Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Акыллы Казан" проекты балаларны фәнни Яңа ел бәйрәменә чакыра

Балаларыгыз өчен мондый Яңа ел бәйрәме оештырганыгыз бармы икән? Мөгаен, юктыр! Һәм менә ни өчен: 1. Без "шоу" күрсәтмибез, ә сезнең балагыз залда тик утырып тормый. Ул безнең лабораториядә булган вакыйгаларның үзәгендә катнаша. 2. Әлбәттә, Яңа ел - бәйрәм ул. Ләкин без фәнне фокуслар һәм аниматорлар белән алмаштырмыйбыз. Без фәнне...

Балаларыгыз өчен мондый Яңа ел бәйрәме оештырганыгыз бармы икән? Мөгаен, юктыр!

Һәм менә ни өчен:

1. Без "шоу" күрсәтмибез, ә сезнең балагыз залда тик утырып тормый. Ул безнең лабораториядә булган вакыйгаларның үзәгендә катнаша.

2. Әлбәттә, Яңа ел - бәйрәм ул. Ләкин без фәнне фокуслар һәм аниматорлар белән алмаштырмыйбыз. Без фәнне балаларга кызыклы булырлык итеп аңлата беләбез. Алып баручылар ролендә - бары тик чын галимнәр генә.

3. Сезнең балагыз үз куллары белән эксперимент ясый. Физика, химия, биологиядән тәҗрибәләр башкара. Агуга каршы чара синтезлыйбыз, җәнлекләрнең өлешләрен тикшереп өйрәнәбез, тыгызлыкны билгелибез. Һәр эксперимент уенда катнашучыны Яңа ел квестының ахырына якынайта.

4. Квестның финалы - намус белән эшләп табылган Яңа ел бүләкләре һәм безнең алып баручыларны коткару. Исегездәдер, балагыз агуга каршы чара тапты, кислоталарны нейтральләштерде, туры килә торган ачкычны сайлады?!

5.Бүләктә конфетлар юк. Әйе, шундый бүләк тә була! Аның каравы, бүләк эчендә өйдә экспериментлар ясау өчен җыелма бар.

"Акылл Казан" проектыннан фәнни Яңа ел

20, 21, 22 декабрь.
7+

Билетны биредә алып була: https://goo.gl/ZmwfkP.

Белешмәләр өчен телефон: 240-30-97
http://matbugat"Акыллы Казан" проекты балаларны фәнни Яңа ел бәйрәменә чакыра.ru/news/?id=20850
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев