Теләче Информ

8 яшьлек баланы мәсхәрәләүдә шикләнелүче билгесез ирне эзлиләр

8 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелгән кешенең фотороботы пәйда булды. Аны мессенджерлардагы ата-аналар төркемнәрендә тараталар. Бу хакта «Татар-информ» яза. Билгеләре: зәңгәр күзле, уртача буйлы - 160 сантиметр тирәсе, кара төстәге куртка һәм свитер, ак буйлы кара башлык, джинсы, кара ботинка, көрән перчатка кигән, уң колагы астында бөркет рәвешендәге татуировкасы бар. Моңа...

8 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелгән кешенең фотороботы пәйда булды. Аны мессенджерлардагы ата-аналар төркемнәрендә тараталар.

Бу хакта «Татар-информ» яза.
Билгеләре: зәңгәр күзле, уртача буйлы - 160 сантиметр тирәсе, кара төстәге куртка һәм свитер, ак буйлы кара башлык, джинсы, кара ботинка, көрән перчатка кигән, уң колагы астында бөркет рәвешендәге татуировкасы бар.
Моңа кадәр агентлык җинаятьнең 11 декабрь көнне 16.00 сәгатьтә Побежимов урамында кылынуы хакында хәбәр иткән иде. Побежимов урамындагы бер йорт чормасында билгесез ир-ат 8 яшьлек кызны көчли һәм качып китә.
Әлеге җинаятьтә шикләнелгән кешене күрүчеләр булса, (843) 221 45 02; 221 45 03; 9274264166 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.


Матбугат.ру

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: