Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

80 яшьтән узган Фәхризиян әби юл һәлакәтендә һәлак буласын алдан ук сизгән (ЯЗМЫШ)

Якыннарны югалту кайгысы ничек кенә ачы булмасын, олы кешенең үз үлеме белән бакыйлыкка күчүен шулай тиеш инде дип кабул итәсең. 80не узган әбинең юл фаҗигасендә һәлак булуын ишеткәч, йөрәк сискәнеп куйды. Чуашия Респуб­ликасының Комсомол районы Урмай авылында гомер кичергән Фәхризиян Хәмдиеваның үлеме әнә шулай аянычлы була. - Чабаксарга хастаханәгә барырга...

Якыннарны югалту кайгысы ничек кенә ачы булмасын, олы кешенең үз үлеме белән бакыйлыкка күчүен шулай тиеш инде дип кабул итәсең. 80не узган әбинең юл фаҗигасендә һәлак булуын ишеткәч, йөрәк сискәнеп куйды. Чуашия Респуб­ликасының Комсомол районы Урмай авылында гомер кичергән Фәхризиян Хәмдиеваның үлеме әнә шулай аянычлы була.

- Чабаксарга хастаханәгә барырга дип юлга чыккан идек. Әби, мин, рульдә әниемнең энесе Шамил абый һәм катлаулы операцияләр кичергән бер туганыбызның кызы белән. Әби гел алда утырып йөри торган иде. Бу юлы нигәдер мине алга утыртты. Акрын гына бардык. Әллә каян гына каршыбызга «Уаз-Патриот» машинасы килеп чыкты. Читкә дә чыгып беттек, фаҗигадән генә кача алмадык... - дип, күз яшьләре белән искә ала ул көннәрне Фәхризиян әбинең оныгы Гөлназ.

Каршыга чыккан машина хуҗасының кунактан кайтып килеше булган, ул йокымсырап киткән, диләр. Ике кешенең гомере өзелүгә сәбәпче булган адәм бер тапкыр килеп хәл дә белмәгән. Югыйсә Аллаһы аның үзен дә, янында утырган хатынын да саклаган, аларга берни дә булмаган.

Фәхризиян әби көр күңелле, яшенә күрә бик җитез була. Гел кунаклар җыйган, Коръән ашлары уздырган, бер ел да уразасын калдырмаган. Аның соңгы вакытта үзгәреп, моңсуланып китүен, һәр очрашкан кеше белән ризалык сорап, «исән-сау яшәгез» дип саубуллашуын олы кеше өчен гадәти хәл дип кабул итә якыннары. Инде менә хәзер фаҗигадән соң, Фәхризиян әбинең барлык әйткән сүзләрен искә төшереп, ул барысын да сизенгән, белгән, төш күргән булгандыр дип юрыйлар. Телевизордан бер юл фаҗигасе турында караганда, күршесенә бик борчылып, мондый язмышлар булмаса ярар иде, дигән. Соңгы вакытта гел, машинага утырырга куркам, дип тә әйтә торган булган. Үзенең күңелендә нинди генә күңелсез уйлар булмасын, балаларын, оныкларын борчымаска, аларга сиздермәскә тырышкан. Авариядән соң Фәхризиян әби сигез сәгать яши. Соңгы сулышына кадәр оныгы Гөлназ, улы Шамил өчен борчыла.

- Мин китәм, риза-бәхил, балалар ни хәлдә, исәннәрме? - дип бәргәләнә ана.
20 май көнне Урмай авылында - Сабан туе. Фәхризиян әби алдан ук: «Мин быелгы Сабантуйны күрә алмам», - дип әйткән. Бик тә яратып, көтеп ала торган булган шул ул балаларының төп йортка җыйналуын. Бу - Хәмдиевләр гаиләсендә әнисез үтәчәк беренче Сабантуй. «Син булганда, без кадерле идек, бик бәхетле булып яшәдек», - дип язганнар балалары әниләренә багышланган бәеттә. Безнең бу язмабыз авылдашлары, туганнары, балалары өчен җан атып торган Фәхризиян әбинең рухына бер дога булсын иде.

Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев