Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне

8 июльдә Татарстанда бөтен Россиядәге кебек үк "Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне" билгеләп үтелә. Аның төп максаты - традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту. Шул уңайдан ТР Министрлар Кабинеты Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева тәбрикләү сүзләре җиткерде. - Бу чагыштырмача яшь бәйрәм. Аны 2008...

8 июльдә Татарстанда бөтен Россиядәге кебек үк "Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне" билгеләп үтелә. Аның төп максаты - традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту.

Шул уңайдан ТР Министрлар Кабинеты Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева тәбрикләү сүзләре җиткерде.


- Бу чагыштырмача яшь бәйрәм. Аны 2008 елда бәйрәм итү башланды, тик безгә ул гасырлар аша узып килде.

Әлеге бәйрәмнең популярлыгы һәм аңа ихтыяҗ елдан-ел арта, бу бәйрәм күпчелек кешеләрнең төп тормыш кыйммәтләре гаилә һәм мәхәббәт икәнен раслап тора. Нәкъ менә гаилә төрле буыннарны бәйләүче, Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның рухи, милли һәм мәдәни традицияләрен саклаучы булып хезмәт итә.

Ныклы, сәламәт гаилә - көчле, уңышлы илнең нигезе. Шуңа күрә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру һәм социаль-демографик проблемаларны хәл итү мәсьәләләре һәрдаим күз уңында тора.

Форсаттан файдаланып, республика халкын һәм кунакларны Татарстанның барлык муниципаль оешмаларында бу көннәрдә узачак масштаблы чараларда катнашырга чакырам.

Үз балаларын гына түгел, ә тәрбиягә алганнарын да лаеклы тәрбияләүче барлык ата-аналарга рәхмәт белдерәм һәм аларны, күпбалалы гаиләләрне, күпьеллык гаилә тормышы стажы булган гаиләләрне, яшь гаиләләрне һәм гаилә корырга әле җыенучыларны чын күңелдән котлыйм.

Сезнең гаиләләрдә һәрчак мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен, билгеләнгән планнар уңышлы тормышка ашырылсын! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм олы гаилә бәхете телим! - диелә котлауда.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев