Теләче Информ

Алдалап акча алучыларда саклану ысуллары

Бүген ялган ысул белән акча эшләүнең нинди генә төре юк. Шулар арасында иң киң таралганы - интернет, кесә телефоны аша кеше акчасына хуҗа булу. Мәсәлән, узган ел республикабызда интернет аша, кесә телефоны кулланып, 3578 урлау очрагы теркәлгән. Шул рәвешле күренми торган караклар үз эшен эшли. Бәлага тарыган улың яки кызың,...

Бүген ялган ысул белән акча эшләүнең нинди генә төре юк. Шулар арасында иң киң таралганы - интернет, кесә телефоны аша кеше акчасына хуҗа булу. Мәсәлән, узган ел республикабызда интернет аша, кесә телефоны кулланып, 3578 урлау очрагы теркәлгән. Шул рәвешле күренми торган караклар үз эшен эшли.

Бәлага тарыган улың яки кызың, туганың өчен ришвәт түләү иң киң таралган төрләрнең берсе. Узган атнада Казанда яшәүче 90 яшьлек К. ханымга мошенник: "Мәскәүдә яшәүче улыгыз полициягә эләкте, аны йолып калыр өчен фәлән суммадагы акча кирәк дип", - шалтырата. Билгеле инде, хәфевләнгән ана ике дә уйламыйча үлемтеккә дип җыйган 160 мең акчасын бернинди каршылыкларсыз мошенника биреп чыгара. Өстәвенә, мошенник ялган ышаныч кәгазенә кул куйдырырга онытмый. Янәсе, барысы да закон кысаларында башкарыла.

Кызганыч, әлегедәй төр җинаятьләр, хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан да, массакүләм-мәгълүмат чараларында да кат-кат әйтелсә дә, әледән-әле кабатланып тора. Мошенниклар атна саен дистәләгән татарстанлыны алдый, күбесенчә кармакка өлкән буын кешеләр эләгә. Әлеге төр җинаятьләр зур авырлык белән ачыла торганнардан санала.

Шулай ук уңай нәтиҗәләр дә юк түгел. Узган ел тикшерүчеләр телефон аша 37 мошенник гамәле кылган Самара колониясендә утыручы җинаятьченең эзенә төштеләр. Үзенең корбаннарына шалтыратканда ул үзен полиция хезмәткәре дип таныштырган. "Зыян күрүче"нең туганнарына шалтыратып, аны җинаять җаваплылыгыннан йолып калуны вәгъдә итә. Хәзер исә хөкем срогы үтүче җинаятьченең алдагы срогына тагын дүрт ел иректән мәхрүм итү срогы өстәлгән.

Телефон номерларының банк карталарына бәйләнгән булуы да караклар өчен файдага. Кеше телефон номерын алыштыргач, операторлар берникадәр вакыт узгач, ул номерларны башка кешегә сата. Ә оста караклар моннан файдалана. Район полиция бүлеге өлкән оператив хезмәткәре, полция майоры Юрий Стаценко әйтүенчә, нәкъ менә сим карталар ярдәмендә урлауга махсуслашкан караклар бар икән. Гадәттә алар сим-карталарны күпләп сатып ала да, телефон номерының кайсы мобиль банкка тоташканын ачыклый. Шул рәвешле, кешеләрнең шәхси исәп номерларын белә.

Шулай ук "Авита. ру" сайты аша алу-сату белән шөгыльләнүчеләр арасында да акчаларыннан колак кагучылар аз түгел. Әйтик, Мәскәү астында яшәүче берәү әлеге сайт аша юнь бәягә смартфон сатып алачагын белдерә. Бу юлы райондашыбыз 4 мең акчасыннан колак каккан. Монда да гади схема. Смартфон тәкъдим иткән сатучы, "сатып алучы" ның соравы буенча үзенең банк карталарының номерын әйтә.

Полиция хезәткәрләре әлеге төр караклык белән мөмкин булганча көрәшә. Әмма, быел, бу җинаятьләрнең өчтән икесе ачыкланмый калган. Чөнки күп очракта каракларның эзенә төшүе мөмкин түгел. Шуңа күрә район полиция бүлеге хезмәткәрләре банк карталары белән эш иткәндә халыкны аеруча сак булырга өнди. Бу хакта күптән түгел авыл җирлекләрендә булып узган җыеннарда да кат-кат әйтелде. Бу очракта беркайчан да беркемгә дә банк карталарының номерларын әйтмәвегез хәерле. Пин-кодны үзегез генә белегез, бу хакта хәтта банк хезмәткәрләре дә сорарга тиеш түгел. Товар сатып алганда сатучының үзе белән очрашканнан соң гына акчагызны түләгез. Әгәр дә сезне алдаганнар икән, тиз арада "02" номерына шалтыратып хәбәр итегез.

Фәнил Гаязов.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: