Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“АЛЛАҺКА ТАПШЫРДЫМ, ДИЯРГӘ КИРӘК”

"АЛЛАҺКА ТАПШЫРДЫМ, ДИЯРГӘ КИРӘК" Танылган фәлсәфәче Артур Шопенгауэр: "Кешенең язмыш дигәне - аның ахмаклыклары җыелмасы", - дигән. Әмма һәммәбез белә: Аллаһ теләмәсә, өстәлдә каршыбызда торган ризыкны, кул белән алып, авызга каба алмыйсың һәм берәү дә бу халәтеңне үзгәртергә сәләтсез. Язмыш нәрсә соң ул, дигән сорау туа. Аллаһы Тәгалә язган тәкъдирме,...

"АЛЛАҺКА ТАПШЫРДЫМ, ДИЯРГӘ КИРӘК"
Танылган фәлсәфәче Артур Шопенгауэр: "Кешенең язмыш дигәне - аның ахмаклыклары җыелмасы", - дигән. Әмма һәммәбез белә: Аллаһ теләмәсә, өстәлдә каршыбызда торган ризыкны, кул белән алып, авызга каба алмыйсың һәм берәү дә бу халәтеңне үзгәртергә сәләтсез. Язмыш нәрсә соң ул, дигән сорау туа. Аллаһы Тәгалә язган тәкъдирме, әллә тормыштагы эш-гамәлләребез нәтиҗәсеме? Әгәр язмышың белән килешмисең икән, аны ничек үзгәртергә? Болар хакында "Казан нуры" мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт МӨХЛИСОВ белән сөйләштек.
- Алмаз хәзрәт, тормышы үзе теләгәнчә бармаган кеше, язмышым авыр, ди. Язмыш авыр була аламы, аны сүгәргә ярыймы?
- Һәр мөселман ислам диненең алты нигезенә ышанырга тиеш. Болар - Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә, фәрештәләргә, изге китапларга, пәйгамбәрләргә, кыямәт көненә һәм үлгәннән соң терелүгә, яхшылык вә яманлыкның Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире белән бар ителүенә инану.
Кемдер: "Язмыш юк, һәркем аны үзе яза", - ди. Аллаһ сакласын, болай әйтү хак юлдан тайпылдырырга мөмкин. Хак Тәгаләнең һәркайсыбызга билгеләп куйган язмышы бар һәм тәкъдир шуның буенча үтәлә. Әлбәттә, Раббыбыз бу дөньяны безгә җәннәт итеп кылмаган: һәркемнең үз юлы, тормыш сукмагында төрле авырлыклар очрый, шатлык-куанычлары була. Кеше Аллаһка ышанып, Аңа тәвәккәл кылса, ул сынауларны җиңел уза. Сабыр иткән бәндәгә авырлык та җиңел кебек тоела. Тормышта нинди хәлгә юлыксак та, моның Аллаһы Тәгаләдән икәненә ышанырга һәм Аңа тапшырырга кирәк. Шул чагында авырлык та җиңеллеккә әйләнә...
- Ялгызлар күп. "Никахым күктә язылмагач, нишлим?" - диләр. Яки башка берәү ире (хатыны) белән гомере буе иза чигә...
- Һәр эштә сәбәп кылырга кирәк. Аллаһы Тәгалә шулай язган, дип күңелебезне тынычландырсак та, язмышка ышанып, ялкауга әйләнергә ярамый. Мөхәммәд (с.г.в.) юлчылардан: "Дөяләрегезне кая илттегез?" - дип сорагач, тегеләр: "Аллаһка тапшырдык", - дип җаваплаган. Рәсүлебез (с.г.в.): "Башта бәйләп куярга, аннары гына Аллаһы Тәгаләгә тапшырырга иде", - дигән. Яз көне Раббыбызга тапшырып бәрәңге утырткач, аның үскәнен тик көтеп ятмыйбыз. Чүбен утыйбыз, агуын сибәбез, башкасын эшлибез. Шул чагында гына Аллаһ уңыш бирә...
Зәлия САБИРОВА.

https://vk.com/irekmaydaniИрек Мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев