Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ананың бер көн эчендә ике игезәк баласы да фаҗигага юлыга

Арчада яшәүче өч бала анасының иртәдән күңеле тыныч булмый. Ханым моны бала табу йортында бәби көтүче кызы аркасында дип уйлый, бәхеткә каршы, бар да яхшы була - кызы сәламәт бала таба. Әмма ана йөрәге алдамый - гаиләгә ике бәла бер көнне килә. Аның 19 яшьлек ике игезәк улы бер үк...

Арчада яшәүче өч бала анасының иртәдән күңеле тыныч булмый.
Ханым моны бала табу йортында бәби көтүче кызы аркасында дип уйлый, бәхеткә каршы, бар да яхшы була - кызы сәламәт бала таба.
Әмма ана йөрәге алдамый - гаиләгә ике бәла бер көнне килә. Аның 19 яшьлек ике игезәк улы бер үк көнне фаҗигага дучар була. Мәктәп янындагы төзелештә эшләгән бер улы миксерны чистартырга дип бетон болгатучы җайланманың эченә керә. Машина кинәт кенә эшләп китә һәм ул шунда кысылып үлә. Аның игезәк туганы шул ук көнне юл-транспорт һәлакәтенә дучар була. Ул тән җәрәхәтләре ала, бәхеткә каршы, исән кала.

Төзелештә килеп чыккан фаҗиганың сәбәпләрен ачыклау бара.
http://intertat.ru/http://rsloboda-rt.ru/tt/yanalaklar/item/26883-ananyi%D2%A3-ber-k%D3%A9n-echend%D3%99-ike-igez%D3%99k-balasyi-da-fa%D2%97igaga-yulyiga.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев