Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Алинә һәм Маратның уллары туды

1 июль көнне хезмәттәшебез Тиләҗе авылында яшәүче Алинә Искәндәр кызы Шәймарданова әни булды. Марат- Алинә! Сезне ихлас күңелдән улыгыз - Сәеднең якты дөньяга аваз салуы белән котлыйбыз. Ата-ана бердәм булса, бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык бәдәнле, зирәк акыллы, үзегез кебек тәмле сүзле булсын! Улы...

1 июль көнне хезмәттәшебез Тиләҗе авылында яшәүче Алинә Искәндәр кызы Шәймарданова әни булды.
Марат- Алинә! Сезне ихлас күңелдән улыгыз - Сәеднең якты дөньяга аваз салуы белән котлыйбыз. Ата-ана бердәм булса, бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык бәдәнле, зирәк акыллы, үзегез кебек тәмле сүзле булсын!
Улы барның үзе бар, кызы барның эзе бар диләр, эзле булырга да язсын үзегезгә!
Бәби туды, нинди шатлык бүген!
Җиткерәбез ихлас теләкне
Ак биләүгә салган нарасыйга
Бәхет булсын иң зур бүләге.
Сине хөрмәт итеп. иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрең - «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X