Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ашказанына ничек ярдәм итеп була?

Эч кату, эчәкләрдә һава җыелу, ашказанында авырлык… Ашкайнату ситемасындагы проблемаларны төрле континентта һәм төрле илләрдә ничек хәл итәләр соң? 1. Көньяк Америка Чиа орлыклары Майяларның борынгы дәвалау чарасы бөтен дөньяда популярлык казанган. Чөнки Чиа орлыклары клетчаткаларга бай. Ул организмнан артык май һәм токсиннарны чыгарырга сәләтле. Әгәр бу орлыкларны даими куллансагыз...

Эч кату, эчәкләрдә һава җыелу, ашказанында авырлык… Ашкайнату ситемасындагы проблемаларны төрле континентта һәм төрле илләрдә ничек хәл итәләр соң?

1. Көньяк Америка

Чиа орлыклары

Майяларның борынгы дәвалау чарасы бөтен дөньяда популярлык казанган. Чөнки Чиа орлыклары клетчаткаларга бай. Ул организмнан артык май һәм токсиннарны чыгарырга сәләтле. Әгәр бу орлыкларны даими куллансагыз (көнгә 3 тапкыр: ашка, ботка, йогуртка өстәп), эч катудан җиңел котылачаксыз. Чиа даруханәләрдә һәм интернет кибетләрдә сатыла.

Ашказанына ничек ярдәм итеп була?

2. Европада

Бөтнек

Эч авыртудан, эчәкләр ялкынсынудан Европада иң киң таралган дәвалау чарасы: бөтнек мае. Бөтнек мускуллардагы спазманы киметә, ашказаны эшчәнлеген җайга сала. Бөтнек мае булмаса, бөтнекле чәй дә дәвалану өчен нәтиҗәле чара. 1 аш кашыгы киптерелгән бөтнек яфракларын, 1 чынаяк кайнар су салып, 30 минут төнәтегез дә, көнгә 3 стакан бөтнек чәе эчә аласыз.

Ашказанына ничек ярдәм итеп була?

3. Якын Көнчыгышта

Мирра мае

Көнчыгыш халкы ашкайнату органнары авыртканда, легендар мирра маен куллана. Аны көнгә 1 тапкыр, бер бал кашыгы балга бер тамчы май тамызып, эчәләр. Әмма куллану алдыннан табиб белән киңәшләшеп алу кирәк.

Ашказанына ничек ярдәм итеп була?

4. Һиндстанда

Бака яфрагы

Һиндстанда бака яфрагының озынлыгы 40 см.га җитә торган үзенчәлекле төрен үстерәләр. Аның орлыклары клетчаткаларга бай. Шулай ук бака яфрагының орлыгы эч кибүдән дә ярдәм итә икән.

Ашказанына ничек ярдәм итеп була?

5. Кытайда

Акупунктура

Кытайлылар фикеренчә, колак эчендә төрле ноталарга йогынты ясап, организмны савыктырырга мөмкин икән. Әмма дәвалануның нәтиҗәсе бары тик белгечләр тарафыннан эшләнгән процедураларда гына булачак. Үзлегегездән колакка бары массаж ясый аласыз. Ашкайнату бозылганда, колак яфрагы эченә массаж ясау да ярдәм итә.

Ашказанына ничек ярдәм итеп була?

6. Африкада

Баобаб

Саванн халкы баобаб агачын "даруханә - агач" дип атыйлар. Баобаб порошогының уникаль составы ашкайнату системасын җайга сала, диарея, эч кату, дисбатериоздан дәва булып тора. Россиядә баобаб порошогы бары тик махсус кибетләрдә сатыла.

Ашказанына ничек ярдәм итеп була?

Чыганак: Үз өем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев