Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

77 ЯШЬЛЕК ӘБИ КҮРШЕСЕНДӘ ЯШӘРГӘ МӘҖБҮР: «УЛЫМ БЕЛӘН КИЛЕНЕМ ҮЗ ӨЕМНӘН КУА»

Автор: Чулпан ШАКИРОВА 78 яшьлек Валентина Кукушкина күршесенә сыенырга мәҗбүр. Бер түбә астында яши алмаган килен белән каенана проблемасы гомер-гомергә бар һәм булачак та. Гадәттә, яраткан хатыны белән әнисен дошманлаштырырга теләмәгән ир башка чыга, үз дәүләтен төзи. Ә менә Казанның Химиклар урамы 33 йортта яшәүче Кукушкиннарның хәле киресенчә. Гаилә башлыгы...

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
78 яшьлек Валентина Кукушкина күршесенә сыенырга мәҗбүр.

Бер түбә астында яши алмаган килен белән каенана проблемасы гомер-гомергә бар һәм булачак та. Гадәттә, яраткан хатыны белән әнисен дошманлаштырырга теләмәгән ир башка чыга, үз дәүләтен төзи. Ә менә Казанның Химиклар урамы 33 йортта яшәүче Кукушкиннарның хәле киресенчә. Гаилә башлыгы - Валентина ханымның улы, газиз әнисен күршеләрендә яшәтергә мәҗбүр.

78 яшьлек Валентина Кукушкинаның күршеләренә сыенуына атнадан артып киткән. Ярый әле, йорт-җирсез калган карчыкны сыендырыр күршесе әйбәт. Үз куышы була торып, кемнең кешедән-кешегә йөрисе килсен? Валентина ханым, артык дулкынланудан, күз яшьләрен тыя алмый.

-Мине киленем куа фатирымнан. Мыскыллауга күпме түзеп торырга була? Әнә, күптән түгел туфлиема уксус салып куйган. Улым да мине яклыйсы урынга, хатыны коткысына бирелә, - ди Валентина ханым "Эфир" корреспондентына.

Гаилә эчендәге киеренкелек өч ел элек башлана. Гомер көзендә үз көенә генә яшәп ятучы Валентина ханымның гаиләсе кинәт ишәя. Көннәрдән бер көнне ул үз янына улы белән киленен һәм кечкенә оныкчыгын кертә. Яшь гаиләнең көймәсе исә бу вакытта комга терәлгән була. Алар үз куышларын "залог"ка салып, банктан кредит алалар. Килешүне өйрәнеп тормыйча гына кул да куялар, җитмәсә. Ә чынлыкта "залог" сүзе колакка токмач элү генә була. Шулай итеп, алар үз куышларын шалкан бәясенә сатып җибәрә. Үз улы, үз бәгырь ите бит, урамда калдырып була димени? Валентина ханым әнә шулай уйлап, улының гаиләсен үз түбә астына кертә.

Кайтып керер өйләре булган яшьләр исә рәхәткә чыга. Валентина ханым сүзләренчә, улы белән килене, кулларына бераз акча керү белән, "запой"га китеп эчә башлый. Алай гына да түгел, килен кеше үзен ким кеше итеп тоймый, гайрәтләнеп каршылык күрсәтә, сугыша ук башлый икән.

-Соңгы тапкыр "әтәчләнгәндә" полиция хезмәткәрләре дә алып китте инде үзен, - ди Валентина ханымның күршесе.

80не ваклаучы Валентина ханым үз фатирына көндезләрен, улы белән килене эштә чагында гына керә ала. Фатир дисәң, хәтерең калыр, 11 квадрат метрлы кечкенә генә бүлмә бу! Шулай да ялгыз кешегә тыныч кына гомер сөрү өчен артыгы кирәк димени? Тынычлыгың булса, менә дигән. Тик бүген инде анда Валентина ханымның "байлыгы" калмаган диярлек. Бүлмә килене һәм оныгының киемнәре белән шыплап тулган.

-Менә, хәтта минем шкафымны ачылмаслык итеп, үз шкафлары белән терәтеп куйганнар, - ди Валентина ханым "Эфир" каналына. -Монда минем савыт-сабалар тора иде. Алар да юкка чыккан.

Полиция хезмәткәрләре дә әлеге гаиләдән хәбәрдар икән. Аларның сүзләренчә, исерткеч эчемлекләр белән дус булганы өчен, әлеге гаилә балигъ булмаганнар эшләре комитетында учетта тора. Әмма әни кеше үзе бу фактны кире кага.

-Без нишлибез? Бернишләмибез? Барысы да "нормально". Ул үзе үз башына бәла эзләп йөри, - ди ул телефон аша.

Әмма каенанасы исә киленең эчүен, бер эчә башласа, атналар буена тынычлана алмавын да кат-кат кабатлый.

Казан шәһәренең Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Химиклар урамы 33 йорттагы әлеге гаугалы йорт турында хокук сакчылары да белә. Алар ситуацияне күз уңаеннан ычкындырмаска ышандыра.

http://intertat.tatar/society/77-yashlek-bi-k-rshesend-yash-rg-m-b-r-ulym-bel-n-kilenem-z-emn-n-kua/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X