Акулалар филдән дә авыррак булырга мөмкин
Акулалар диңгезләрдә, океаннарда һәм Көньяк Американың Атлантик океан яр буйларындагы елгаларда яши. Алар — Җир шарындагы иң зур балыклар.
Тәннәре озынча, торпеда кебек. Кайбер акулаларның авырлыгы 22 тоннага (филдән дә авыррак!), озынлыгы 18-20 метрга (автобустан да озынрак!) кадәр җитә. Шул ук вакытта чәнечкеле акулаларның озынлыгы 20 сантиметрдан артмый.
Тиреләре кытыршы һәм тәңкәләр, күпсанлы тешчекләр, тешләр белән капланган. Тәңкәләре очлы һәм үткен. Шуңа күрә кайчагында сәгатенә 40 километр тизлек белән йөзеп бара торган акуланың аз гына кагылып китүе дә җәрәхәт ясарга мөмкин. Тешләре очлы һәм алар бик еш (якынча мең мәртәбә) алышынып тора: алгы рәттәге тешләре төшә, арткы рәткә яңа тешләр чыга бара.
Син беләсеңме? Акулалар әйберләрне ак яисә кара төстә итеп кенә күрә.
Акулалар — ерткыч балыклар һәм аларның кеше өчен дә куркынычлары бар. Исне бик яхшы сизәләр, суның аз гына тирбәнешләрен дә тоялар. Шуңа алар кешеләр йөзгән яки кан исе килгән урынга бик тиз килеп җитәләр һәм шунда ук һөҗүм дә итәләр.
Ләкин барлык акулалар да ерткыч түге. Араларында планктон, медуза, вак балык белән туенучы акулалар да очрый.
Акула ите азык итеп файдаланыла, бавыры һәм йөзгечләре бигрәк тә кыйммәтле санала. Кайбер төрләрнең бавырларында 60-70% май һәм күптөрле витаминнар була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев