Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Алда зур бурычлар тора

2015 елның 12 гыйнварында Россия прокуратурасы 293 еллыгын билгеләп үтә.

1 772 е лның 1 2 гыйнварында Петр I "Яңа дәүләт органы - прокуратура төзү турында"гы Указга кул куя. Шул вакыттан бирле прокуратура иҗтимагый һәм сәяси тормыштагы үзгәрешләрне ил белән бергә кичереп килә. Тарихи үсеш юлында прокуратураның структурасы һәм функцияләре күптөрле үзгәрешләр кичерүгә карамастан, Петр I куйган бурычлар бүген дә үзенең актуальлеген һәм әһәмиятен югалтмый. Үзенең һөнәри бәйрәме көннәрендә район прокуратурасы 2014 елгы эшенә нәтиҗәләр ясый һәм алга яңа бурычлар куя. Узган елда да прокуратура җинаятьчелек белән көрәштә районның хокук саклау органнары эшен координацияләүгә аерым игътибар бирде, социаль сферадагы, коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү - эшчәнлекнең төп юнәлешләреннән берсе булды. 2014 елда теркәлгән җинаятьләр саны алдагы ел белән чагыштырганда күпкә кимеде. 2013 елда алар 70 булса, узган елда 21 (41,4%), шул исәптән авыр җинаятьләр саны 8 һәм 3 (62,5%) булды. Законнарны үтәү, кеше һәм гражданның хокукларын һәм иреген саклау өлкәсендә район прокуратурасы тарафыннан 600 закон бозу очрагы ачыкланды. Прокурор протесты буенча 46 законсыз акт юкка чыгарылды, судка гражданнарның хокукын, дәүләт һәм җәмгыятьнең мәнфәгатьләрен яклап, 301 дәгъва гаризасы җибәрелде, закон бозуларны бетерү буенча 88 представление кертелде, прокурор карары белән 30 зат административ җаваплылыкка тартылды, 5 җинаять эше кузгатылды. Районда хезмәт хакы түләү буенча законнарның үтәлеше аерым борчу тудыра. 2014 елда прокуратура тикшерүеннән соң 6,1 млн. сумнан артык хезмәт хакы түләнде. Әмма бу өлкәдә хәл тотрыксыз булып кала бирә, һәм прокуратура һәр хезмәткәрнең вакытында хезмәт хакы алуын тәэмин итүне бурыч итеп куя. Шулай ук прокуратура алдында гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан законнарны саклауны тәэмин итү юнәлешендә зур бурычлар тора. Район прокуратурасы коллективы гамәлдәге законнар белән үзенә йөкләнгән әлеге бурычларны тайпылышсыз үтәргә әзер. Прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан район прокуратурасы коллективын һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, законнарны ныгыту эшендә уңышлар һәм иминлек телим.

Рим Сөнгатуллин,

район прокуроры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев