Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Агролак” ширкәте механизаторлары Баһавиевлар

Җаваплылыгы чикләнгән "Агролак" ширкәте механизаторлары аталы-уллы Гомәр һәм Таһир Баһавиевлар турында повесть-романнар язсаң да жәл түгел. Чөнки алар мондый кадер-хөрмәтне фидакарь һәм намуслы хезмәтләре белән яулаганнар. Аеруча өлкән буын вәкиле Гомәр аганың ил-көн алдында куйган хезмәте мактауга лаек. Ул сызган буразналар белән Җир шарын берничә тапкыр әйләнеп чыгарга мөмкин булыр...

Җаваплылыгы чикләнгән "Агролак" ширкәте механизаторлары аталы-уллы Гомәр һәм Таһир Баһавиевлар турында повесть-романнар язсаң да жәл түгел. Чөнки алар мондый кадер-хөрмәтне фидакарь һәм намуслы хезмәтләре белән яулаганнар. Аеруча өлкән буын вәкиле Гомәр аганың ил-көн алдында куйган хезмәте мактауга лаек. Ул сызган буразналар белән Җир шарын берничә тапкыр әйләнеп чыгарга мөмкин булыр иде. Дүрт дистәдән артык гомерен ул "тимер ат" белән басу-кырларда уздырган. Хезмәт ветераны бүген дә кул кушырып утырмый, улы Таһирга кул алмашы итеп алынган. Улы турында сүз чыккач, Гомәр ага аталарча горурлык хисе кичереп: "Елдан-ел остара, камилләшә. Бирсен Ходай, безгә лаеклы алмаш булып өлгерде," диде. Тракторларының иске булуы куркытмый аларны. "Карап, кадерләп торганда алар йөри әле," - диде алар бертавыштан. Яңа чылбырлы тракторга тиенәчәкләренә дә өметләре юк түгел. Әкренләп булса да, өстән эшкәртүдән китеп, җирне сука белән эшкәртә башлаганыбызга да нык сөенә аталы-уллы Баһавиевлар. Хак юл булмаса, борынгы бабаларыбыз җирне агач сука белән сөрмәс иде. Ә Баһавиевларның сукалары пәке йөзедәй ялтырап тора. Эшләгәнгә, тик тормаганга күрә әнә шулай матур булып, күзне чагылдырырдай итеп ялтырый ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев