Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

96 яшьлек ветеран Барый Галиев бүген дә мәктәп елларын сагынып яши

Авыр сугыш елларыннан соң укучыларга белем, тәрбия биргән 96 яшьлек Барый Галиев бүген дә мәктәп елларын сагынып яши. Укучылары да остазларына тормышта һөнәрле иткәне өчен әле дә рәхмәтле. Хезмәт дәресләрендә генә түгел, түгәрәкләрдә дә ул егетләргә, кызларга иҗади яктан үсәргә мөмкинлек биргән. Заманында Барый Галиевның түгәрәкләрдә эшләгән иҗат җимешләре район,...

Авыр сугыш елларыннан соң укучыларга белем, тәрбия биргән 96 яшьлек Барый Галиев бүген дә мәктәп елларын сагынып яши. Укучылары да остазларына тормышта һөнәрле иткәне өчен әле дә рәхмәтле. Хезмәт дәресләрендә генә түгел, түгәрәкләрдә дә ул егетләргә, кызларга иҗади яктан үсәргә мөмкинлек биргән.

Заманында Барый Галиевның түгәрәкләрдә эшләгән иҗат җимешләре район, республика күргәзмәләрен бизи. Хезмәтенә күрә мактаулы исемнәргә лаек була. Ул ясаган зур, кечкенә шахматлар, шкафлар гаиләдә кадерле истәлек булып әле дә саклана. Бөтен гомерен мәктәпкә багышлаган мөгаллимнең тормыш иптәше Мәрьям ханым да укучыларга белем биргән. Ике кызы да әти-әнисе юлын сайлап, гомерләрен укытучылык хезмәтенә багышлаган.

"Яраткан мәктәбемдә эшләр идем, укучылар белән эшләү, аларны хезмәткә өйрәтү миңа ял бирде", - ди Барый ага.

Бүген ул Алан авылында кызы Рәйсә апа тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.

Эльмира Котдусова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев