Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ашка банан турамабызмы?

Узган гасырдагы бәрәңге бакчаларын хәзер сагынып сөйләргә генә калды. Совет заманында Көнбатыш Европага “сәяхәткә баргач, Брюссельдә “Бәрәңге музее”нда булып шаккаттым. Шунда Себастьян Бахның бәрәңгегә багышланган музыкаль пьесасын да тыңладык. Экскурсовод безгә Румыниядә “икенче икмәк”кә куелган һәйкәл хакында да бәян итте. Сәяхәттән бәрәңге турында байтак кына мәгълүмат туплап кайткан идем, шулар белән уртаклашмакчы булам.

Чи бәрәңге 70 проценты су, 20 проценты — крахмал. Калган 10 проценты — витаминнар, минераль матдәләр. Әлбәттә, пешкән вакытта витаминнар югалып бетә диярлек. Джек Лондонның “Аллаһ Тәгалә хатасы” дигән хикәясе бар. Аның геройлары чи бәрәңге ярдәмендә төньяк поселокта яшәүчеләрне цинга чиреннән дәвалый. Чи бәрәңге суты гастриттан файдалы. Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.

 

 

Моннан өч мең еллар элек хәзерге Перу терри­ториясендә яшәгән индеецлар пасленчалар гаилә­сенә караучы бәрәңге игә башлый. Ул аларның иң төп ризык­ларының берсенә әйләнә. “Бәрәң­гесез ит мәхәббәтсез гомер кебек” дигән әйтем шулардан калган, имеш.

 

Европа илләрендә, шул исәптән Русиядә, бәрәңге үстерелә башлау тарихы кызыклы. ХVII гасыр башларында Италия һәм Испа­ниянең ботаника бакчала­рында бәрәңге игелә башлый. “Икенче икмәк”нең тиз таралуына “ачлык әфәнде” зур “ярдәм” күрсәтә. Ир­ландиядә ХVII гасырда ук инде бөртеклеләр уңмаган елларда еш кына икмәкне бәрәңге алыштыра башлый. Аның үстерелү һәм таралу процессында көлкеле һәм кызганыч вакыйгалар байтак. Фран­циядә Антуан Пармантье атлы агроном игътибар җәлеп итү өчен король сараенда үткәрелгән балга бәрәңге чәчкәлә­реннән үрелгән гөлләмә тотып килә. Шул ук әфәнде кызыклы бер алым тәкъдим итә: крестьяннарда кызык­сыну уяту өчен дәүләт җирләрендә бәрәңге чәчә­ләр һәм сак куялар. Бу, әлбәттә, алдавыч була: көндез саклыйлар, төнлә йоклыйлар. Бушны һәм кыйммәт­лене (шулай булмаса, кораллы каравыл куймаслар иде!) кем ярат­масын — тирә-як халкы урлаша һәм үз басуларында игә башлый. Франциядә бәрәңге киң таралу ала, ә агроном Пармантьега “Кешелеккә игелек итүче” дигән язулы һәйкәл куялар.

 

Шушы урында кызыклы гына бер факт китереп узыйм әле. Французга кияүгә чыгып, Фран­циядә яшәп ятучы бер танышым бар. Элегрәк күрше яшәүче ата-анасы янына кайтканда кереп чыккалый иде. Шул ханым сөйли: “Бер елны театраль фестивальдә катнашырга туры килде (ул — сәхнә хезмәткәре, заманында Туймазы һәм Уфа “Нур” театрында эшләде). Яшьлек бит инде, төп чаралар тәмамлангач, төнне елга ярында уздырырга булдык. Уен-көлке белән төн үтте, таң алдыннан ачыктыра гына бит, ә ашарга берни юк. Мине бәрәңге алырга кибеткә җибәрделәр, ә анда гел әрчелгәне генә. Көлгә күмеп пешереп гаҗәпләндерәсе килә, юк тек юк инде кабыклысы. Шулай да таптым, алып килдем. Тегеләр күзләрен шарландырып карап тора. Һич аңлата алмадым көлдә күмгән бәрәңгенең тәмлелеген, әллә тел байлыгы җитмәде. Әрчеп пешерергә туры килде. Минем бәрәңге әрчегәнне күргәч, шарланган күзләре гомумән шакмаклангандай булды. “Икенче икмәк” пропагандисты агроном Антуан Пармантье да каберендә әйләнеп яткандыр, бака ашаучы оныкларының кыланышларын күргәч.

 

Русиядә бәрәңге игелә башлау тарихы Петр I исеме белән бәйле. Голландиядә татып карагач, ул туган илендә үрчетү өчен бер капчык бәрәңге җи­бәрә. ХVIII гасырда Екатерина II махсус карар чыгаргач, алга карап яшәүче алпавытлар үз крепостнойларын бәрәңге үрче-тергә мәҗбүр итә башлый. Староверлар бу яңа төр ризык игүгә нык каршылык күрсәтә. Алар фикеренчә, бу — “шайтан алмасы”, адәм баласы кебек, башлы һәм күзле булып туа, аны ашау, имеш, кеше ашаган кебек була. Шуңа карамастан, патша хакимияте түрәләре, полиция вәкилләре бик назланып тормыйлар, камчылап дигәндәй бәрәңге игәргә “өйрәтәләр”. Тарихта шушы нигездә килеп чыккан берничә бәрәңге бунты булуы билгеле.

 

Безнең Башкортстан җир­легенә бәрәңге тагы да соңрак үтеп кергән булса кирәк. Без моны башкорт галиме Нияз Мәҗитовның “История сел и деревень Башкортостана” (4 китап, Уфа, “Китап” нәшрияты, 1993) дигән хезмәтенә таянып әйтә­без.

 

1843 елдагы мәгълүматлар буенча, Илеш районының Үрмәт авылында — 4, Рсайда — 8, Кадердә — 8, Сеңрәндә — 4, Кече Бишкурайда — 16, Төй­легәндә 12 пот бәрәңге чәчелгән. Теләпән, Ишкар, Сәеткул, Тәҗәй, Иске һәм Яңа Күктау, Шәммәт, Исәнбай, Исәмәт һ.б авылларда бәрәңге утыртылганы турында бөтенләй мәгълүмат юк. Әби-бабайлар бер сутый җиргә бер пот исәбеннән орлык салырга кирәк дип өйрәтәләр иде. Ягъни, 300 кешелек авылда 10 пот (авыл үлчәме белән ун литрлы 20 чиләк) 10 сутый дигән сүз. Бу чорда әле бәрәңгенең “икенче икмәк” булуы хакында сүз йөртеп тә булмый. Шулай да Русиядә даими кабатланып торган корылык үз эшен эшләгән — бәрәңге халык туклануында зуррак урын ала барган. 1921-22 елгы, 30нчы еллар башындагы ачлыкларны гына исегезгә төшерегез. Күмәкләшү чорында җирләр берләштерелгәч, бә­рәңге һәр йорт участогында иге­лә башлый. Бөек Ватан сугышы елларында бәрәңге чын мәгъ-нәсендә стратегик әһәмияттәге ризыкка әйләнә, азык-төлек, терлек ризыгы һәм техник максатларда игелә башлый. Колхоз-совхозларда зур гына мәйдан­нарда чәчәләр иде. Шәһәрләр, район үзәкләреннән авылга җибәрелгән бәрәңге “десантларын” хәтерегезгә төше­регез.

 

 

Бәрәңгедә 2 процент аксым бар, ул үсемлек аксымнарының иң кыйммәтлесе. Бүлбеләр авырлыгының чама белән 0,3 процентын май тәшкил итә. Шуңа аны кысыр аш кына димәгез. Калориялелеге ягыннан бәрәңге кишерне — 2, кәбестәне 3 тапкыр узып китә. Рәхәтләнеп сыйланыгыз. Бәрәңге ризыкларының 500дән артык төре бар.

 

 

Бу язма авторы агроном да, белдекле яшелчәче дә түгел. Шулай да үземне белә башлаганнан бирле (ә бу — илле еллаган гомер) бәрәңге утыртмый, утамый-күмми, казымый калган булмады. Бераз тәҗрибә бар димәкчемен, вак-төяк киңәшләр дә бирә алам, күзәтүләр дә байтак. Иң беренчесе шул — бәрәңге стратегик ризык булудан туктый бара, ахрысы. Мин яшәгән авылда халыкның бәрәңгегә бик исе китеп бармый. Утыртканы утырта, бер өлеше ярты, яки чирек бакча гына чәчә, буш ятучы бакчалар да бар. Бер дә күргәнем юк иде — авыл кибетендә бәрәңге сата башладылар. Былтыр җәйнең яңгырлы килүе сәбәпчедер инде, ике ай туктамыйча яңгыр яуды бит. Аннан соң июль уртасында томан төшеп, бәрәңге сабаклары, шул исәптән помидорларныкы да, кап-кара булып көйде. Август урталарына бөтенләй корып бетте. Безнең халык мондый галәмәтне “ялагай алды”, ягъни наҗаган (күкрәүсез яшен) гаепле, ди. Әлбәттә, аның гаебе юк, төп сәбәп — фитофтороза дигән паразит гөмбәчекләр. Алар су тамчыларында шыта һәм су ярдәмендә тарала. Көрәш ысулы шул: томаннар төшә башлаганчы, бакыр купоросы сиптерергә киңәш итәләр. Авыру бәрәңге сабагын көздән түгү хәерле. Һәртөрле белешмә­лекләрдә орлыкны 4-5 ел саен алмаштырырга кушалар кушуын, махсус кибетләрдән сатып ала башласаң, кесәгә “суга” шул, сортлы орлык кыйммәт тора. Мондый тәҗрибә бар: бер елны Кыйгы районы кешесеннән алган бер чиләк бәрәңгене бәләкәй бакчага утырттым да аерым карадым. Ашламадым, су сипмәдем, җире торфлы иде. Унике чиләк орлык булды. Бу — алты сутый җиргә җитә дигән сүз. Күршеләрегездән, авылдашларыгыздан орлык алырга киңәш итмәс идем. Фитофторозның безнең илдә — 20дән, дөньяда 70тән артык төре бар. Бер көн килеп, бакчагызда паразит гөмбәләр коллекциясе туплануы бар.

 

 

Бәрәңгенең “туган”нары — помидор, баклажан, кузаклы борыч, тәмәке, агулы һәм дару үләннәре: тилебәрән орлыгы, эт җиләге. Бәрәңге “туганы” — кузаклы борычның “салинг лабуйо” төре соуслар ясауда кулланыла. Аның бер граммы утыз килограммнан артык соусны зәһәр итә.

 

 

2010 елның җәе коры, эссе булды. Кайберәүләр, бәрәңге төбен күмәргә кирәкми, булган дымы очып бетә, дип сөйләнеп йөрде. Без күмдек, һәм оттырмадык дисәк тә була. Ашарга да җитте, орлыклык та булды. Андый елларда иртүк торып бәрәңге төбен өю отышлы. Төнлә туфрак суына, ул һавадан барыбер күпмедер дәрәҗәдә дым тарта. Ни әйтсәң дә, зыянга түгел. 2017 елның җәе, кире­сенчә, артык явымлы килде. Балчыксыл, тыгыз җирләрдә су сеңмәс булды, авышрак җирләрдә хәтта агып ятты. Андый җирләргә, гомумән, ком кертү отышлы. Туктаусыз коя башлагач түгел, әлбәттә, алдан. Гомумән, белешмә­лек­ләрдә күрсәте­лүенчә, бәрәңге комлы, комсу, балчыклы һәм торфлы туфракларда яхшы үсә. Мөмкин булган дәрәҗәдә быел да күмдек һәм отылмадык. Бәрәңге дым яратса да, артык юешне һич яратмый, җир тыгызлана, тамырларга һава үтеп керми, яралган бәрәңгеләр томалана, чери.

 

Күп кеше бәрәңгене август азагында, сентябрь башында ук алып бетерә. Кемдер “сабагы корып, югалып бетеп бара”, ди, икенчеләр исә “йә яңгырларга кереп кителер”, ди. Мин үзем бәрәңгене мөмкин кадәр соңрак казу яклы. Бүлбеләрдә бик аз гына микъдарда шикәр бар. Тик салкынайтканда гына аның күләме 5-7 процентка кадәр арта төшә. Мондый бәрәңге бик тәмле, ярмалы була, шикәр шулай ук табигый консервант та әле. Кабыгы каткан була, бәрелү-сугылуларга бирешми. Соңгы ике елда бәрәңгене кар күзе күренгәч кенә алып беттек. Уңыш та бар, тәмле дә, череге дә юк диярлек.

 

Бәрәңгене кайчан утыртырга? Бу сорауга төгәл җавап юк. Республика мәйданы зур, яз килеше, җир өлгереше дә төр­лечә. Җирнең үтәли җылынуы шомырт чәчкә аткан чорга туры килә. Бәрәңгенең шытып чыгу вакыты, тәҗрибә күрсәткәнчә, 21 көн. Кырау сукмасын дисәң, иң оптималь вакыт — 19 май. Бүлбеләрне 9 майда утыртмаска дигән сүз түгел, җир өлгергән икән, рәхим итегез, ләкин июнь башында кыраулар булу ихтималын онытмагыз. Утыртырга соңга калабыз дип борчылмагыз. Бәрәңгенең вегетация чоры (утыртудан җыеп алуга кадәр) уртача 80-90 көн. Июньнең унында утыртсагыз да отылмассыз.

 

Нинди зурлыктагы бәрәң­геләр утыртырга, дигән сорау да ишетергә туры килә. “Иң мөһиме — утыртырга, югыйсә, үсми ул”, — дип җавап бирәм ярым шаярып. Бу хакта халыкта бердәм фикер юк. “Ниндине утыртасың, шундый үсә инде ул” дигән фикер өстенлек итә, ахры. Бакчачыларга тәкъдим ителгән белешмәлекләр 25-30 грамм авырлыктагы, вак тавык йомыркасы зурлыгындагы бүлбеләрне отышлы күрә. Алар тиз тамырлана, үзаллы туклануга күчә һәм уңайсыз шартларны җиңел кичерә, имеш.

 

Бүген Русиядә бәрәңгенең (шулай ук кәбестә, кишернең) яртысыннан артыгы чит илләр-дән кертелә. Төп сәбәпләрнең берсе итеп саклау өчен махсус складлар булмау күрсәтелә. Үстерер идең, складлар юк, төзер идең, сакларга бәрәңге юк. Соңгы елларда шәхси хуҗа-лыкларда да бәрәңге үстерүгә игътибар кими. Әле үткән га­сырның туксанынчы еллар башында гына илдә җитеште­релгән бәрәңгенең күпчелеге шуларда үстерелә иде. Сәбәбен дә табабыз: “Йә корылык, я явымлы ел, колорадо коңгызы үзәккә үтте, чүп баса, базда чери, яртысын түгәбез, мал асрамагач, күп кирәкми”. Кыскасы, йөз сылтау. “Эш юк” дип өйдә ятсак ятабыз, бакча тутырып чүп үстерсәк үстерәбез, сатып алып ашасак ашыйбыз — юк, үстермибез. Алабута, бил-чән, эт эчәге, песи койрыгы һәм башка үләннәр басса бассын, чабасың да чы­гасың — эш бетте. Ничек, кай­чан нинди орлык утыртырга, күмәргәме-күммәс­кәме, утаргамы-юкмы, ничек сакларга? Шундый сораулар туу халыкта агротехник белемнең саега баруын күрсәтә.

 

Моннан 100 ел элек, 1917 елда Бөтенрусия авыл хуҗа­лыгы һәм җирләр исәбен алу үткәрелә. Бер мисал. Шул чорда хәзерге Илеш районының Рсай авылында 345 хуҗалык теркә-лә. Шуларның унлап проценты гына 0,01дән алып 0,1 дисәтинә бәрәңге утырткан. 1917 елда әле беренче Бөтендөнья гарасаты узмаган, алда — Гражданнар сугышы канкоешы, 1921-22 елгы корылык һәм йөзәр меңлә­гән корбанлы ачлык. 30нчы еллар башында Идел буенда, Украина, Казахстанда тагын бер ачлык — болар берсе дә бәрәңге игү үсеше өчен яраклы шартлар түгел. Коллективлаштыру узып, җирләр күмәкләш­терелгәч, башлангандыр ул бәрәңгечелек тармагы үсеше, ягъни 30нчы елларның икенче яртысында. Димәк, фаразлар буенча, бәрәңгенең һәр йортта төп ризыкларның берсенә әве­релеп китүенә нибары сиксән­ләп кенә ел икән. Кызганыч, игәр­гә, ашарга өйрәнеп беттек тә хәзер елдан-ел кимрәк чәчәбез, уңышын да аз алабыз.

 

Болай барсак, 1917 ел дәрә­җәсенә төшеп, ашка банан салырга туры килмәгәе, дип борчылам.

 

 

Рамил Газизов.
 

 

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев