Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

82 яшьлек әби 162 мең сумга кредит алып, чак 18 яшьлек­ чагына кайтмый калган

Олы яшьтәге танышым Рафыйк абыйны очраткан идем. Хәлләрен сорашкач: "Менә чак кына яшәрмичә калдым әле, - диде ул. - Яшәртү даруы бирмәк­челәр иде. Башта, 30 яшь­кә кире кайтсаң, ничек әйбәт булачак, дип уйладым. 18-20 яшьлек­кә әй­ләнсәң дә начар түгел... Ә менә 5 яшьлек малай ясап куйсалар, эш харап, мин әйтәм....

Олы яшьтәге танышым Рафыйк абыйны очраткан идем. Хәлләрен сорашкач: "Менә чак кына яшәрмичә калдым әле, - диде ул. - Яшәртү даруы бирмәк­челәр иде. Башта, 30 яшь­кә кире кайтсаң, ничек әйбәт булачак, дип уйладым. 18-20 яшьлек­кә әй­ләнсәң дә начар түгел... Ә менә 5 яшьлек малай ясап куйсалар, эш харап, мин әйтәм. Мине карарга әни дә юк, әти дә юк..."

Рафыйк абый, шулай итеп, тәкъдимне уен-көлкегә борган. Ә 82 яшьлек Мәэмүнә түтине әлеге процедурага кы­зыксынуы китергән. Барган да 162 мең сумга кредит рәсмиләштереп куйган. 11 мең сум пенсиягә яшәүче кар­чык өенә кайткач кына аңына килгән. Башын чайкап, киңәшергә күршеләренә чап­кан. Тегеләр карчыкны кызганып, шикаять язып бир­гән. Росздравнадзорның Татарстандагы идарәсе җи­тәкчесе урынбасары Любовь Шәйхетдинова әйтүен­чә, 2015-2016 елларда идарәгә кайбер медицина хезмәт­ләреннән зарланып шикаять язучылар берничә тапкыр арткан.

Эшкуарлар халыкны үзләренә китерү өчен нинди генә чарага бармый. Бушлай медицина хезмәте күрсәтә­без яки зур ташлама ясыйбыз, диләр. Паспорт белән медицина иминияте полисын алып килергә онытма, дип тә кисәтәләр. Танылган шәхесләрдән, әйтик, Елена Малышева җитәкчеле­ген­дәге үзәктән дип шалтыратучылар да бар. Шикаятьләр­нең берсе дә тикшерелми калмый. Ул үзәкләрнең байтагы медицина эшчәнлеге өчен лицензия алган. Аны еш кына косметология, диетология, мануаль терапия, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе буенча рәсмиләш­терә­ләр икән.

Тик хезмәтләре генә күп вакыт медицинаныкыннан көнкүреш тармагына күчеп куя. Мәсәлән, белгечкә сырхау авырткан буыныннан зар­ланып килә, нәрсә борчуын сөйли. Табиб җентекләп сораштырган була һәм: "Сезгә тиз арада сәламәт яшәү рәвеше алып бара башларга кирәк", - ди һәм ябыктыру ысуллары тәкъдим итә. Любовь Николаевна әйтү­енчә, ул дәваларның медицинага катнашы булмаска да мөмкин. Иң куркынычы: кеше үзенең төп чиреннән дәваланмыйча, бүтән төрле чаралар куллануга күчә. Алар аңа кирәкме, юкмы, ул хакта уйлап тормый. Бездә элек-электән табибка ышану бар. Ул әйтте икән, димәк, дөрес. Соңыннан гына файдасын тапмадым, дип сөйләп йө­рер­гә яратабыз. Ябыгу, артык килограммнардан котылу беркемгә дә комачауламый анысы. Тик менә шунысы начар: акча алган фирма авырткан буынны дәвалауга үзеннән тамчы да өлеш керт­ми.

Роспотребнадзор идарә­се­нә дә: "Косметологик фирмаларга телефоннан шалтыратып, яшәрергә, ябыгырга, чәч үстерергә дип чакырганнар иде. Кызыктым да бардым, ләкин... өметем акланмады, акчамны суга салдым", - дигән шикаятьләр керә икән. "Без кисәтеп торабыз, лә­кин кеше һаман да процедураларга йөрүен дәвам итә", - ди Роспотребнадзор ида­рәсе белгече Ирина Әх­мәтшина. Әлеге җәтмәгә күб­рәк аз керемле кешеләр, пенсионерлар, декрет ялында өйдә утыручы хатын-кызлар эләгә. Алар кесәлә­рендә тиешле сумма булмаганлыктан, якын-тирәдәге банктан югары процент белән акча алып, аны медицина оешмасына тапшырып кайтып китә. Акчаны банкка кире кайтарырга кирәк бит әле. Авыр хәл­дәге кешедән сораштыра башлагач: "Психологик басым булды, ниш­ләгәнемне үзем дә аңламый­ча калдым", - дип җавап би­рәләр икән. Беркатлы адәм­нәрне кайберсе ачык чырай, татлы тел белән юмаласа, икенчеләре хуш исле чәй эчертеп алдый.

Олы яшьтәге әби шундый оешмаларның берсендә 180 мең сум акча калдырып кайта. Нәрсә алган дисезме - матрас җәймәсе, мендәр һәм тезгә кия торган тасма... "Фир­­маның документларын карадык, әбигә саткан товар­ларның берсе дә медицина җиһазына керми иде, көн­күреш әйберләре генә. Ә шалтырату өчен телефон номерларын каян алалар? Бүген мәгълүмат базасын булдыру авыр түгел шул. Телефон номерын кулга төшергәч, чираттагы кор­банга шалтыраталар. Кемдер каршы килә, тыңлап та тормый. Квота, махсус программа буенча, бушлай дип сөйләгәч, ышанып куючылар да була. Яннарына килеп кү­ренгәч, йөз төрле чир табалар - йөрәгең какшаган, бавырың эштән чыккан, ашказаны асты бизең авырлык белән эшли, дип әйткәч, мес­кен әби-бабай исән калу өчен соңгы акчасын түләргә дә ризалаша, килешү төзи. Ирина Әхмәт­шина аңлату­ынча, килешү­не теләсә кайчан туктатып, акчаны кире кайтарырга була. Эш судка барып җит­мәсен өчен, га­дәттә, фирмалар да каршы килми. Мо­ның өчен башта ул фирмага барып, әлеге хез­мәтләрдән, товарлардан баш тарту турында гариза язарга кирәк.

Аннары банкка ба­расың. Банкка бәйлелек­тән, андагы процентлардан котылу өчен бу эшне тизрәк баш­карсаң яхшырак. Узган ел шундый хәсрәт фирмалардан 4 миллион сумнан артык акча кире кайтарылган. Беребезгә дә болай йөрергә язмасын! Яшәрү түгел бу, вакытыннан алда картаю.

Фәния Арысланова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X