дип белдерде аналитик һәм SuperJob тикшеренү үзәге җитәкчесе Наталья Голованова. РИА Новости шул турыда яза.28400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика