Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Акчаны эшләп алалар аны»

Лилия Әмирен кочагына алган килеш утыра да утыра. Караватына салырга курка - бала тагын ютәленә буылачак. Тәненең кайнарлыгы Лилиянең кулын пешерә кебек. Градусник куярга да курка - кырыкка менгәндер инде, Ходаем... Дару төймәсен төеп эчерергә маташкан иде, кая ул! Алты ае да тулмаган сабый бит, ничек аңлатасың аңа ни эшләргә...

Лилия Әмирен кочагына алган килеш утыра да утыра. Караватына салырга курка - бала тагын ютәленә буылачак. Тәненең кайнарлыгы Лилиянең кулын пешерә кебек. Градусник куярга да курка - кырыкка менгәндер инде, Ходаем... Дару төймәсен төеп эчерергә маташкан иде, кая ул! Алты ае да тулмаган сабый бит, ничек аңлатасың аңа ни эшләргә кирәген!

- Алтыным минем, ничекләр итеп җиңеләйтим соң хәлеңне?..

Ул инде бөтенләй каушады, зиһене чуалды.

Дамиры да, килеп, әнкәсенең алдына башын куйды. Анысына өч яшь тә юк әле, шулай да өйдәге хәлләрне аңлый, балакаем. Бигрәк сабыр шул ул. Үзенә уен табып йөри-йөри дә, тып-тып басып, әнисенең "хәлен белеп" китә.

- Ашыйсың киләдер инде, бәбкәм. Хәзер сөт булса да җылытып бирермен үзеңә. Энекәшең ныклабрак йоклап китсен дә...

Шулай икән шул, әбисе дөрес әйткән: хатын-кызның тормышы "бала булганчы" һәм "бала тугач"ка бүленә икән. Хәзер Лилиянең күзенә шушы ике бәләкәчтән башка берни дә күренми.

Өйалды ишеге шыгырдап ачылды. Керүче "шап-шап" итеп итекләренең карын какты. Лилиянең эченә җылы йөгерде.

- Апа, мин әле бу... - Күрше урам кызы Рима икән, Лилия җитәкләгән класстан. - Дамирны үзебезгә алып чыгыйм дигән идем...

- Чыгарсың, акыллым, бигрәк яхшы булыр. Энекәше чирләп китте бит әле менә, аңа да иярмәгәе... Син башта йөгереп кенә медпунктка менеп төшче... Лилия апа бик үтенеп сорады, диген. Юк, туктале, башта мичкә бер-ике пүлән утын кертеп атсаң... Иртән яккан килеш, сарайга да чыга алмый утырам. Ут яна, балакаем... - Лилия яшенә тыгылды.

Рима аңа аптырап карап торды. Укытучы апасын мондый хәлдә күргәне юк иде бит. Ә-ә-ә... Башта кайсын эшләргә әле?..

...Иренең чыгып киткәненә өч кич була Лилиянең - кайнатасының вафат булу хәбәрен алганнар иде. Әмир ул киткән көнне үк кызыша башлады. Лилия тәмам хафага төште, бар белгәнен эшләп карады - файдасыз. Авылда сырхауханә юк, медпункт кына. Шәфкать туташы - Зәйнәп исемле япь-яшь кыз, өч-дүрт авылга берүзе хезмәт күрсәтә. Лилия Әмирен юрганга төреп, медпунктка үзе барып килмәкче дә булды. Бала шундук күгәреп катып елый башлый. Ара ерак, егерме градус суыкта ничек алып барып җиткерер ул аны? Ә Дамиры өйдә ялгызы нишләр?

Лилия мәктәптә чакта Дамирны Риманың Нәфисә әбисе карый. Әмирне икенче бала караучыга илтәләр. Көн дә шулай - Мәхмүт олысын җитәкләп, Лилия бәләкәен күтәреп, икесе ике якка китә дә, мәктәпкә урау юллар аша килеп керәләр.

Рима апасы Дамирны ярата, ял көннәрендә дә аны үзләренә алып китә. Бу юлы ник шулай озак керми торгандыр?

Пүләннәрне кертеп кенә атмады, мичкә ягып та җибәрде Рима. Авыл кызлары бар эшне белеп үсә шул.

- Аптыраган идек аны, ник күренми бу апа дип... Сезнең дәрес урынына гел математика керде.

Аптыраганнар... Беләләр бит инде укытучылар Мәхмүтнең өйдә юклыгын. Ник берсе килеп хәлен белешсен!

Рима Зәйнәпне дәшәргә чыгып чапты. Лилия тагын яшенә тыгылды. Әйткән иде аны берәү кибеткә ипи алырга кергәч: "Килмешәкләр басты авылны", - дип. Аларны институттан юллама белән җибәрделәр. Өч ел шушында эшләргә тиешләр - стипендия түли-түли, тулай торакта яшәтә-яшәтә, хөкүмәт тиккә укытканмыни! Эшләргә дип... Лилиянең әлләни эш күрсәткәне юк әле - бер-бер артлы ике бала алып кайтты. Декрет ялында озак булмады үзе, икесендә дә тапканчыга хәтле укытып йөрде - алыштырырга кеше юк, булдыра алсаң, эшлә, диделәр. Каршы килмәде - балаларын җиңел күтәрде, акчаның да кайчан артыгы булганы бар? Тик ахири булырлык дуслар табарга өлгермәде, менә хәзер сабакташлары монда булсамы?!

...Зәйнәп озак көттермәде тагын, рәхмәт инде. Бала аның кулына күчү белән бераз тынычланган кебек булды. Бик ипле, җайлы кыз ул Зәйнәп. Температурасын үлчәде, уколын кадады. Кычкыртып, тамагын карады. Кирәк даруларын үзе белән алып килгән - ничек эш итәргә кирәген аңлатты.

- Кичен тагын сугылырмын, - дип чыгып китте. Лилия өчен аннан да якынрак кеше юк хәзер бу авылда.

Дамирны Рима киендереп алып чыгып киткән иде, артыннан ук Нәфисә әбисе кереп җитте.

- Белмәдек бит чирләп ятканыгызны... Йөгереп кенә дәшеп чыгасың калган. Дамир бездә торып торыр. Шулкадәр ашыйсы килгән балакайның... - Кулларын мич каршысында җылытып алды да, Әмир янына килде. - Бар, үзең дә капкалап ал. Өчпочмак пешергән идем, суынганчы аша.

Лилиянең тагын күзләре яшьләнде. Юньле сүз ник еласыны китерә торгандыр ул.

Йомшарганын әби дә сизде:

- Үзең дә бала гына бит әле, нишләп бетәрсең инде...

Аннары Әмирнең сулышын тыңлап карады да:

- Бигрәк авыр хәле сабыйның. Әтисе кайтканчы түзеп бетәрме, - дип, Лилиянең йөрәгенә кабат шом салды.

...Шөкер, түзеп бетерделәр. Зәйнәпкә рәхмәт - көненә икешәр килеп хәлне белде. Бишенче көн киткәндә Нәфисә әби кабат керде:

- Бар, икесе белән дә утырып торам, дәресеңне калдырма, - диде. - Терелеп бетмәгән көе сабыйны әллә кая ташып йөрмәссең.

...Чираттагы педсовет утырышында сәбәпсез дәресләрне өзгән укытучыларның тәртибен тикшерделәр. Андыйлар икәү иде - тарих укытучысы Рамилә белән Лилия. Рамилә шундук чәчрәп чыкты:

- Нишләргә тиеш идем соң мин? Өемдә телефон да юк бит минем сезнең кебек! Температуралы көе балалар янына килергәме?! Авыруымны аларга йоктырыргамы? Әллә шул көе больничный артыннан район сырхауханәсенә чабаргамы? Автобус йөреп торса, бер хәер иде әле! Чирле көе юл чатында "голосовать итәсе", өч көннән ул больничныйны яптырырга кабат барасы, аннары кабат чир ияртеп кайтасы...

Рамиләне көчкә туктаттылар. Аның хакында кабат сүз күтәрмәделәр. Ни дисәң дә, ул шушы авыл кешесе, килмешәк түгел. Андыйларга нишләсәләр дә килешә. Лилия алай булдыра алмый. Ишетелер-ишетелмәс кенә:

- Зәйнәп биргән справкам бар... - дия башлаган иде, завуч Дамирә Билаловна аның башына суккандай итте:

- Справка документ түгел! Сигез көн сәбәпсез-нисез эшкә килмәдең! Ник килмәгәнеңне хәбәр дә итмәдең! Ирең өйдә булмагач, эшкә баруны да кирәк тапмадыңмыни?

Завучның тавышы калайга суккан шикелле яңгырый. Халык, тып-тын калып, аны тыңлый. Мөгаен, аңа ышаналардыр, Лилиягә нәфрәтләнеп карыйлардыр. Лилия, башын күтәреп: "Сигез түгел, дүрт", - дип медердәгән иде, Дамирә учы белән өстәлгә үк китереп сукты:

- Менә учет дәфтәре - бар да язылган! Эшләргә түгел, бала табарга гына җибәргәннәр сине безнең авылга! Ә акчаны аны эшләп алырга кирәк!

Лилия яшьле күзләре белән бер почмакка сеңеп утырган Мәхмүткә күтәрелеп карады. Ник ул берни дә дәшми?! Янәшәсендәгеләргә күз салды - алары да башларын аска игән. Директор йөзен учларына салган, тын гына утыра, нәрсә уйлаганын белеп булмый. Хәер, элегрәк тә педсоветта төп сүзне ул түгел, завуч әйтә кебек тоела иде.

Дамирә Билаловна сөйли дә сөйли; сыек аксыл чәчләре, тирләп, маңгаена ябышкан, зәңгәргә су кушып болгаткан төсле күзләре Лилияне чукып-чукып ала кебек; шактый җәенке авызы эченнән көмеш тешләре ялтырап күренеп китә - дошманын кабып йотарга әзерләнгән ерткыч җанвар, диярсең. Лилия аңа җирәнеп диярлек карады, һәр әйткән сүзеннән кайнап утырды.

Аннары... акрынлап тынычлана барды - бөтенесе дә завуч ягында, икенче якта бер Лилия генә - шулай булгач, ни дисәң дә, гаеп аның үзендәдер. Ул бит дәресләренең берсеннән чыкты, икенчесенә керде, завуч белән күрешмәде дә - Нәфисә әбине алыштырырга дип, тизрәк өенә чапты. Үзе гаепле, килгәнен-киткәнен әйтеп йөрергә кирәк иде. Шуңа да "минус" сигез көнгә куелган инде... Справканың документ түгеллеге дә хак. Район сырхауханәсенә бала күтәреп чыгып китә алмаганына да завуч гаепле түгел. Өендә телефон юклыкка да. Тәртибе шулай булгач... ул дөресен әйтә.

Педсовет Лилиянең сигез көнлек хезмәт хакын тотып калырга дигән карар чыгарды. Жәл, билгеле. Акчаны болай да санап кына бирәләр бит аны.

Ярарсана. Балалар авырмасын. Ире сау булсын. Калганы ничек тә җайланыр...

Ләлә САБИРОВА. Казан.

Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев