Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ашарга ярамаган 5 продукт

Кибетләрдә ризык алганда аның составына игътибар итәсезме? Әллә матур упаковкасына, ялтыравыклы савытына, рекламадан күреп сайлыйсызмы? Болай эшләргә ашыкмагыз. Баксаң, кибет киштәләрендә тыныч кына ятучы продукт «ашарга ярамый» дигән исемлеккә дә кергән булырга мөмкин. 1. Киндер-сюрприз Әлеге баллы ризык Америкада 1938 елны ук тыелган инде. Америкалыларның хакимияте эчендә ашарга ярамаган предметлар...

Кибетләрдә ризык алганда аның составына игътибар итәсезме? Әллә матур упаковкасына, ялтыравыклы савытына, рекламадан күреп сайлыйсызмы? Болай эшләргә ашыкмагыз. Баксаң, кибет киштәләрендә тыныч кына ятучы продукт «ашарга ярамый» дигән исемлеккә дә кергән булырга мөмкин.

1. Киндер-сюрприз
Әлеге баллы ризык Америкада 1938 елны ук тыелган инде. Америкалыларның хакимияте эчендә ашарга ярамаган предметлар булган азыкларны сатуны тыйган. Кечкенә балалар күз-колак булып тормаганда тыгылып, буылып та үләргә мөмкиннәр бит.

2. Ясалма ризык буягычлар
Соңгы 50 елда буягыч химия 500% арткан ди. Алар аллергия һәм рак китереп чыгарырга сәләтле. Европада ясалма ризык буягычлар тыелган, алар натураль азыкларга алмаштырыла.


3. Tyson Foods маркалы ит
Европа, Россия, Норвегия һәм Австралиядә Tyson Foods маркасы астында җитештерелүче тавыклар кертү тыелган. Чөнки бу марканың начар даны бар: алар тавыкларын антибиотиклар, стероидлар һәм кетамин кадап үстергән икән. Бу хакта бар дөнья белгәннән соң компания әлеге элементларны кушмаска вәгъдә иткән. Тик менә нәтиҗәсе ничектер, билгесез.


4. Күперткеч (разрыхлитель) кушылган ипи
Чөнки бу очракта күперткеч булып калий броматы тора. Аның ярдәмендә камыр ризыклары матур булып, кабарып пешә, озак саклана. Мондый составлы ипи баш авыртуы тудыра, ашказанында да проблемалар барлыкка килергә мөмкин.


5. Сөт
Җитештерүчеләр продукция арттыру өчен нинди генә хәйләләргә бармыйлар инде. АКШта сыер күбрәк сөт бирсен өчен аңа үсү гормоны ашаталар бирәләр икән. Мондый сыерның сөтен эчү рак барлыкка китерә ди галимнәр. Дөньяның 29 илендә мондый сөт тыелган.

Сак булыгыз!

Сабантуй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев