Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Металлург" командасын отты

Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты кысаларында Магнитогорскиның "Металлург" командасыннан өстен чыкты. "Татнефть Арена" боз сараенда узган әлеге матч Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре файдасына 4:0 (1:0, 1:0, 2:0) исәбенә төгәлләнде. Боз хуҗаларыннан алкаларны Иржи Секач (20 нче һәм 56 нчы минутлар), Владимир Ткачев (27 нче минут) һәм Никита...

Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты кысаларында Магнитогорскиның "Металлург" командасыннан өстен чыкты.

"Татнефть Арена" боз сараенда узган әлеге матч Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре файдасына 4:0 (1:0, 1:0, 2:0) исәбенә төгәлләнде. Боз хуҗаларыннан алкаларны Иржи Секач (20 нче һәм 56 нчы минутлар), Владимир Ткачев (27 нче минут) һәм Никита Язьков (51 нче минут) кертте.

Беренче период азагына кадәр "Ак Барс"ның өстенлеге сизелерлек булса да, исәп тигез иде. "Ак Барс" бары период азагында гына уңышка ирешә алды: аз составта үз капкасын яхшы саклаган боз хуҗалары состав тигезләнү белән яхшы һөҗүм оештырды һәм Иржи Секач исәпне ачты.

Икенче период башында Владимир Ткачев сакчы Альбер Яруллинның шәп пасыннан соң исәп аермасын ике алкага җиткерде. Уенның икенче периоды Федор Малыхин белән Владислав Калетникның тукмашып, 5 минутка штрафка тартылулары белән дә истә калды.

Ә өченче периодта Никита Язьков һәм кабат Иржи Секач уенга зур исәп аермасы белән нокта куйды - 4:0.

Бу "Ак Барс" командасының үз бозында рәттән ике уенда зур исәп белән уңышка ирешүе булды. Ике көн элек Казан хоккейчылары "Трактор" командасын тар-мар иткән иде (7:1).

Шунысы да игътибарга лаек: Эмиль Гарипов сезонда икенче тапкыр капкасын "коры" калдырды. Ә Владимир Ткачев быелгы сезонда 14 нче алкасын кертсә, 21 яшьлек Никита Язьков ике уен рәттән уңышка ирешә.

"Ак Барс" Көнчыгыш конференциядә беренче урында баруын дәвам итә.

24 октябрьдә "Ак Барс" Казанда Екатеринбургның "Автомобилист" командасы белән очраша.

КХЛ. Даими чемпионат. "Ак Барс" (Казан) - "Металлург" (Магнитогорск) - 4:0 (1:0, 1:0, 2:0).

1:0 Секач (Ландер, 19:07)
2:0 Ткачёв (Клинкхаммер, Яруллин, 26:43)
3:0 Язьков (Малыхин, 50:51)
4:0 Секач (Ландер, 54:30).

Капкачылар: Гарипов - Кошечкин.

Фәрит Салихов

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев