Теләче Информ

Ата сүзе кирәк

Гаиләдә бала тәрбияләү тулысынча әни кешенең генә бурычы итеп карау дөрес түгел. Бала тәрбияләү ата кешенең дә төп бурычы. Балалар тәрбияләүдә аның роле әниләрнекеннән ким булырга тиеш түгел. Әлбәттә, сабый дөньяга киләч, әни кеше бала тәрбияләп, ике яки өч ел өйдә утырырга мәҗбүр. Шул сәбәпле, бала туу белән, үзен-үзе белә...

Гаиләдә бала тәрбияләү тулысынча әни кешенең генә бурычы итеп карау дөрес түгел. Бала тәрбияләү ата кешенең дә төп бурычы. Балалар тәрбияләүдә аның роле әниләрнекеннән ким булырга тиеш түгел.
Әлбәттә, сабый дөньяга киләч, әни кеше бала тәрбияләп, ике яки өч ел өйдә утырырга мәҗбүр. Шул сәбәпле, бала туу белән, үзен-үзе белә башлаганчы да, аннан соң да әнисен нык ярата. Шуңа күрә кайбер балалар әнисенә генә ияләшә, хәтта югалтудан куркып, бер минутка да әнкәсен яныннан җибәрми. Моның сәбәбе - әтисе тарафыннан сабыйга кирәкле дәрәҗәдә игътибар булмауда. Бала тәрбияләү мәшәкатьләрен әти кеше дә үз өстенә йөкләсә, бала әти белән әнисен тигез мәхәббәт белән яратачак. Сабыен тумыштан якын итеп, аны карарга, тәрбияләргә ярдәм иткән әти генә баласына чын әти була. Вакытың, кәефең булганда гына баланы кулга аласы түгел, киресенчә, кәфең булмаганда да, эштән арып кайтканда да балага игътибарсыз калырга ярамый. Бала сезнең арыганны, кәефегез юклыкны аңламый һәм читләшә башлый. Менә шушы хәлне үзегез китереп чыгармагыз... Бала үсеп өч-дүрт яшькә җиткәндә, аның нык үзгәреп китүе табигый. Алар күп нәрсәне аңлый, төрле сораулар бирәләр. Кемнең йомшак, кемнең кырыс холыклы икәнен үз күзәтүләре аша төшенәләр. Сабый берни белми дип фикер йөртү - зур хата. Кемнән, нәрсә таләп итәргә кирәклеген дә алар яхшы аңлыйлар: тегене-моны сорыйлар. Нәрсә соравына карамастан, һәр сорау-үтенечне үзегез генә канәгатьләндермәгез. Ирегез, ягъни балагызның атасы барын онытмагыз. Атасыннан рөхсәт сорарга өйрәтегез һәм: - Әтиегез кайткач киңәшләшербез,- дип әйтегез. Әниләр, балаларыгыз тыңлаучан, тәртипле булып үссен дисәгез, бервакытта да ирегезнең абруен балагыз алдында юкка чыгармагыз. Балагыз әтисенә хөрмәт, ихтирам белән карарга өйрәнсен. Уенга чыгарга сораса да: - Әтиеңнән сора! - дип әйтегез. Балагыз әтисенә хөрмәт, ихтирам белән карарга өйрәнсен. Теге яки бу әйберне сатып алганда да, балагыз яныгызда булганда киңәшләшеп, уртак фикер белән хәл итегез. Болай эшләү балалар тәрбияләүдә уңай йогынты ясый. Балагызга бервакытта да ирегез, ягъни аның әтисе хакында начар сүз сөйләмәгез. Гаиләдә үзегез "лидер" булсагыз да, бала икегез өчен дә уртак, шуңа күрә балага кагылышлы мәсьәләләрне берүзегез генә чишмәгез. Ирегезгә юл куймасагыз, аннан өстен булып кылансагыз, көтегез дә торыгыз, балагыз юньле булып үсмәячәк. Кечкенәдән балагызны ирегездән артык итеп, юл куеп өйрәтмәгез, вакытында тыела белегез. Ирегезне санламыйча яшәсәгез, балаларыгыз 16-17 яшькә җиткәч, сезне дә санламаслар. Әлбәттә, шушы яшьтә балага таләпчән, киңәшче ата кирәк. Абруе булмаган ирегез, сезгә дә, балагызга да ярдәмче, киңәшче була алмый. Чөнки балагыз аны да, сезне дә санламаячак. Кечкенәдән киңәшләшеп үскән бала әти-әнисенә ихтирам белән карый. Бу яшьләрдә атаның төпле һәм җитди сүзе сездә тынычлык һәм алдагы көнгә ышану тудырыр.
Айгөл Закирова,
Теләче авылының 2 нче номерлы "Кояшкай" балалар бакчасының беренче категорияле тәрбиячесе.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: