Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Арча районында коткаручылар Казансу елгасында югалган балыкчы мәетен тапкан

Арча районында 4нче зона коткару отряды коткаручылары 59 яшьлек балыкчы мәетен тапкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ир-ат балыкка 10 майда киткән булган. Аның әйләнеп капланган көймәсен һәм әйберләрен Арча районында Кече Төрнәле авылы янында Казансу елгасында 11 майда тапканнар.

Балыкчы мәетен кичә кич Кече Төрнәле авылы янында Казансуда ярдан алты метр ераклыкта тапканнар. Хәзерге вакытта экспертлар булган хәлне ачыклый.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев