Теләче Информ

«Акчасы гына булсын, хатын-кыз әллә нинди ирләргә дә түзә»

Газетаның соңгы санында "Тиңме, түгелме?" дигән хат басылып чыккан иде. Бик бай яшәгән гаиләләрдә дә аерылышалар дип яза автор. Берни эшләмичә көннәр буе ирен эштән көтеп яткан хатыннарга бик күңелсез икән. Укыдым да, чынлап та шулай була ала микәнни соң ул, дип куйдым. Юктыр, ышанмыйм! Өстең бөтен, тамак тукта ничек...

Газетаның соңгы санында "Тиңме, түгелме?" дигән хат басылып чыккан иде. Бик бай яшәгән гаиләләрдә дә аерылышалар дип яза автор. Берни эшләмичә көннәр буе ирен эштән көтеп яткан хатыннарга бик күңелсез икән. Укыдым да, чынлап та шулай була ала микәнни соң ул, дип куйдым. Юктыр, ышанмыйм! Өстең бөтен, тамак тукта ничек инде "күңелсез" дип зарланырга була? Башка сыя торган әйбер түгел бу минем өчен. //Безнең авыл гыйбрәте//

Иртән торып эшкә чыгып чабасы булмагач, рәхәт бит инде. Бигрәк тә шәһәр җирлегендә яшәгән кешегә. Хисләнеп китеп, үземне шушы хатын урынына куеп карадым әле. И-и, мин булсаммы? Белер идем мин көнемне ничек уздырырга кирәген! Акчам булса, көн дә бассейнга йөзәргә йөрер идем. Анда барып кире әйләнеп кайтканчы гына да ярты көн вакыт узадыр ул. Гаилә булгач, кибетләргә барырга кирәк. Ашарга көн саен алырга кирәк бит. Теләгән нәрсәне алып кайтып, көн дә тәмләп ашарга пешерер идем. Итен дә, жәлләп кенә түгел, ә тутырып салыр идем. Ул җиләк-җимеш, килосы меңәр сумлык чикләвекләр турында әйтмим дә! Акчасы булган кешегә боларның берсе дә проблема түгел бит инде. Көннең калган вакытын да менә дигән итеп үткәреп була инде: кино карап, телләр өйрәнеп, рәсем ясап була. Минем, мәсәлән, бәләкәй чактан чынга ашмый калган хыяллар бик күп. Чөнки әниләрнең мине кая да булса йөртергә артык акчалары юк иде. Мәктәп кирәк-яраклары, тормыш өчен иң кирәкле дигән әйберләр генә алына иде. Әле шулай да бик таман гына яшәдек, артык бер тиен дә булмады. Рәсемгә дә шуңа күрә йөреп булмады. Зур үссәм дә, матур итеп рәсем ясаучыларга хәзер дә бик сокланам мин. Берничә генә төстән дә әллә нинди рәсемнәр ясаучылар бар бит. Акчасы булган кешегә ничә яшьтә дә соң түгел анысы. Түлә генә - өеңә килеп теләсә нинди дәресләр биреп китәләр. Ә абыйның баянга йөрисе килде. Әмма әлеге дә баягы акча юклык аны да чабуыннан тартты. Армиядән кайтып эшкә урнашкан абый беренче хезмәт хакына гади генә гармун алып җибәрде җибәрүен. Үзлегеннән бераз гына уйнарга да өйрәнде. Хәзер дә күңел өчен кайчак тартып утыра шуны, әмма барыбер үзе теләгәнчә түгел инде ул аның.

Кесәңдә акчаң кыштырдап торса, ябык ишекләр ачыла, яшәве рәхәтрәк тә, күңеллерәк тә инде ул, ничек күңелсез булсын ди. Акчаң була торып күңелсез яшәргә бик каты тырышырга кирәктер. Ирем миңа шундый иркен тормыш бирә алса, мин аңа теләсә нинди ахмаклыкларын да гафу итәр идем. Бу язмада язганнар, имеш, ирнең сөяркәсе булган икән дә, хатын шуңа түзмичә киткән икән. Сөяркә байларда гына түгел, безнең ише уртакул хәерчеләрендә дә бар ла ул! Сөяркәләрнең бөтенесе дә машина яисә фатир, тун ише кыйммәтле бүләкләргә өмет итми бит ул. Күпләре бер-ике капчык бәрәңгегә, симертергә алынган үгезен ел дәвамында тотарлык азык кайтарып аудара торган иргә дә риза. Араларында төрлесе бар инде. Кемдер "бергә-бергә җылы машинада эшкә йөрергә уңайлы" булганга сөяркә булып яши, икенче берәү бакчасын сукалатырга тракторы булган иргә риза. Мин боларны каяндыр уйлап чыгарып та сөйләмим сезгә, барысы да авылдашлар алар минем. Бар да күз алдында, белеп торабыз, әмма күрмәмешкә салышабыз. Болар янына килгәләп йөргән ирләр шуннан артыгын бирә дә алмыйлар инде аларга. Кайсынадыр салам-печәне бушка килә, бу шуннан файдаланып читләр янына йөри. Икенчесенең үзенең тракторы бар, сезонында ул шуның белән акча эшли. Сөяркәләрнең берсе дә шуннан артыгына өметләнә алмый инде. Кая ди ул машиналар яки туннар анда! Аллам үзе сакласын инде, минекенең сулга йөргәнен сизгәнем юк. Әмма шулай булса да, йөз процент кем ышанган ди аларга? Әмма, әйтәм бит, мине эшләтмичә, балаларыбызны үзе тапкан белән генә үстереп булырдай тормышта яшәтә икән, мин иремә бөтен булган сөяркәләрен дә гафу итәр идем. Чөнки сөяркәләрне байлар гына түгел аны, безнең авыл ирләре дә тота. Үзем сөйлим, үземнең исемә күптән түгел генә булган бер вакыйга килеп төште. Шунысы белән дә уртаклашыйм әле. Минем бертуган апам бар. Гаиләсе белән күрше авылда гына яшиләр. Шул шалтырата беркөнне. "Күршебез Сания апа хастаханәгә кереп ятты. Улы Рамил икенче көнне үк ниндидер бер хатын алып алып кайтты моның", - ди. Рамил кайчандыр бер өйләнеп караган булган. Әмма яшәп бетә алмыйча, туган йортына кире әйләнеп кайткан да, хәзер әнисе белән яшиләр иде. Ә менә хәзер әнисенең өйдә түгеллегеннән файдаланып, хатын алып кайткан бу. Ә теге үзе генә түгел, өч баласын да иярткән. Авыл кешеләре, бигрәк тә күрше-күлән, карап кына тора бит инде ул. Апа да күреп калып, бу хатынның кемлеген, кайсы авылдан икәнлеген көнендә үк белешкән дә. Ирсез генә яшәүче ялгыз хатын ди бу. Тормышы авыррак, ихатасында мунчасы да юк ди. Кем дәшә, шуларга йөри икән бу. Бу юлы менә Рамил дәшкән килеп чыга инде. Апа әйтә, өч көн рәттән мунча якты Рамил, ди. Хатын-кыз, мескен, ничек тә тормыш тартырга тырыша инде. Бер дә үзе генә килмәгән бит, берсеннән-берсе кечкенә өч баласын ияртеп килгән. Кемдер, менә, мунча хакына булса да иргә риза. Аллам үзе сакласын инде шушы көнгә төшәргә, Ходаем. Тормышның бөтен ачысы-төчесе күз алдымда булганга күрә, "акчасы булса да, миңа мондый ир кирәкми", дип язылган сүзләргә бик ышанып бетмим мин. Чөнки тормыш миңа гел киресен күрсәтә: акчасы гына булсын, хатын-кыз әллә нинди ирләргә дә түзә ул. Калганы - кино гына аның.

Реклама

Миләүшә Х., Мамадыш районы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: