Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Аны бик хөрмәт итәмен, чиксез рәхмәтем белән дога кыламын" (рәхмәт хаты)

Авыруга ни кирәк? Авыруга назлы караш, җылы сүз кирәк. Авыру кеше шуларны тойса, авыруы җиңеләеп китә, күңеле күтәрелә. Унтугыз ел элек каты инфаркт кичердем, авыру үзем белән бергә яшәде. Шушы гомер эчендә күп тапкырлар өйгә авылыбыз фельдшеры Рузияне чакырырга туры килде. Күрше авылда яшәсә дә, кар-буран, җил-яңгыр димәде, табигатьнең нинди...

Авыруга ни кирәк? Авыруга назлы караш, җылы сүз кирәк. Авыру кеше шуларны тойса, авыруы җиңеләеп китә, күңеле күтәрелә.

Унтугыз ел элек каты инфаркт кичердем, авыру үзем белән бергә яшәде. Шушы гомер эчендә күп тапкырлар өйгә авылыбыз фельдшеры Рузияне чакырырга туры килде. Күрше авылда яшәсә дә, кар-буран, җил-яңгыр димәде, табигатьнең нинди генә көйсез чагы булмасын, үлем белән хастага бернинди сәбәп югын тоеп, килергә ашыкты.

Ишектән килеп керүгә үзенең гадилеге белән әйтелгән һәр ягымлы сүзеннән җанга ял ала идем. Өмет белән караган, мөлдерәгән яшьле күзләремә карап: "Яшибез әле, Аллаһы боерса, синдә бар дәва да бар," - дип җанны дәвалый иде.

Эш сәгатеннән соң аны авылдашлары көтеп ала, барысына да ярдәм итә. Исән-сау гына булсын.

Шушы гомер эчендә Рузиянең хезмәтен күп күрдем. Аны бик хөрмәт итәмен, чиксез рәхмәтем белән дога кыламын.

Миңнурый Шакирова, Иске Җөри авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X