Теләче Информ

Җаплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте шоферы Динар Гайнуллин “КамАЗ” автомобиле белән югары җитештерүчәнлеккә ирешеп эшли

"Бар эшне дә вакытында һәм карусыз башкара, кешеләргә ярдәмчел дә", - ди авылдашлары җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте шоферы Динар Гайнуллин турында. Быелгы уракта ул "КамАЗ" автомобиле белән югары җитештерүчәнлеккә ирешеп эшләде. Җәен генә түгел, кышын да эш табылып кына тора аңа. Динар эш күплектән зарланмый, үз хезмәтен теләп, яратып башкара....

Реклама

"Бар эшне дә вакытында һәм карусыз башкара, кешеләргә ярдәмчел дә", - ди авылдашлары җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте шоферы Динар Гайнуллин турында. Быелгы уракта ул "КамАЗ" автомобиле белән югары җитештерүчәнлеккә ирешеп эшләде. Җәен генә түгел, кышын да эш табылып кына тора аңа. Динар эш күплектән зарланмый, үз хезмәтен теләп, яратып башкара. Яшьрәк чакта Динар комбайнда эшләргә дә, типографиядә газета-журнал чыгарырга да өлгергән. Кыскасы,кайда гына, нинди төр техникада эшләсә дә, эшен җиренә җиткереп, булсынга дип башкара Динар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: