Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ачлык афәтен җиңгән Мәшүдә әбинең тормыш юлы турында

Сугыш мәхшәрен үз җилкәсендә татыган, ачлыкны күргән өлкәннәр башкаларның нәрсәдер китереп биргәнен көтеп утыручылардан түгел, бар эшне үзләре башкарырга тырыша. Теләче авылында гомер кичерүче Мәшүдә Гайнуллина да шундыйлардан. Казаклар авылында туып үскән кызга бик яшьтән хезмәткә тотынырга туры килә. Мәктәптә укыганда ук, фермага барып, хуҗалыкка ярдәм итә. Сугыш башлангач, әтисе...

Сугыш мәхшәрен үз җилкәсендә татыган, ачлыкны күргән өлкәннәр башкаларның нәрсәдер китереп биргәнен көтеп утыручылардан түгел, бар эшне үзләре башкарырга тырыша. Теләче авылында гомер кичерүче Мәшүдә Гайнуллина да шундыйлардан. Казаклар авылында туып үскән кызга бик яшьтән хезмәткә тотынырга туры килә.

Мәктәптә укыганда ук, фермага барып, хуҗалыкка ярдәм итә. Сугыш башлангач, әтисе туган илен сакларга чыгып китә. "Әниебез җиде бала белән калды. Казанда тегүчеләр әзерли торган курсларга имтихан биреп кайткан идем. Укырга китәргә дип чыккач: "Эшчән кызымнан башка нишләрмен",-дип әнинең баскычта күз яшьләре белән елаганын күргәч, авылда калдым. Урман кисәргә җибәрделәр. Ул вакытта барасыңмы, юкмы дип сорап тору юк иде", - ди Мәшүдә әби, хәтер йомгагын сүтеп. Кул пычкысы белән төзелеш өчен кулланыла торган агачларны байтак кисәргә туры килә аңа. Кышкы салкында аягына кигән чабатасы таралып бетә.

Мәшүдә апаның әнисе бик тырыш кеше була. Алабута орлыгыннан ипи пешереп, ашарга яраклы үләннәрне җыеп, балаларын ачлык афәтеннән йолып кала. Бүген Мәшүдә апа урамда яткан ипи кыерчыгын күрсә, кадерләп кулына ала. "Аллага шөкер, өстәлләребез ризык белән тулы. Мондый мул тормышта яшәрбез дип төшкә дә кермәде", - ди ак әби. Урман кисүдән кайтканнан соң, ул туган авылында байтак еллар сыер сава. Ул чорда кул хезмәте белән башкарылган эшнең исәбе-хисабы булмый. "Яшь бозаулар чирләп киткәч, өйдән чәй алып килергә, хәтта шешә дә булмады, хәзер хуҗалыкта эш күпкә җиңеләйде", - ди, ул елларны искә төшереп.

Яшьлегендә Казаклар егете Фоат белән тормыш корып, бәхетле гомер кичергән. Мәшүдә әбигә бала сөю бәхете тимәсә дә, бүген ялгыз түгел. Туганнары, күршеләре сабыр әбине бер ялгызы калдырмый. Шунысын да әйтергә кирәк, алар гаиләдә җиде бертуган үскән. Бүгенге көндә Мәшүдә әбинең ике туганы гына исән.

85 яшьлек әби берничә ел элек изге хаҗ сәфәрендә дә булып кайткан. "Анда бөтенләй башка мохит, Ходайга шөкер, исән- имин әйләнеп кайттым, башкаларга да барырга насыйп булсын", - дип озатты безне биш вакытлы намаздагы Мәшүдә Гайнуллина.

Эльмира Әхмәтҗанова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев