Алтыдан берне алгач, нәрсә булыр? Биш көн укуның ике ягы бар
Безнекеләр күршеләрдән калышырга теләми. Башкортстан мәктәпләре биш көнлек укуга күчкәч, Татарстанда да кайбер әти-әниләр кыбырсый башлады. Белгечләр исә биш көн укытуның хәерлегә китермәячәген искәртә. Бу яңалыкның тагын бер куркыныч ягы да булырга мөмкин: ул татар теленең мәктәпләрдән бөтенләй кысрыклап чыгарылуына китермәсме?
“СанПиНны үзгәртергә кирәк”
Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров биш көнлек укытуга күчүне укучыларның сәламәтлеген кайгыртуга бәйләп аңлаты. Янәсе, аларның йокысы туячак, ял көннәрендә әти-әнисе белән булачак. “Аларның мәктәптән сау-сәламәт булып чыгуын телибез”, – диде Хәбиров.
Күршеләрдәге үзгәреш бездәге урыс телле ата-аналар берләшмәсен (РоСТ) дә битараф калдырмады. Алар бу тәҗрибәне безгә дә кертергә кирәк дип, башкаларны үгетлиләр, рәсми оешмаларга хатлар язалар. Татарстан Президентына мөрәҗәгать итәргә җыеналар. “Минемчә, үз вакытында Мәгариф һәм фән министрлыгы бу хакта аңлатма биргәндә, әлеге мәсьәләне уку йорты мөстәкыйль рәвештә хәл итә дип белдерде инде”, – диде бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.
Балаларның бер көн артык ял итүен берәү дә күпсенми анысы. Тик мәсьәләнең икенче ягы да бар. Бер көнне алып аткан очракта, андагы дәресләрне кая куясы? Башка көннәргә ярамый, чөнки СанПиН кагыйдәләре бар. Кайбер белгечләр фикеренчә, дәресләр саны кыскару татар теле хисабына булырга мөмкин.
“Бу – сәяси тема, монда сүз балаларның сәламәтлеген кайгырту турында бармый”. Тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин әнә шулай ди. Аның фикеренчә, биш көнлек укуга күчү туган тел дәресләренең кимүенә китерәчәк. Биш көнлек укыту милли мәктәпләр өчен уйлап табылган әйбер түгел, ди ул.
– Президент бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдереп, күчү-күчмәүне мәктәпләр эше диде. Мәктәпләр ихтыярына калса, алар берсе дә каршы килмәячәк. Тел бетү мәктәп, бакчалар аша бара. Туган тел әти-әниләр гаризасы буенча укытыла. Ана теленнән имтихан бирдерү өчен дә көрәшүдән туктамаска кирәк. Биш көнгә калдыру зур зыян булачак, тел мәктәптән кысрыклап чыгарылачак. Башлангычта укымаганнар, билгеле, туган телне 5 нче сыйныфта сайламаячак, – ди Марат әфәнде. – СанПиН нормалары буенча башлангыч мәктәптә көнгә биш сәгать уку каралган. Әгәр көн саен алты сәгать кертелсә, ул вакытта фәннәргә зыян килмәячәк. Димәк, безгә СанПиН нормаларын үзгәртү өчен көрәшергә кирәк.
– Эчендә җаны булган кайсы ата-ана туган тел дәресләрен кыскарту бәрабәренә балаларын ял иттерергә теләр иде икән? Биш көнлек укытуны ОБЖ, физкультураның өченче дәресе, йә булмаса математика, дәүләт теле булган урыс теле хисабына хәл итмәячәкләр. Тагын татар теле зыян күрәчәк. Хәзерге вакытта туган телне башлангыч сыйныфта – 3–5, урта звенода өчәр дәрес укучы мәктәпләр бар. Бу сәгатьләр аннан соң бөтенләй кимеячәк, – ди Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире, өч бала анасы Айсылу Галиева. – Шимбә көнне укымыйлар дип, балалары белән ял итүче әти-әниләр саны артмаячак. Ял көннәрендә гаиләләре белән театр, музейларга баручы, паркларда велосипедларда йөрүчеләрне күргәнем юк. Булса да, алар аз гына. Әти-әниләрнең шимбә көнне сәгать 10га кадәр йоклыйсы киләдер, мөгаен.
“Кимчелеге – мәктәп компоненты булмау”
Казандагы 12 нче мәктәп директоры Ольга Трупп әнә шулай ди. Халык телендә “яһүд мәктәбе” дип йөртелүче уку йортының биш көнлек укытуга күчүенә 21 ел икән. Мондый бәхет башлангыч кына түгел, югары сыйныф укучыларына да эләгә. Мәктәптә 600дән артык укучы белем ала. Биш көн укуга карамастан, 11 нче сыйныф укучылары БДИны да яхшы тапшыра. Моңа кадәр шәһәр рейтингында өчлектән түбәнгә төшкәннәре булмаган.
– Заводта атнага биш көн эшлиләр. Ә мәктәптә балалар алты көн укый, ял көнне исә өй эше эшлиләр. Ял итәргә вакытлары калмый. Балаларын ял иттерергә теләгән әти-әниләр һәрчак вакыт таба, ә теләмәгәннәр ике көн буе да тик ятарга мөмкин, – ди Ольга Трупп. – Биш көн укытуның файдасы зур. Бердәнбер кимчелек – мәктәп компоненты юк. Өстәмә дәресләргә вакыт калмый, әйтик, химияне яки башкасын өсти алмыйбыз. Төп программаны укытабыз. Туган телгә берничек тә зыян килми. Ул бездә атнага бер генә сәгать. Ашханәдә туклану, түгәрәкләр буенча да проблема юк.
Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлеге рәисе Юрий Прохоров фикеренчә, укучыларның шимбә көнне әти-әниләре янында булуы әйбәт. Тик бу очракта алты көнлек йөкне биш көнгә бүләргә, башлангычта сәгатьләр санын арттырырга туры киләчәк.
– Биш көн укытып карадык, әмма балалар бик нык арый иде. Белемнәрендә дә әллә ни үзгәреш сизелмәде. Биш көн укытканда, укытучыга да өстәмә эш белән шөгыльләнергә вакыт аз кала. Шуңа күрә мин алты көнгә каршы түгел, – ди башлангыч сыйныф укытучысы Рәйханә Фәйзрахманова.
Сәгать санамыйлар
Татарстанның халык укытучысы, Бөгелмә шәһәренең 6 нчы мәктәп директоры Вячеслав Парфенов та алты көн укытуны хуплый.
– Белемле, тәрбияле балалар үстерәсе килсә, алты көн укытырга кирәк. Бездә бер генә әти-әнинең дә биш көнгә күчерегез әле дип сорап килгәне юк. Гашыйклар сәгатькә карамый, диләрме әле? Бу очракта да шулай. Укырга теләүчеләр сәгать санамый. Укучыларыбыз мәктәпкә хәтта ял көннәрендә дә бик теләп килә, олимпиадаларга әзерләнәләр, – ди директор. – Әти-әниләр уку биш көнгә калдырылганда, математика, урыс теле яки башка фәннең кыскарасын аңлап бетерми. Безнең мәктәптә һәрвакыт алты көнлек укыту булачак. Әгәр акчаны янга калдырасылары килә икән, ул вакытта 4 көн укыйк инде алайса.
Илшат Гафуров, КФУ ректоры:
– Башкортстанда яңалык әле генә гамәлгә керде. Башта проектның нәтиҗәсен карарга кирәк. Теләсә нинди реформаны тиз арада мәктәпләрдә тормышка ашыру проблемага китерә. Безгә инде федераль стандартларны, программаны кабат карарга туры килде. Казан мәктәпләрендә дә андый тәҗрибә бар. Әйтик, минем оныгым шимбә ял итә. Бу “бабай көне” дип атала. Оныгым белән вакытны бергәләп уздырабыз.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев