Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне. Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызлар!

Кадерле хатын-кызлар! Сезне язның матур бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне - 8 март бәйрәме белән котлыйбыз. Бу безнең һәммәбез өчен аеруча якын, кадерле көн. Җирдә табигатьнең уянган, кешеләрнең күңелендә өмет бөреләнгән, кояшның тагын да җылырак яктырта торган чоры. Язда да хатын-кызларыбыздагы җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек балкый. Хөрмәтле апалар, сеңелләр! Үз хезмәтегездә...

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне язның матур бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне - 8 март бәйрәме белән котлыйбыз. Бу безнең һәммәбез өчен аеруча якын, кадерле көн. Җирдә табигатьнең уянган, кешеләрнең күңелендә өмет бөреләнгән, кояшның тагын да җылырак яктырта торган чоры. Язда да хатын-кызларыбыздагы җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек балкый.

Хөрмәтле апалар, сеңелләр! Үз хезмәтегездә алыштыргысыз осталар буларак, күпләрегез райондашларыбыз каршында хөрмәт һәм абруй казандыгыз. Сез, барыннан да бигрәк, гаилә учагы җылысын саклаучылар, балалар үстерүчеләр, киләчәк буынны рухи яктан тәрбияләүчеләр. Балаларыгызны, оныкларыгызны җәмгыять өчен файдалы кеше итеп тәрбияләүдә көчегезне кызганмассыз дип өметләнәбез. Дәүләтнең, илнең киләчәге сезнең кулларда.

Сезгә исәнлек-саулык, гаиләгездә бәхетле булуыгызны, эшегездә уңышларга ирешүегезне телибез. Йортыгызда, гаиләгездә һәрвакыт җылы һәм ямьле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X