Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Аграр яшьләр берләшмәсенең Теләче районында эшчәнлеге турында берләшмә җитәкчесе белән әңгәмә

Районыбызда 2011 елдан Аграр яшьләр берләшмәсе актив эшли. Максатлары - республика авыл яшьләренең социаль һәм экономик мөмкинлекләрен арттыру өчен уңай шартлар тудыру. Әлеге оешма яшьләргә нинди мөмкинлекләр бирә соң? Бу хакта тулырак Аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Сәринә Гафур кызы Йосыпова белән сөйләштек. - Авылда яшәүче күпсанлы яшьләрне берләштерү, аларның уртак...

Районыбызда 2011 елдан Аграр яшьләр берләшмәсе актив эшли. Максатлары - республика авыл яшьләренең социаль һәм экономик мөмкинлекләрен арттыру өчен уңай шартлар тудыру. Әлеге оешма яшьләргә нинди мөмкинлекләр бирә соң? Бу хакта тулырак Аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Сәринә Гафур кызы Йосыпова белән сөйләштек.

- Авылда яшәүче күпсанлы яшьләрне берләштерү, аларның уртак мәнфәгатьләрен кайгырту җиңел түгел. Беренчедән, безнең республиканың территориясе зур. Татарстанның һәрбер почмагында үзенең кабатланмас мәдәни, тарихи, милли үткәне бар. Икенчедән, бүгенге авылда чишелмәгән проблемалар шактый. Аларны хәл итү юлларын бергәләшеп эзләү җиңелрәк. Шуңа күрә безнең оешма, беренче чиратта, фикердәшләр, аркадашлар берлеге. Үзебезнең сафка яңа мөмкинлекләр ачарга теләгән һәрбер яшь кешене алабыз. Бездә эш оештыру, белем алу буенча, шулай ук иҗади яктан да үсеш алырга мөмкин. Яшьләргә яңа конкурслар, программалар турында мәгълүмат җиткерәбез, төрле чараларда катнашу һәм яңа белем алу, дистанцион уку мөмкинлеге бирәбез. ТР Аграр яшьләр берләшмәсе елга ике тапкыр "Активлар мәктәбе" үткәрә. Төп игътибар социаль проектлар төзүгә юнәлтелә. Аннан тыш, тренинглар, квест, төрле семинарлар, республика җитәкчеләре белән очрашу, түгәрәк өстәлләр уза. Шунда алган белемнәр нәтиҗәсендә без үзебез язган проектлар өчен 3 грант оттык. ТР Аграр яшьләр берләшмәсе һәм район җитәкчелеге ярдәме белән аларның икесен тормышка ашырдык, аллага шөкер. Ә инде өченче проектыбызны 2017 елда тормышка ашырырбыз дип уйлыйбыз.

- Дистанцион укулар турында әйтеп үттегез, ул нидән гыйбарәт?

- Хәзер авылда шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр саны күп. Шушы юнәлештә эшләүчеләргә ярдәм максатыннан төрле дәүләт программалары да эшләп килә. Финанс ярдәменнән тыш, бизнесны алып бару өчен экономик яктан да белем кирәк. Үз эшең өчен беренче адым - бизнес-план. Ул проектның нигезе булып тора. Ел саен ТР Аграр яшьләр берләшмәсе бушлай дистанцион укулар уздыра. Программа аша белем алган яшь кешенең экспертлар белән берлектә бизнес-планны яклау һәм аны төрле конкурсларга әзерләү мөмкинлеге бар. Укудан тыш, "ТРның авыл яшьләре" программасы кысаларында ел саен "Яшь эшмәкәрләр мәктәбе" үткәрелә. Монда бизнес белән шөгыльләнергә теләүче барлык яшьләр катнаша ала.

- Ә авылда эшләүче яшьләр өчен аерым конкурслар үткәреләме?

- ТР Аграр яшьләр берләшмәсе авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче яшь белгечләр өчен ел саен "Һөнәре буенча иң яхшысы" дигән конкурс үткәрә. Конкурс ике этапта, "Иң яхшы инженер-механик", "Иң яхшы бухгалтер-экономист", "Иң яхшы ветеринар", "Иң яхшы агроном", "Иң яхшы механизатор", "Иң яхшы зоотехник", "Иң яхшы терлекче-бозау караучы", "Иң яхшы машина белән саву операторы" номинацияләрендә үтә. Җиңүчеләр акчалата сертификат белән бүләкләнә. Призлы урын алмаучыларга да диплом белән акчалата бүләк каралган. Һәм иң үзенчәлеклесе шул: җиңүчеләр чит илдә бушлай һөнәри стажировка үтә ала. Быел бу конкурс 28-29 октябрь көннәрендә Казанда уза. Катнашырга теләгән һәр яшь белгечкә 22 октябрьгә кадәр автоматлаштырылган мәгълүмати система сайтында теркәлергә мөмкин.

- Әлеге конкурста катнашу өчен сезнең оешмада тору мәҗбүриме?

- Юк, мәҗбүри түгел. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче 18-35 яшьлек һәр кеше әлеге конкурста катнашырга хокуклы. Гомумән алганда, сораулары булган яшьләр sarbinaz_88@mail.ru адресына хат юллый ала. ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең төп сайтына кереп, мәгълүмат алырга, шулай ук контактлар челтәрендә РОО АМО РТ группасына кушылырга мөмкин.

Әңгәмәдәш - Алинә ШӘМӘРДАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев