Теләче Информ

Антибиотиклы ашамлыкларның зыяны турында ачыктан-ачык сөйләшү

Ел саен 15 мартта Россиядә Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне билгеләп үтелә. Традиция буенча ул ел саен нинди дә булса тематикага багышлана. Быел ул "Менюда антибиотиклар булмаска тиеш - Исключить антибиотики из меню" дигән девиз астында үтә. Бу турыда тулырак сөйләүне үтенеп, без Роспотребнадзорның Саба районындагы баш белгече Фидәния Габделхәбир...

Ел саен 15 мартта Россиядә Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне билгеләп үтелә. Традиция буенча ул ел саен нинди дә булса тематикага багышлана. Быел ул "Менюда антибиотиклар булмаска тиеш - Исключить антибиотики из меню" дигән девиз астында үтә. Бу турыда тулырак сөйләүне үтенеп, без Роспотребнадзорның Саба районындагы баш белгече Фидәния Габделхәбир кызы Шәйдуллинага мөрәҗәгать иттек.
- Фидәния Габделхәбировна, ни өчен антибиотиклар шул дәрәҗәдә мөһим темага әверелде?
- Белгәнегезчә, антибиотиклар йогышлы авыруларны дәвалауда киң кулланыла. Микробларның антибиотикларга каршы торучанлыгы елдан-ел арта бара, алар антибиотикларны "санга сукмый" башлый. Шунлыктан, йогышлы авыруларны дәвалаганда, аларның файдасы бик аз була яки бөтенләй дә тими. Өстәвенә, аллергия дә китереп чыгаралар.
- Моның сәбәбе нидә?
- Чөнки антибиотиклар кирәгеннән артык кулланыла башлады. Йөткерсәк тә, төчкерсәк тә, табиблар кушуы буенча да, үзбелдегебез белән дә дарулар эчәбез, антибиотиклар кулланабыз. Ә иң аянычы - ашаган ризыгыбыз, хәтта ит белән сөт тә антибиотиклар белән тулы.
- Ит белән сөткә каян эләгә соң алар?
- Антибиотиклар хайваннарны дәвалаганда бик күп кулланыла. Өстәвенә, җитештерүчеләр аны терлекне тизрәк үстерү максатыннан азыкка да кушалар. Кошчылык тармагында да шул ук хәл. Антибиотик кошның итендә генә түгел, йомыркаларында да була. Сөт продукцияләренә ул озак саклансын өчен кушыла.
- Антибиотиксыз балык ризыгы белән яшелчә һәм җиләк-җимеш кенә калды инде алайса?
- Балыкны ясалма сулыкларда үрчеткәндә антибиотиксыз эшләмиләр. Ә яшелчә һәм җиләк-җимешләрне озак саклансын өчен антибиотик белән эшкәртәләр. Кибет киштәләрендәге уенчыкка охшаган мандарин һәм алмалар атналар буе төс-кыяфәт үзгәртмичә юкка гына ятмый.
- Антибиотиклы ашамлыклардан ничек сакланырга соң?
- Иң беренче чиратта, ризыкның саклану срогына игътибар итәргә кирәк. Саклану срогы алты ай булган сөт янәшәсендә саклану срогы ике-өч көн булганы да ята. Ялтырап торучы алма, мандариннар янәшәсендә гадирәк кыяфәтлеләре дә була. Балык сайлаганда өстенлекне аларның ачык сулыкларда тотылганына бирергә кирәк.
Әңгәмәдәш - Фәнил Гаязов.
Р.S. 2015 елда Роспотребнадзорның Саба районы бүлеге кулланучылар хокукын яклау буенча Теләче районында бер планлы (азык-төлек белән сәүдә итү ноктасы), дүрт планнан тыш тикшерү (азык-төлек белән сәүдә итү нокталары) үткәргән. Кулланучыр хокукын яклап, район судына бер гариза бирелгән. 15 физик зат, 3 вазифаи зат, 10 шәхси эшмәкәр административ җаваплылыкка тартылган. Теләче районы буенча кулланучы хокуклары бозылу турында язмача дүрт мөрәҗәгать кергән. Шуларның берсе азык-төлек продуктлары, берсе сәнәгать товарлары сата торган сәүдә ноктасына, икесе электр челтәре кампаниясенә кагыла.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: