Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

9 декабрь – Каһарманнар көне. Сугыш һәм хезмәт каһарманнарын әлеге истәлекле дата белән тәбриклибез!

9 декабрь илебездә Каһарманнар көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан без сугыш һәм хезмәт каһарманнарын әлеге истәлекле дата белән котлыйбыз! Хөрмәтле каһарманнар! Ил-көн алдында куйган хезмәтләрегез, күрсәткән батырлыкларыгыз өчен рәхмәт әйтеп, сезнең алда баш иябез. Форсаттан файдаланып, Баландыш авылында яшәүче "Республикабызның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы", Ленин һәм Хезмәт Кызыл байрагы...

9 декабрь илебездә Каһарманнар көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан без сугыш һәм хезмәт каһарманнарын әлеге истәлекле дата белән котлыйбыз!

Хөрмәтле каһарманнар! Ил-көн алдында куйган хезмәтләрегез, күрсәткән батырлыкларыгыз өчен рәхмәт әйтеп, сезнең алда баш иябез. Форсаттан файдаланып, Баландыш авылында яшәүче "Республикабызның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы", Ленин һәм Хезмәт Кызыл байрагы орденнары кавалеры 82 яшьлек Миңнегали Сафинның үзе һәм замандашлары исеменнән республика, район җитәкчелегенә чиксез зур рәхмәтен җиткерәбез. "Күптән түгел Теләче районының яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чараларына катнашып кайттык. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм башка бик күп дәрәҗәле кунаклар янәшәсендә искиткеч матур концерт тамаша кылдык, замандашларыбыз белән очраштык, күңелебез бик булды", - дип хәбәр итте ул безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев