Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ак хыяллар !!! Ак болытлар кебек

Сиренэ Гатиятова шигырьләре

Ак хыяллар !!! Ак болытлар кебек
Китеп бара,кунел кугеннэн...
Мамык кебек жинел,йомшак алар,
Чистарактыр кебек уземнэн...
Буй житмэслек хыял куклэренэ
Менэр чаклар уткэн...белэмен!
Утэлмэгэн хыял- ымсындыра
Шуна озелэме,узэгем?
Канатларым булса,очар идем,
Ак болытка карап,биеккэ!
Жилгэ эйтсэм,бэлки сине алып
Илтер иде тиле яшьлеккэ!
Хыялларнын чиста ,матурлары
Яшьлек белэн бэйле тугелме?
Хозурланып шунда барыйм эле
Бер минутка йомып куземне!

 

*Юл газабы*

"Юл газабы- гур газабы "-диеп,
Сойлэп туймый иде,олылар!
Хэзер исэ шэхэр араларын
Жилдэн житез утэ юлчылар!
Казан белэн район арасында
Автобуслар йореп торганда,
Барча халык этеш- тортеш белэн
Кереп урнаша иде, шуларга...
Егерме дурт урын! Утырганнар
Басканнардан кубрэк интеккэн!
Шофер чыгып этеп кертэ иде,
Узе йори торган ишектэн!
Милициялэр дэ туктатмаган,
Курсэлэр дэ шыгрым тулганын..
Куркыныч дип каеш тагылмаган
Хэтерлэмим,хэтта булганын!
Каеш кирэкмени,селкенмичэ
Ике сагэть кайткан кешегэ!
Кисмэклэрдэ яткан балык кебек,
Сулар хава очен интегэ...
Эле ул гынамы! Киткэн чакта
Зур(ы)рак була иде,биштэрлэр
Бэрэнгесе тузгэн,сот,майлары...
Тик ватыла иде,кукэйлэр...
Сагынып сойлэр вакыт артта калган,
Автобуслар инде йормилэр...
Без кичергэн юлнын газапларын
Яна буын курми,белмилэр...
Шофер абыйлар да картайгандыр,
Олыгаеп барам,узем дэ...
Исэн- имин юлда йорткэн очен
Рэхмэт укыйм сезгэ,буген дэ!

 

Башын имэ,сине тубэнсетеп
Эндэшуче хэрчак табыла!
Бер елмаеп жибэр,борчылсыннар!
Сузе барып житмэс,жанына!
Читлэр борчылудан тэмен тапкан
Начар кунеллелэр аз мени?
Кысылмагыз кеше тормышына,
Бу доньялар безгэ тар мени?
Борчу казаннары буш тугелдер,
Хэр кемнен дэ тулы кунеле...
Миндэ генэ диеп,озгэлэнмэ!
Сабыр итеп тот син,узенне!
Гомер утэр,кемнен кем икэнен
Вакыт уткэч,танып белерсен!
Дустым диеп,серен алганнарнын
Чын йозлэрен шунда курерсен!
Донья бит ул гел эйлэнеп тора,
Чын дусларын утэр сынауны!
"Э мин узем? - дуска лаек микэн?"
Биреп кара,син бу сорауны....

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев