Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында үз бозында "Сочи" командасына оттырды. "Татнефть Арена" боз сараендагы матч кунаклар файдасына 5:0 исәбенә төгәлләнде.
Матчның беренче периоды гына бераз ялыктыргыч булды: ике команда да исәпне ача алмады. Икенче периодта да бер генә голның шаһите булдык - "Сочи" хоккейчылары күплектә уйнаудан...
Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында үз бозында "Сочи" командасына оттырды. "Татнефть Арена" боз сараендагы матч кунаклар файдасына 5:0 исәбенә төгәлләнде.
Матчның беренче периоды гына бераз ялыктыргыч булды: ике команда да исәпне ача алмады. Икенче периодта да бер генә голның шаһите булдык - "Сочи" хоккейчылары күплектә уйнаудан оста файдаланды. Гол авторы - Михаил Мамкин.
Уенның соңгы периодында Эмиль Гарипов саклаган капкага "голлар яңгыры" яуды - "Сочи" хоккейчылары җавапсыз 4 алка кертә алды.
Шулай итеп, "Ак Барс" сезон башындагы 4 җиңүдән соң беренче җиңелү ачысын татыды. 6 сентябрьдә Казан хоккейчылары Екатеринбургта "Автомобилист" командасы белән очраша. Матч Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатьтә башлана.
КХЛ. Даими чемпионат. "Ак Барс" (Казан) - "Сочи" - 0:5 (0:0, 0:1, 0:4).
0:1 Мамкин (Лапенков, Цветков, 25:39, күплектә)
0:2 Щегольков (Хомицкий, Падакин, 46:54)
0:3 Лапенков (Падакин, 54:27, күплектә)
0:4 Уэллман (Коллинс, 55:56)
0:5 Иванов (Гребенщиков, Хохлов, 57:10).
Капкачылар: Гарипов - Шикин.
Нет комментариев